Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Басылганнар эзеннән

Кассага иң күп акча һинд фильмнарыннан җыелган

“Авангард” газетасының узган гасырдагы төпләмәсен караганда минем игътибарымны 1977 елда басылып чыккан “Кино һәм тамашачы” дигән язма җәлеп итте.

(Тәтеш, 25 август, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова).

Анда кино челтәрендәге хезмәт­кәр­ләрнең халыкка хезмәт итүдә яхшы нәти­җәләргә ирешүләре: “...1976 елда район­да 745 913 кеше 19 155 кызыклы сеанс карады...”, дип хәбәр ителгән. Әлеге мәгъ­лүматны Россиядә кино көне җитәрәк укыганлыктан, кырык елдан артык элек кино челтәрендә хезмәт куючыларның ничек эшләүләре хакында белешергә булдым. 

Владимир Янышев, 1970 елдан 1999 елга кадәр районның кино челтәрендә директор булган, хезмәт ветераны:
– Районда башта бары тик күчмә кинолар гына бар иде, алар киноаппаратуралар белән бер торак пунктлардан икенчеләренә күчеп йөртелделәр, стационар кино җайланмасы фәкать Тәтештәге “Октябрь” кинотеатрында гына иде. Аннары авылларда да стационар челтәр үсеш ала башлады, 65 кино җайланмасы бар иде. Шуннан соң зур экранлы кино барлыкка килде. Башта әле кино пленкасы нитро нигезендә эшләнгән, тиз кабынучан иде, вакытлар узу белән галимнәр триацетатлы нигездәгесен уйлап чыгардылар, ул инде янмый иде. Ул вакытларда без республикада яңа төр хезмәт күрсәтүне – дәүләт видеохезмәтен керттек. Кинога халык күп йөрде, заллар тулды, планлы кино эш көннәрендә өч тапкыр – 16, 18 һәм 20 сәгатьләрдә күрсәтелде, якшәмбе көнне балаларга өстәмә ике сеанс куелды. Коллективлар белән йөриләр иде, әгәр фильмнар уку программасы буенча булса, мәктәп укучылары, студентлар килделәр. Кино залы 320 урынлы иде, кайчакларда үтеп йөри торган урыннарга да урындыклар куелды. Һинд фильмнарыннан кассага иң күп акча керә иде, кайберәүләр шул  бер үк кинога берничәшәр тапкыр килделәр, халык әле тагын үзебезнең илдә төшерелгән комедияләрне яратты. Без кызыклы яңа фильмнарны, башка районнарда яшәүчеләр караганчы, алданрак “эләктереп” калырга тырыштык, безнең районны заманча киноаппаратура, техника белән тәэмин итәргә омтылдык. Безнең шәһәрдә штатта өч киномеханик – Бөек Ватан сугышында катнашкан Владимир Родионов, Николай Портнов  һәм Юрий Калашников эшләде, Евдокия Козлова озак еллар билет сатучы булып хезмәт куйды, ул да шулай ук сугышта катнашучы. Марк Горшков миңа кадәр уңышлы җитәкчелек итте, Александр Пигилов зиһенле бухгалтер иде. Коллектив бик дус, эшкә сәләтле булды, чама белән барлыгы 120 кеше эшләде. Баштарак киномеханик булып күпчелек ир-атлар булса, аннары хатын-кызларны да укыта башладылар. Барлык бәйрәмнәрне без бергәләп билгеләп үттек, Яңа елны гаиләләребез белән кинотеатрда каршыладык. Безнең район кино хезмәтен күрсәтү буенча иң яхшылар исәбендә торды, планны без һәрвакытта үтәп килдек. “Без эшкә, бәйрәмгә барган кебек барабыз”, – дип әйтәләр иде хезмәткәрләр еш кына.  Без якташлар өчен эшләдек, ул вакытлар хакында иң якты тәэсирләр саклана. 

Людмила Нестерова, киномеханик:
– Мин үзем Монастырскийдан, сигезьеллыкны тәмамлаганнан соң киномеханикка укырга булдым. Белгечлек алгач, мине Федоровкада эшләргә җибәрделәр, һөнәремдә барлыгы 24 ел хезмәт куйдым. Клуб зур түгел, кино күрсәтү өчен илле урын бар иде, ә инде аеруча да кызыклы фильмнар булганда, кешеләр аны карар өчен, хәтта үзләре белән урындыклар да алып килделәр. Белдерү кәгазьләренә фильмнарның исемнәрен язып, кеше күп яшәгән урамнарга, кибет яннарына беркетеп куя идем.

Ирем Анатолий Николаевич миндә ярдәмче булып эшләде. Бер айга кимендә 24 кино күрсәтергә кирәк булды. Планны мин һәрчак 200-300 процентка үтәп бардым. Хәтта медаль дә бирделәр, коммунистик хезмәт ударнигы булдым. Үз хезмәтемне һәрвакытта яраттым һәм үземне башка урында күз алдына да китерә алмыйм, эшкә һәрчак бәйрәмгә баргандай йөрдем.  

 

фотода: киномеханик Николай Егоров

фотоны Владимир Янышев тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: по следам публикаций