Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Басылганнар эзеннән

Һәйкәлләр торгызуга зур өлеш керткән

“Авангард” газетасында 21 октябрь санында “Комсомол юбилее хөрмәтенә музей ачтылар” дигән язманы редакция хезмәткәрләренә рәхмәт әйтеп укыдык. Анда Олы Тархандагы мәк­тәп музеен оештырган Рөстәм Ягудин искә алына.

(Тәтеш, 3 ноябрь, “Тәтеш таңнары”, Ләйлә Ягудина).

Аның бертуганы Ринат Солтанович үзенең хатирәләре белән уртак­лашты. Ул Рөстәмнең биографиясе хакында тулы итеп сөйләде.

Бөек Ватан сугышы тә­мам­ланганга унбер ел узган. Олы Тархан авылында Гөлсем һәм Солтан Ягудиннарның күп балалы гаиләсендә 1956 елның ноябрендә бишенче сабый Рөстәм якты дөньяга аваз салган. Гөлсем Олы Тархан урта мәктә­бендә – татар теле һәм әдәбияты укыту­чы­сы, Солтан машина-трактор станциясендә механик булып хезмәт куйган. Тату гаиләдә апалы-сеңелле – Рәмзия белән Роза, ир туганнар – Рубин белән Ринат үскәннәр. Кечесе Рөстәм һәркайсының яраткан энесе булган.   

Ул 1964 елда Олы Тархан мәк­тәбенә беренче сыйныфка барган. Яхшы билгеләренә генә укыган, кече яшьтән үк үзенең туган ягы тарихы белән мавыккан, бу хакта укытучылардан, ата-анасыннан, өлкән буыннан сораштырган, фәнни әдәбиятны укый башлаган. Моңардан тыш, малай төрле борынгы әйберләр: тимер акчалар, китаплар, көнкүрештәге эш кораллары җыя башлаган, өстәвенә һәрбер әйбергә тулысынча тарихи аңлатма бирә ­алган. 

Рөстәм мәктәп тормышында актив катнашкан. Үзешчән түгәрәкләргә йөргән, фәнни һәм иҗади бәйгеләрдә, спорт ярышларында катнашкан, концертларда татар җырларын башкарган. Гармунда – таль­янда уйнау­чы әнисе аңа музыкага һәм вокалга мәхәббәт уяткан.

Мәктәпне 1974 елда тәмам­лаганнан соң, Казан дәүләт университетының тарих факультетына укырга кергән. Студент елларында Татарстанда алып барылган археологик казылмаларга берничә тапкыр барган. Шулай итеп, мәсәлән, профессор Альфред Халиков җитәкчелегендә Болгарда, Биләр шәһәрчеген­дә һәм Казан Кремлендә казу, тикшеренү эшләре башкарылган. Рөстәм борынгы вакытта җирләнүчеләрне, алар тарафыннан табылган артефактларны, шушы җирлекләрдә яшәгән халыкларның мәдәниятен бик теләп өйрәнгән.

Рөстәмне олырак курсларда Олы Тархан мәктәбенә практикага җибәргәннәр, ул анда мәктәп музеен ачуны башлап йөрүче булган. Педагогия составы һәм директоры Шакиров Ринат Абдулла улы да шулай ук зур өлеш керткән. Тарихи музей уку йортының һәм авылның горурлыгына әйләнгән.  

Рөстәм Солтан улы университетны тәмамлагач, Тәтештәге комсомол райкомының өченче секретаре итеп җибәрелгән. Шуңардан соң югарырак урынга билгеләнгән, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары вазифасын биләгән. Юл-транспорт һәлакәтендә алган имгәнүдән соң сәламәтлеге начарланган, һәм 1991 елда Казан шәһәрендәге Киров районы администрациясенә күчерелгән. Хезмәт куйган вакытларында тарихи  архитектура һәй­кәл­­ләрен, республика башкаласында ике мәчетне торгызуда зур өлеш керткән, Татарстанның мөселманнар лидерлары эшенә ярдәм күрсәткән.     
Рөстәм Ягудинның ­гомере 1997 елның җәендә өзелгән. Ул туган авылы Олы Тарханга җирләнгән. 

фото: Ягудиннар гаилә архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев