Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Спорт

Үз тормышыбызны матуррак итәбез

Кошки-Новотимбаево авылында Владимир Михайлович Бачков истәлегенә багышланган ­волейбол турниры булган. 

(Тәтеш, 29 июль, “Тәтеш таңнары”). 

Әлеге вакыйга турында Анатолий Байдеряков сөйләде:
– Бәйрәмне көттек, аңа әзерләндек. Алдан ук әй­теп куям: ул кызык һәм күңелле булды. Кемдер ар­тистларның чыгышын тыңлады, балалар күңелле уеннарда катнаштылар, волейбол яратучылар бәйрәмнең бизәгенә әверелгән волейбол уенын карадылар. Ярышларда дүрт команда: “Агро-Союз”, Ундоры җыелма командасы, Тәтеш җыелмасы һәм районыбыз ветераннары командасы катнашты. Турнир олимпия системасы буенча узды. “Агро-Союз” командасы беренче ярымфиналда Ундоры җыелмасын җиңел генә 2:0 исәбе белән җиңде. Икенче ярымфинал очрашуы аеруча да кызу булды. Тәтешнең җыелма командасы ветераннарга беренче партияне 20:25 исәбе белән оттырды һәм икенче партиядә барган кискен көрәштә бердәм рәвештә җиңүгә иреште. Исәп 25:24 булды, ә хәлиткеч өченче партиядә – 15:12.
Ветераннар, аларның күбесе 60 яшьтән узган, беренче ике партиядә җиңүләр белән алышынып барган өченче урын алу өчен ярышканда Ундорыдан килгән яшь егетләргә каршылык күрсәтә алмадылар һәм 15:6 исәбе белән беренчелекне аларга бирделәр.
“Агро-Союз” егетләре  беренче урын өчен уйнаганда 2:0 исәбе белән ышанычлы рәвештә җиңү яуладылар. Күңелле, тәэсирле мизгелләр күп булды.  Турнир ахырында командалар – призерлар турнирны оештыручылардан медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр белән билгеләп үтелделәр.   


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев