Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы студенты Яна Михайлова ярышларда ике алтын медаль яулады
Өч көн дәвамында Пенза шәһәрендә узган Идел буе федераль округы Беренчелегендә һәм җиңел атлетика буенча яшьләр Спартакиадасында якташыбыз бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
(Тәтеш, 23 июнь, «Тәтеш таңнары»). “Яна, 15 метр да 16 сантиметр нәтиҗә күрсәтеп, бу аның шәхси рекорды булып тора, ядрә ыргытуда спорт мастеры кандидаты разрядын раслап, Мактау пьедесталының иң югары баскычына күтәрелде, – дип хәбәр итте спортчының тренеры Рәшит Габдрахманов. – Сөңге ыргытуда да аңа тиңнәр табылмады”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев