Спорт яңалыклары
Тәтештә, Җиңү паркында, Татарстанның атказанган укытучысы, ТР физик культура отличнигы Рәшит Габдрахманов Кубогына, унынчы тапкыр, матур гадәткә кергән ярыш узды.
(Тәтеш, 29 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Тәтештә, Җиңү паркында, Татарстанның атказанган укытучысы, ТР физик культура отличнигы Рәшит Габдрахманов Кубогына, унынчы тапкыр, матур гадәткә кергән ярыш узды.
Буа, Чүпрәле, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнарыннан 200гә якын яшь спортчы 500 һәм 1000 метрлы аралыкка ярышты.
Хоккей буенча Ярославльнең “Локомотив” хоккейчылары истәлегенә багышланган районара ачык турнирда Тәтеш җыелмасы икенче урынны алды. Безнең команда Буада узган ярыш азагында буллитлар буенча бары тик Казаннан килгән көндәшләреннән генә калышты.
Йөзү буенча “Алтын боҗра кубогы” халыкара турниры ярышы кысаларында, ул Мәскәү өлкәсендә узды, Тәтеш спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре аның катнашучылары булды.
Константин Привалов аркада 100 метрга йөзүдә – алтын, аркада 50 метр һәм 1000 метрга – көмеш, 50 һәм 100 метр аралыкта баттерфляй алымы белән йөзүдә бронза алды.
Кристина Привалова 200 метр аралыкта баттерфляй алымы белән йөзү нәтиҗәләре буенча алтын медальгә ия булды.
Тренерлары – Эльмира Мөхәммәтҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев