Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Эх гитара кыллары...

    “Басылганнар эзеннән” рубрикасының чираттагы тарихы гитара музыкасын яратучылар һәм башкаручылар белән бәйле, алар егерме ел элек районның мәдәният йорты сәхнәсенә тамашачылар алкышлавында чыкканнар.

    (Тәтеш, 27 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Иске газета төпләнмәләре... Вакытлар үткәнлектән саргайган битләрне ачып караганда, язмадагы кешеләрнең йөзләренә күз салганда, элгә­ре эшләүчеләр язган юлларны укыганда кичергән хис-тойгыларны сүзләр белән аңла­тып бирү мөмкин түгел.

    “Аван­гард”ның 2002 елның 17 апрелендәге саны. Дүртенче бит­тә “Көмеш кыллар” конкурсын игълан итү турындагы чираттагы белдерү басылган. Башта ук әйтеп куям, бу чарада  кат­нашучыларның кайберләрен табу бөтенләй дә кыенлык тудырмады: аларның кайберләренең тормышы бүгенге көнгә кадәр иҗат белән бәйләнгән.

    Артур Файзулоев, бәйгедә катнашучы:
    – Узган йөз еллыкның 80-90нчы елларында район мәдә­ният йорты Тәтешнең рок-клубы үсешендә үзенчәлекле роль уйнады. Кайбер мәгълүматлар буенча, 1988 елда район мәдәният йортында беренче вокал-инструменталь ансамбльләр фестивале үткәрелде, ул төрле елларда “Язгы көйләр”, “Көмеш кыллар” дип аталды. Әлеге фестиваль шул вакыттан алып 15 елдан артык елның төп музыкаль вакыйгасы булды.

     

    Аппаратура – тавыш көчәйт­кечләр, электр гитаралары, бәрмә җайланма һәм башка уен кораллары сатып алу өчен акча бүлеп бирелде. Район мәдәният йорты базасында гитарада шөгыльләнү һәм рок-төркемнәр белән эшләү түгәрәкләре оештырылды.

    Фестивальдә катнашу өчен, башта катнашучы анкетасын тутырырга һәм җыр, музыка авторларын күрсәтеп чыгыш ясау программасын тәкъдим итәргә, шулай ук композицияләрнең текстларын тапшырырга кирәк иде.

    Чыгышны мәдәният хезмәт­кәр­ләреннән торган гадел жюри бәяләде. Концерттан соң “Иң яхшы авторга һәм башкаручыга”, “Тамашачылар мәхәббәте призы”, “Иң яхшы ВИА” номинация­ләрендә җиңүчеләр билгеләнде.

    90нчы елларда шәһәрдә “Гильотина”, “Овердрайв” (район мәдәният йорты), Гелиос (район мәдәният йорты), “4 сольдо” (район мәдәният йорты), “Ветер” (район мә­дәният йорты), “Эроген­ная зона” (ТАХТ) һәм “Возвратный механизм” төркемнәре бар иде.

     “Язгы көйләр” гитара музыкасы фестиваленә мин беренче тапкыр тамашачы сыйфатында 12 яшемдә бардым. Ул вакытта минем гитарам бар иде инде, һәм мин кыю рәвештә беренче аккордларны алдым. Чара турында мин афишадан укып белдем һәм өйдәгеләрдән алдан ук сорап куйдым. Зал халык белән шыгрым тулы иде, тамашачыларның кайберләре стена янында басып торды. Үзенчәлекле мохит хөкем сөрде. Рок музыкасы белән мавыгучы һәм концертта беренче тапкыр булучы баланың хис-тойгыларын сүзләр белән әйтеп аңлатып булмый. Уем белән мин гитара тоткан килеш сәхнәдә басып тордым һәм үземнең данлыклы минутымны кичердем.

    Район мәдәният йортында 1998 елда берничә гитара түгә­рәге бар иде, аларга Николай Дедушкин һәм Василий Мартьянов җитәкче­лек итте, соңгысына мин дә дәресләргә язылдым. Мәдәният йортында аларның һәрберсенең үз ­репетиция базасы һәм химаялек итүче төркемнәре бар иде. “Язгы көйләр – 99” фестивалендә мин инде иң яшь катнашучы буларак “Автор – башкаручы” номинациясендә чыгыш ясадым. Баланың хыялы тормышка ашты – мин гитара белән сәхнә­гә чыктым һәм  якты утлар минем күзләремне камаштырды. Шуннан соң “Көмеш кыллар”да ­катнаштым. 

    МАРИНА РОЗОВА, алып баручы:  
    – Район мәдә­ният йортына мин 2001 елның апрель аенда ярты хез­мәт хакына акком­па­ниатор булып эш­кә урнаштым. Ике атнадан соң миңа “Көмеш кыл­лар” фестивале узачагын, сценарий язарга, башкаручыларны чакырырга кирәклеген хәбәр иттеләр. Мин куркып калдым. Боларның барысын да ничек эшләргә кирәклеген белми дә идем. Галина Карпычева (Сабрекова) ул чакта минем остазыма әйләнде. Ул миңа фестивальгә әзерләнергә ярдәм итте. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә кагылышлы иде. Һәрбер башкаручыдан өч номер таләп ителде, берсе – патриотик, икесе – ирек­ле темага иде.
    Репетиция вакытында мин районыбызда музыканы яраткан бик күп талантлы яшьләрнең гитарада уйный белүләрен аң­ладым. “Көмеш кыллар” фес­тивале минем өчен гаять зур тәҗрибә булды. 

    Җиңүчеләрне сайлау бик авыр мәсьәлә булды. Барысы да талантлылар иде һәм соклану уяттылар. Бер сәхнәдә һәвәскәрләр һәм һөнәри музыкантлар чыгыш ясады. Бүләкләүгә барысы да лаек иделәр. Минем өчен тәүге булган фестивальдән соң ул яраткан чарама әверелде. Һәр елны язны һәм вокаль-инструменталь ансамбльләр, ялгыз башкаручыларның репе­тицияләре башлануын тү­зем­сезлек белән көтеп алдым.
    Андрей Миряшкин башкаруындагы “Сен Симилья” җыры – минем өчен иң истә калган ­чыгыш булды. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: