Тәтеш туристлары призлы урыннар алды
Тәтештәге өстәмә белем бирү үзәгенең туристлык берләшмәсе укучылары Ульяновскийда узган спорт туризмы ярышларында катнашты.
(Тәтеш, 29 сентябрь, “Тәтеш таңнары”).
– Ярышларда балалар төрле каршылыкларны: капма-каршы култыксаларны, кыя буйлап менү һәм төшүне, “маятник” кичүен үтү биремнәрен үтәп чыктылар, – дип уртаклаштылар педагоглар Дмитрий Никоноров белән Анна Осипова. – Һәм безнең тәрбияләнүчеләр яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Илья Горелов һәм Максим Молчаев үз яшь категорияләрендә малайлар арасында беренче урынны, ә Әдилә Тимершина өченче урынны алган, Екатерина Осипова кызлар арасында җиңүче булган.
Анна Осипова хатын-кызлар арасындагы ярышларда 2нче урынны яулаган, ә Дмитрий Никоноров ир-егетләр арасында өченче булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев