Тәтеш мәргәнчеләре – җиңүчеләр арасында
Липецкида узган стендка ату буенча Россия Чемпионатында Тәтешнең стендка ату мәктәбе тренеры Виктор Филиппов шәкертләре – җиңүчеләр арасында.
(Тәтеш, 4 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Липецкида узган стендка ату буенча Россия Чемпионатында Тәтешнең стендка ату мәктәбе тренеры Виктор Филиппов шәкертләре – җиңүчеләр арасында.
Геннадий Мамкин халыкара класслы спорт нормативын күрсәтеп, трап күнегүендә икенче булды, Кирилл Багров – өченче. Безнең егетләр Олимпия чемпионы Алексей Алиповтан гына калышты. Никита Костягин белән Сергей Глухов көчлеләр унлыгына керде. Ландыш Кварталовага скит күнегүендә җиңүгә аз гына җитми калды, шулай да ул чемпионат нәтиҗәләре буенча халыкара класслы спорт мастеры нормативын раслады.
“Татарстан мәргәнчеләренең Россия Чемпионатында, тарихта беренче тапкыр, унсигездән тугыз комплект бүләк яулап алуын да билгеләп үтәсе килә. Тәтешнең стендка ату мәктәбе шәкертләре дә спорт тартмачыгына саллы өлеш кертте”, – диде Виктор Филиппов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев