Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Тольяттида ирекле көрәш буенча төбәкара турнир булып узды

Ярышларда Оренбург, Ульяновск, Самара өлкәләреннән, Татарстан Рес­пуб­ликасыннан 215 спортчы ­катнашты.

фотода (сулда) Тимерлан Мифтах­ов, фотоны Сагыйт Ибраһимов тәкъдим итте

Россия Герое Андрей Соколовский һәм махсус хәрби операция геройлары истәлегенә багышлап, Тольяттида  егетләр һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча төбәкара турнир булып узды.

Ярышларда Оренбург, Ульяновск, Самара өлкәләреннән, Татарстан Рес­пуб­ликасыннан 215 спортчы ­катнашты. 

Анда тренерлар Сәгыйть Ибра­һи­мов һәм Александр Яковлев шәкерт­ләре үз осталыкларын күрсәттеләр.  

Кира Пугачева, Маргарита Ежкова, Виктория Таймановага үз үлчәү авырлыкларында тиңнәр булмады. Зәринә Салаватова, Виктория Похлебкина, Елизавета Макарова – көмеш, Александра Майорова, Дарья Мартынова бронза призерлар булдылар. Илья Светлов – 5 нче урынны, Дмитрий Морозов 6 нчы урынны алды, Тимерлан Мифтах­ов – 7 нче урында. 

– Яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвеше киң танылу ала бара. Егетләр һәм кызлар, спорт белән шөгыльләнеп, үзләренең нәтиҗәләрен күрсәтеп, кече ватаннарын данлыйлар, – дип уртак­лашты көрәшчеләрнең тренерлары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев