Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ тәрәзәсе

Хатын-кызларга бүләккә – чәчәкләр

Тәтеш үзәгендә шофер хатын-кызлар ел саен уза торган “Автоледилар өчен чәчәкләр” акциясе кысаларында лаләләр алдылар.

(Тәтеш, 10 март, “Тәтеш таңнары”).

Тәтеш районында юл хәрә­кәтенең 23 яшь инспекторлар отряды эшләп килә, шулай ук барлык балалар бакчаларында да сабыйларның юл-транспорт имгәнүен профилактикалау буенча актив эш алып барыла, аларда юл тәртибенең яшь сакчылары командалары ­булдырылган. 
Дүшәмбе көнне “Юл хәрәкә­тенең яшь инспекторлары” Гомумроссия балалар-яшүсмер­ләр оешмасы 50 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне Тәтештәге 1нче урта мәктәпнең яшь инспекторлары үзләренең җитәкчесе Гүзәлия Исмәгыйлева һәм Казанның “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ территориаль идарәсенең профилактикалау бүлегенең Буа бүлеге әйдәп баручы белгече Лилия Вахитова белән берлектә “Автоледилар өчен чәчәкләр” акциясе үткәрделәр. 

–  Бу чара ел саен Халык­ара хатын-кызлар көне җитәрәк уза. Акциянең максаты – хатын-кызларны яз бәйрәме белән котлау гына түгел, шулай ук җәмәгатьчелекнең игътибарын юл хәрәкәте иминлеге проб­лемаларына да, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклегенә дә, юл хәрәкәтендә катнашучы башкаларга карата кайгыртучан һәм ихтирамлы мөнәсәбәттә булуга да җәлеп итү, – дип аңлатма бирде Лилия Илдар кызы. 

Районның дәүләт автоинс­пекциясе хезмәткәре Ленар Сәгъдиев чәчәк гөлләмәсен кулы белән артка яшереп, хатын-кызлар йөрткән машиналарны туктатты. Ләкин моның  сәбәбе аларның юл хәрәкәте кагыйдәсен бозуда һәм документларын тикшерүдә түгел, ә бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрикләү иде. Акциядә катнашучылар автоледиларга чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар, имин юллар, күтәренке рух теләделәр һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген тагын бер кат искә төшерделәр.   

– ЮХИДИ хезмәткәрлә­реннән, юлның яшь инспекторларыннан чәчәкләр һәм җылы теләкләр кебек шундый матур бүләк алу көтелмәгәнчә һәм күңелле булды, – дип уртаклашты Жуково авылында яшәүче Наталья Борисова. – Минем шоферлык стажым әллә ни күп түгел – нибары 8 ай гына, шулай да юлда йөрү миңа куркыныч түгел. Шофер хатын-кызлар бик җаваплылар һәм төгәлләр, дип саныйм. Үземнән беләм...

– Безнең яшь инспекторлар укучылар арасында юл хәрәкә­те кагыйдәләрен киң җәелдерү­челәр булып торалар, балаларның юл-транспорт имгәнүен профилактикалау буенча эшләрне оештыруда мәктәп­кә һәм районның дәүләт автоинспекциясенә ярдәм итәләр, бәйгеләрдә катнаша­лар, чаралар үткәрүдә булышалар, – дип сөйләде Гүзәлия Исмәгыйлева. – Юбилей көненә без матур стенд бизәп куйдык. Һәм әлбәттә, “Автоледилар өчен чәчәкләр” акциясендә катнашу, шофер хатын-кызларның ягымлы елмайган йөзләрен күрү бик күңелле.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев