Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Басылганнар эзеннән

Гармун көйләре, шаян такмаклар яңгыраган

Бәйрәм үткәрүне шул вакыттагы мәктәп директоры ­Ольга Никушина башлап йөргән.

(Тәтеш, 17 май, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова). Газетабызның 1999 елдагы саннарының берсендә Киртәле авылында язгы кыр эшләре башлануга багышланган зур бәйрәм үткәрелүе турындагы мәкалә басылган булган.

Җирле мәктәп базасында узган киң күләмле чарага әлеге җирлектәгеләр генә тү­гел, ә тирә-як авылларда яшәү­челәр, кунаклар, шәһәрлеләр дә килгән булган.

Бәйрәм үткәрүне шул вакыттагы мәктәп директоры ­Ольга Никушина башлап йөргән. Ул 23 елдан соң, әлеге көнне матур хатирә буларак искә ала:

– Бу бәйрәм авыл хезмәтчән­нәренә багышланды, игенчеләр кырга чыгарга җыенганнар иде, һәм без аларга туган җирне яратулары, тугрылыклы булган­нары өчен шул рәвешле рәхмәт белдерергә теләдек. Мин мәктә­бебез укытучылары белән киңәш­ләштем, алар хупладылар, Тамара Леонидовна Видманова, Татьяна Викторовна Никушина, Тамара Филипповна Кузина һәм башкалар актив рәвештә эшкә керештеләр. Коллективыбыз кодрәтле, яшь иде, барысы да үз идеяләрен тәкъдим иттеләр. Барлык юнәлешләр буенча да эш кайнап торды: хезмәт кабинетында матур алъяпкычлар тегелде, ризык кисү өчен агачтан такталар, кул эшләнмәләре ясалды – барысы да кыр һәм ферма хезмәтчәннәренә, авыл хуҗалыгы производствосы ветераннарына бүләк ителде; туган як турында материаллар җыйдык, кызыклы кешеләр белән очраштык, мәктәп музее экспонатларын тулыландырдык, матур лозунглар, плакатлар, флаглар, чәчәкләр спорт залының бизәге булды, ул танымаслык булып үзгәрде – концерт, сәхнә, тамаша залы, һәм, гомумән, без барысын да вак-төягенә кадәр уйлап эш итәргә тырыштык. Якташларыбызны райондагы төп дүрт милләт халкының телендә сәламләдек, аларның һәркайсы милли мәдәният би­зәкләрен күрсәтүче сәнгать но­мер­лары белән концерт программасы күрсәттеләр. Кунакларны хезмәт ветераны, күп балалы ана Любовь Павловна Абраконова ипи-тоз белән каршылады, ул игенчеләргә кырга чыгар алдыннан изге теләкләрен әйтеп, уңышлы чәчү теләде. 

Ульяновски өлкәсеннән килгән атказанган мәдәният хезмәткәре Виктор Овчинников сәхнәдән җирле игенчеләрне данлады. Алар белән кыскача әңгәмә вакытында ул бу кешеләрнең үз төбәкләрен ни дәрәҗәдә яратуларын ассызыклады. Тамашачылар Александр Кокоркинны көчле алкышлар белән каршыладылар, ә чыгышлардан соң зал аны басып алкышлады. Аркадий Боткин өздереп гармунда уйнады, Надежда Борзина балалайкада уйнап, күңелле шаян такмаклары белән рухландырды, Богдашкинодан хатын-кызлар җыр дуэты шулай ук хореография номеры күрсәтте, “Пайгоне” балалар фольклор төркеме дә өлкән буыннан калышмады, Олы Тарханны тәкъдим итүче мәктәп укучысы Алеша баянда һәркем сокланырлык итеп уйнады, Урюмның “Умарина”сы, һәрвакыттагыча, үзенең иҗаты белән сөендерде.
Районыбызда яшәүче халык­ларның биюләре, җырлары ни­кадәрле матур һәм мәгънәле булуын күрсәтәсебез килде, алар һәркемгә аңлаешлы, һәм бу безне берләштерә, рухи яктан баета.

 Әлеге чарага килгән кеше­ләрдән рәхмәт сүзләре ишетү безнең өчен иң зур бүләк булды. Чал чәчле хезмәт ветераннары яныбызга килеп, матур очрашу һәм гаҗәеп рух күтәренкелеге бүләк итүебез өчен рәхмәт әйтте­ләр, аларның күзләрендә шатлык яшьләре ялтырады...

Надежда Сороковнина, хезмәт ветераны:
– Мине Киртәлегә рус халык җырын башкарырга чакырдылар. Аны Людмила Зыкина бик матур итеп җырлый иде. Мин КБО атель­есында эшләдем, иҗат отчетында район мәдәният йортында чыгыш ясадым, шушы җырны башкардым, аннары берничә тапкыр концерт куярга кырга бардык, анда да шуны җырладым, лирик көй беркемне дә битараф калдырмады. Мәктәптәге чарада халык күп иде, программа өч сәгать барды, шулай да, ул бер тында үтте, шулкадәр күңелле, үзенчәлекле, җанга якын булды. Һәрбер башкаручыга чәчәкләр бүләк иткән иделәр, ул вакытларда бу гадәтләнелмәгәнчә иде, безгә, чын артистларга әйткәндәй рәхмәт белдерделәр, бик дулкынландыргыч булды.

Светлана Пелькина, педагог:
 – Мин Бессоноводан Киртәлегә бәйрәмгә үземнең 1нче сыйныф укучыларыннан торган бию төркеме белән бардым. Биюче кызлар матур төстәге сарафаннар кигәннәр иде, ә малайлар – шундый ук тукымадан күлмәкләр. Алар бик яхшы чыгыш ясадылар. Мин үзем баянда уйнадым һәм “Россия иртәсе” дигән җырны башкардым. Гомер тиз узып китте, минем яшь артистларым үсеп буй җиттеләр, аларга инде 32шәр яшь. Мин бу вакытларны һәрчак эчке бер җылылык һәм ярату белән искә алам.

фотоны Ольга Никушина тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев