Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Спорт

Тәтештә өлкән лейтенант Евгений Нагуськин һәм махсус хәрби операциядә һәлак булган башка тәтешлеләр истәлегенә багышланган мини-футбол ярышлары узды

Мини-футбол буенча ачык турнирда Апас, Буа, Тәтеш, Кама Тамагы һәм Олы Шәмәктән алты ир-егетләр командасы катнашты.

(Тәтеш, 13 май, “Тәтеш таңнары”, Татьяна Кузнецова). Тәтештә өлкән лейтенант Евгений Нагуськин һәм махсус хәрби операциядә һәлак булган башка тәтешлеләр истәлегенә багышланган мини-футбол ярышлары узды.

Мини-футбол буенча ачык турнирда Апас, Буа, Тәтеш, Кама Тамагы һәм Олы Шәмәктән алты ир-егетләр командасы катнашты.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов ярышта катнашучыларга, батырларча һәлак булган Евгений Нагуськинның якыннарына һәм дусларына сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

–     Футбол ул – команда рухы, максатчанлык тәрбияли торган уен, ул бер-береңне тоярга кирәклеге, ярты сүздән, бер караштан аңларга, ярыштагы көндәшеңнең алымнарын сизә белергә, үз алдыңа максат куярга һәм шуңа таба бару уены. Боларның барысы да минем улыма хәрби училищены уңышлы тәмамларга, офицер һәм рота командиры булырга ярдәм итте. Әлеге барлык сыйфатлар аңа махсус хәрби операция зонасында булганда да кирәге чыккандыр, дип уйлыйм, –  диде батырның әнисе Ирина ­Нагуськина. 
Һәлак булган офицерның апасы Елена Разумцова махсус хәрби операция батырлары истәлегенә үткәрелүче мондый ярышлар матур гадәткә кертелергә тиеш, дип билгеләп үтте.

Евгений Нагуськинның улы Данил, тупка беренчеләрдән булып тибеп, турнирны башлап җибәрде. Яңгыр явуга карамастан, ярыш “Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексы кырында ачык һавада үтте. 

Реклама

Ярышта Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте командасы җиңү яулады, ТТС 16 “Идел” командасы көмеш призер булды, Кама Тамагыннан килгән егетләр өченче урынны алды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Иван Рыжий – иң яхшы капкачы, Илья Барсков – иң яхшы һөҗүмче, Эмиль Рәхмәтуллин иң яхшы сакчы дип танылды.  

–     Мини-футбол буенча турнир уздыру баштан ук Евгенийның әнисе Ирина Николаевнаның идеясе иде. Женя һәрчак футбол уйнады: башта күршедәге малайлар белән, аннары – Тәтеш районы өчен. Һәм хәрби училищеда укыганда “Кристалл” спорт клубы өчен уйнады. Женяның әнисе бездән, сыйныфташларыннан, турнир үткәрүдә ярдәм итүебезне үтенде. Турнир көнен без бергәләп билгеләдек, ярышны Җиңү көне җитәрәк үткәрергә булдык, оештыру мәсьәләләре буенча мин – Игорь Мазюкин һәм спорт мәктәбе тренеры Виталий Молчаев шөгыльләндек, – дип сөйләде ­Евгения ­Нефедьева.

–     Мин акча җыюда һәм турнирны оештыруда ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтле. Минем фике­ремчә барысы да киң күләмле һәм бик дулкынландыргыч булды. Турнирга футболны чынлап торып яратучылар һәм улым турындагы якты истәлекне саклау­чылар җыелуын яңгыр тагын бер кат дәлилләде , – дип уртак­лашты ярыш ахырында Ирина Нагуськина.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев