Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Басылганнар эзеннән

Алексей Пыркин: “Чуваш мәгърифәтчесенә һәйкәл кую турында карар кабул ителде”

Үткән елларда булган вакыйгалар турындагы язмаларны барлаганда без һәрчак газетабызның төпләнмәләрен карыйбыз. Шуларның берсендә, 2003 елгы ­санында, мин чуваш мәгърифәтчесе Иван Яковлев хакындагы мәкаләгә юлыктым.

(Тәтеш, 26 май, “Тәтеш таңнары”). Үткән елларда булган вакыйгалар турындагы язмаларны барлаганда без һәрчак газетабызның төпләнмәләрен карыйбыз. Шуларның берсендә, 2003 елгы ­санында, мин чуваш мәгърифәтчесе Иван Яковлев хакындагы мәкаләгә юлыктым.

Газетаның тулы бер битен алып торган язма “Чегән шәле ниләр хакында сөйли” дигән серле исем астында басылып чыккан булган. Чуваш алфавитын төзүче белән  чегәннәр арасында чагыштыру үткәрү, алай ук җиңел генә түгел икәнлеге белән килешәсездер. Баксаң, эш риваятьтә икән. Халык мәктәпләрен оештыручы Иван Яковлевның күренекле кеше буласын, ул бала вакытта ук чегән хатыны күрәзәлек иткән булган. Әмма “Авангард”тагы язма бөтенләй дә әлеге хәлгә кагылышлы түгел, ә Иван Яковлевның туу­ына 155 ел тулуга багышланган чаралар хакында бара. 

Шушы истәлекле вакыйгадан соң унтугыз ел чамасы вакыт узгач, без И. Я. Яковлевның мемориаль музееның алыштыргысыз директоры Алексей Пыркин белән әңгәмә кордык һәм ул безгә әлеге көн хакында сөйләде: 

–     Мин ул елны яхшы хәтерлим. Бу чара чуваш мәгърифәтчесе Иван Яковлевич Яковлевның туган ягында беренче зур вакыйга булды. Казаннан, Чувашиядән һәм Ульяновскидан делегацияләр килде. Күренекле якташыбыз тормышындагы әһәмиятле даталар турында кешеләр шул вакыттан алып онытмый. Алга таба тормышка ашырылачак күп нәрсәләр турында түгәрәк өстәл артында ул көнне фикер алышынды.  Аерым алганда, чуваш мәгърифәтчесенә һәйкәл кую турындагы карар кабул ителгән иде. Һәм аның тууына 160 ел тулу уңаеннан мәктәп һәм музей каршында бюст куелды. Чишмәне төзекләндерү турындагы карар да шул вакытта кабул ителде. Ул безнең халык өчен бик мөһим, чөнки өлкән буын вәкилләре дә, дин әһелләре дә шушы чишмәгә су алырга йөргәннәр. Авылның мәдәният йорты залындагы фотосурәтләрне газета битеннән карагач, фотограф төшергән кешеләрнең күбесенең инде исән булмавына игътибар иттем. Бу аянычлы, әмма еллар алга бара, һәм бу дөньяда безгә нәрсәләр язылган икәнлеге турында һәркемгә дә уйланырга кирәктер, мөгаен. 

Чувашиянең мәдәният минис­тры урынбасары Михаил Николаевич Красновны да шулай ук хөрмәт белән искә ала­сым килә. Безнең авылны ул беркайчан да онытмады, бер елга кимендә ике тапкыр иҗат коллективларын алып килде, аларның чыгышларына бөтен авыл җыелды. Әлеге концертлар турындагы карар да шулай ук әлеге чарада кабул ителгән иде. Тагын шунысын билгеләп үтәм, газетада журналист тарафыннан тасвирланган вакыйга безнең меценатлар Володар Аркадьевич Тимофеевны һәм Владимир Михайлович Бочковны рухландырып җибәрде. Бер елдан соң алар шәхси акчаларына авыл зиратын коймалап алдылар.

Һәм хәзер, күп еллар ­узгач та, әлеге вакыйганы искә алганда, безгә, нәсел дәвам­чы­ларына, бөек якташыбыз Иван Яковлевич Яковлевны хәтердән чыгармаска  кирәк, дип саныйм.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев