Тәтешлеләр Надымда алтын һәм көмеш яуладылар
Командалар җиңүенә Тәтеш көрәшчеләре дә зур өлеш кертте.
(Тәтеш, 23 март, “Тәтеш таңнары”). Егерме бер яшькә кадәрге кызлар арасында ирекле көрәш буенча ил Беренчелегенең гомумкоманда зачетында Татарстан – беренче урында. Командалар җиңүенә Тәтеш көрәшчеләре дә зур өлеш кертте.
“Көрәш кызу барды. Ике көн дәвамында Ямал-Ненец автоном округының Надым шәһәре келәмендә Россия, Европа һәм дөнья беренчелеге призерлары һәм җиңүчеләре, спорт мастерлыгына кандидатлар, илнең 30 төбәгеннән 140ка якын кыз ярышты, – дип сөйләде тренер Сәгыйть Ибраһимов. – Виктория Хөсәенова белән Наталья Храменкова көрәштә оста алым, көч һәм техника күрсәтеп, үз үлчәү авырлыкларында алтын һәм көмеш медаль яуладылар.
Беренчелек 2022 елга ирекле көрәш буенча Россия җыелма командасы составына спортчыларны сайлап алу системасына керде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев