Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Басылганнар эзеннән

“Гаилә” фестивале: ул ничек булган

Тәтештә “Гаилә сәясәте” программасын гамәлгә ашыру кысаларында 1997 елның апрель башында “Гаилә” фестивале булган.

(Тәтеш, 9 октябрь, “Тәтеш таңнары”).Фестиваль кысаларында үт­кәрелгән чара биш көн дә­вамында барган һәм ул өлкән сыйныф укучылары, студентлар, педагоглар өчен лекцияләр циклын үз эченә алган, ә бу район мәдәният йортында “Чын гаилә тантанасы” дигән зур программа белән тәмамланган.

Оештыру комитеты рәисенең шул вакыттагы урынбасары, социаль яклау һәм социаль тәэминат бүлеге мөдире Ольга Илларионова 1997 елның 3 апрелендә “Авангард” газетасында “Рәхим итегез!” дигән язмада моның ничек булуы турында сөйләгән.

Ольга Михайловна бе­лән без чирек гасырдан соң очраштык. Ул “Гаилә” фестивале турындагы хатирәләре белән ­уртаклашты:

– Мин 1997 елның гыйнварында шифаханәдә ял иттем, анда нәкъ шул чакта гаилә мәсьәләләре буенча Халыкара конференция булды. Мин тыңларга кердем һәм ТР социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Камалтыновны очраттым. Без танышлар идек, һәм ул мине конференциядә катнашырга үгетләде, аның нәтиҗәләре турында мин аңа шәхсән җиткерергә тиеш идем. Мин шулай эшләдем дә. Берничә көннән соң миңа конференцияне оештыручылар шалтыраттылар, алар Тәтеш районында “Гаилә” фестивале үткәрергә теләүләре хакында хәбәр иттеләр. Мин Марат Галимҗанович Фазлыев белән киңәшләштем, бу вакытта ул район хакимияте башлыгы иде. Районда ул чакта 1994 елдан инде гаилә сәясәте программасы эшли иде. Фестиваль уздыру хакында карар әзерләдек һәм оештыру белән шөгыльләнә башладык. Билгеләнгән көнгә Казаннан, Башкортстаннан һәм Екатеринбургтан студентлар килделәр, һәм өлкән сыйныфларга, студентларга СПИД, наркомания куркынычы, гаилә кыйммәтләренең әһәмияте турында лекцияләр укый башладылар. Ул вакытта илдә бу хакта ачыктан-ачык сөйли генә башлаганнар иде әле, ә Тәтештә инде чаралар үтте. Райондагы китапханәләрдә тематик китап күргәзмәләре оештырылды, музейда гаилә бәйгесе узды, гаилә командаларының спорт ярышлары булды. Барлык мәдәният йортларында, шул исәптән авылныкыларда да, гаилә ялы кичәләре үтте, ә район мәдәният йортында гаилә ансамбльләренең смотр-конкурсы булды. 

Йомгаклау ­программасы алдыннан Казаннан аны үткәрмәү турында карар килде. Ләкин, бәхеткә, Марат Галимҗанович аны үткәрергә булды, бу карарны 2нче мәктәп директоры Геннадий Василь­евич Митрофанов та хуплады. Йомгаклау чарасы район мәдәният йортында үткәрелде, юбиляр гаилә парлары чакырылды. Алар арасыннан Тәтештән ирле-хатынлы Пановлар хәтердә уелып калган. Гаилә башлыгы сәхнәдә хатынына көмеш балдак бүләк иткән иде. Геннадий Васильевич лекцияләр укыган студентларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Матур, кызык, танып белүле булды.

Егерме биш ел узды, миңа 40 яшь иде, хәзер – 65. Кайчак­ларда кешеләр очрагач миңа әлегә кадәр: “Исегездәме, безнең Тәтештә ничек фестиваль булган иде,” – диләр. Ил өчен җиңел булмаган вакытларда, гаиләгә ярдәм итү һәм үсешкә этәрү җәмгыятьнең төп бурычларының берсе булып тора, дип саныйм.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: по следам публикаций