Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Басылганнар эзеннән

Авыл хуҗалыгы продукциясен өс һәм аяк киемнәренә алыштырганнар

Берничә еллар элек ­басылып чыккан кызык­лы язмаларны эзләп без “Авангард” битләрен еш карыйбыз.

(Тәтеш, 2 август, “Тәтеш таңнары”). Ни аяныч, язма геройларыбызның инде бүгенге көндә якты дөньядан ­бакыйлыкка күчкән очраклары еш була, ә инде шул вакытларны яисә кайбер вакыйгаларны үзләре күргән кешеләрне бик кыенлык белән булса да табабыз. 

Район газетасының 1982 елның 24 июлендәге санында басылып чыккан “Тапшыручылар уңайлылыгы өчен” дигән кечерәк язмага күзем төште.  

Мәкаләдән өзекне китерәм:
“Тәтештә быелның 1 апрелендә капма-каршы сәүдә итү кибете ачылды. Район кешеләреннән авыл хуҗалыгы продукцияләре – йомырка, ит алып – сатып алучыга кибет киң кулланылышта булган төрле әйберләр – киемнәр, трикотаж, йорт  кирәк-яраклары товарлары, аяк киемнәре һәм башкаларны тәкъдим итә ала.   
Кибет мөдире Миңлесәйдә Әхтәмова белән сатучы Алсинә Әхмәдуллина сатып алучыларның үтенеченә игътибарлылар һәм аларның хәленә керә беләләр. 
Тәтеш кооператор­ла­рының яңарышы үзен тулысынча аклый. Бары тик 3,5 айда гына да кибетнең эшләгәннән кергән кереме 85,5 мең сум тәшкил итә”.   
Кырык ел элек тө­ше­релгән фотоның сыйфаты бик үк әйбәт булмаса да, язмага беркетелгән сурәттә капма-каршы сәүдә итү кибете бинасын әйбәт итеп күрергә була.  
Тәтештә ­капма-каршы сәүдә итү кибетенең эшләве турында хәтерләүче кеше­ләрне эзләп без газетадагы фотоны социаль чел­тәрләргә урнаштырдык. Бәхеткә, сатучыларны, әлеге сәүдә ноктасының урынын, эшләү тәртибен һәм товарларны исләрендә тотучылар табылды. Капма-каршы сәүдә итү кибетендә бүгенге көндә халык телендә Людоговка дип йөртелүче кибет урнашкан булып чыкты. 

Алсинә Әхмәдуллина:
– Капма-каршы сәүдә итү кибетенә мине эшкә әзерләүләр конторасы начальнигы Рәхимҗан Булатов чакырган иде. Минем янга алар Миңлесәйдә апа белән икәүләп килделәр. Миңлесәйдә апа миннән: “Минем белән эшләргә син ризамы?” – дип сорады. Мин: “Риза”, – дип җавап бирдем. Беренче ачылганнан алып икәүләп хезмәт куйдык. Бик тату эшләдек. Миңлесәйдә апа миңа әнием кебек ­булды.    
Районда яшәүчеләр әзер­ләүләр конторасына йон, ит, йомырка тапшырдылар. Күбесенчә ит, әлбәттә, ул чакларда кешеләр мал-туар күп асрыйлар иде. Аларга белешмәләр бирделәр. Алар белән безгә тапшыручылар килде. Билгеле бер суммага бездән кайры туннар, туннар, техника, аяк киеме, тегү машинасы алдылар. Ул хәзер генә барысы да бар, ә элек боларның барысы да дефицит товар булып саналды. Безгә аны складтан китерделәр. Халык күп иде.

Ангелина Кузьмина: 
– Язмада моның капма-каршы сәүдә итү кибете икәнлеген язалар, димәк ул Людоговкада булган. Анда тапшырылган авыл хуҗалыгы продукцияләре турындагы белешмәләргә джинсалар һәм башка дефицит әйберләр саттылар. Яхшы вакытлар иде... Кибет “дефицит” дип атап йөртелде һәм ул якынча 1985 елга кадәр эшләде.   

Татьяна Афанасьева: 
– 1982 елда миңа 32 яшь иде. Ит тапшырып, товар сатып алдык. Чәшке баш киемнәре сатып алып булганлыгын хәтерлим әле. Дуңгызлар үстереп, әзер­ләүләр ­конторасына тапшырдылар. Кешеләр әлеге хезмәттән файдаландылар, элек бит бернәрсә дә сатып алып булмый иде. Керү юлы башка яктан иде. Кибет озак эшләмәде. Аннары анда азык-төлек кибете ачтылар. 

Александра Сысоева: 
– Бу Людоговка кибете, аңа керү юлы киоск урнашкан яктан иде. Әнинең анда йомыркалар алып барып, аларны халатка һәм минем өчен аяк киемнәренә алыштырганын хәтерлим әле. Фотодагы машина артында агачтан ясалган койма күренеп тора, ул безнең яшелчә бакчасы иде, хәзер инде бу Фигнер урамы. Кибеткә без бакча аркылы йөри идек. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев