Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Спорт

Тәтешле Рания Рахманова көрәш буенча Идел буе федераль округы Беренчелегендә җиңүче булды

Рания Россиянең спорт мастерлыгына кандидат нормативын үтәде.

(Тәтеш, 1 март, “Тәтеш таңнары”).

Тәтешле Рания Рахманова 16 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча Идел буе федераль округы Беренчелегендә җиңүче булды. Рания Россиянең спорт мастерлыгына кандидат нормативын үтәде. Яшь спортчыга Россия Беренчелегендә катнашырга туры киләчәк.

Елизавета Макарова бронза призер булды. Тәтешнең спорт мәктәбе тренерлары Сәгыйть Ибраһимов һәм Александр Яковлев белдергәнчә, үз үлчәү авырлыгында безнең спорт мәктәбенең башка шәкертләре: Маргарита Ежкова, Замина Дугалева, Виктория Тайманова, Дарья Мартынова да яхшы нәтиҗәләр күрсәткәннәр. Кызлар 5нче урынны алган. Татьяна Долгова белән Полина Белова 7нче урынны алганнар.
Ульяновскида ирекле көрәш буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узган. Ярышларда Идел буеның 13 төбәгеннән 447 спортчы катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев