Тетюшские зори

Тетюшский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Полезная информация

Гәзит турында

Район "Авангард" газетасы - республиканың иң өлкән басмаларының берсе.

Район "Авангард" газетасы - республиканың иң өлкән басмаларының берсе. Тәтештә басылган беренче газеталар "Голос пахаря", "Известия Тетюшского Совета рабочих и крестьянских депутатов", "Красный маяк" булган. 1919 елдан "Плакатный вестник" чыга башлый. Ул "Красный луч" та, "Ударник" та, "Ленинская правда" да була. 1963 елның 5 апреленнән "Авангард" исеме астында чыга.

Бүгенге көндә "Авангард" Казанда  "ТАТМЕДИА" АҖ  "ПИК "Идел-Пресс" филиалы типографиясендә басыла. Газета тиражы, татарча басмасы ("Тәтеш таңнары") белән, 4100 данә. Районыбызда, халкы 23 мең, аны һәр гаилә диярлек алдыра.

Район газетасы - "Бәллүр каләм" республика һөнәри конкурсында ("Район массакүләм мәгълүмат чаралары" номинациясендә) дүрт тапкыр лауреат. Соңгы бүләген 2011 елда алды. Республика конкурсларында катнашкан өчен берничә тапкыр Дипломнар һәм премияләр белән бүләкләнде.

Газета укучылар арасында популяр, проблемалы мәсьәләләрне хәл итүдә аларның мәнфәгатьләрен яктыртучы булып тора. Чыгымнарны капларга тырышып, реклама бирүчеләр белән элемтәдә торабыз, алар берничә ел дәвамында хезмәттәшлек итәләр.

Газета чәршәмбе һәм җомга көннәрендә дүрт битле булып, ә җомгада "ТАТМЕДИА" агентлыгы булышлыгында әзерләнгән 12 битле "Атна вакыйгалары" кушымтасы белән чыга.

Редакция адресы: 422370, Татарстан Республикасы, Тәтеш шәһәре, Свердлов урамы, 59.

Электрон почта: E-mail: tetuch_awangard@rambler.ru, avangard@tatmedia.com

Телефоннар: баш мөхәррир - 8-(84373) 2-54-95;

журналистлар - 8(74373) 2-53-84;

реклама хезмәте - 8(84373) 2-53-80.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X