Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Басылганнар эзеннән

Кече Әтрәчтән легендар хатын-кыз

ТАССР сәнәгате страховой кассасы рәисе, 1930-1937 елларда ТАССРның Халык Комиссарлары шурасы рәисе һәм язучы Евгений Гинзбургның камерадашы Кыям Абрамовның хатыны Хөсниҗиһан Байдамшина-Абрамова тумышы белән Кече Әтрәч авылыннан булган.

(Тәтеш, 4 декабрь, “Тәтеш таңнары”, Мәдинә Ибәтуллина).

Махсус проект өстендә эшләү гаҗәпкә калырлык фактларны ача. Элекке газеталарның төплән­мәләрен эчке бер кызыксыну белән карыйм: аларда – тарих, гасырлар сулышы. Ярты гасырга якын элек, 1973 елның 2 ию­нен­дә, Иван Мыркинның “Кыю тәтешле” дигән мәка­ләсендә Хөсниҗиһан Байдамшина турында язылган. Мәкаләнең эчтәлеге буенча, автор аның белән шәхсән үзе очрашкан һәм аның биографиясеннән чынбарлыкны язып алган. Алга китеп шунысын әйтәм, әлеге тарих мине җәлеп итте, чиктән тыш куәтле Интернеттагы ачык чыганаклардан мин мәгълүматлар эзли башладым һәм катлаулы, фаҗигале язмышка дучар булган легендар якташыбыз турында кызык­лы әй­берләр ­таптым. 
“1920 елның 2 февра­лендә Тәтештә татар хатын-кызлары конферен­циясе булды. Өяздән 100гә якын кеше җыелды. Аларның күпчелеге Тә­тештән ары беркая да чыгып йөр­мәгән булган, ә кайберләре биредә – гомерләрендә беренче тапкыр. Әлеге җыелу үзен­чәлекле, дулкынландыргыч булды. Чөнки шәригать кануннары буенча мөселман хатын-кызларына халык арасында, җәмәгать урыннарында күренергә тыелган булган. 

Ә менә трибунага яшь, чибәр, ягымлы йөзле татар хатын-кызы чыкты”, – дип яза Иван Мыркин. 
“Хәзер без, мөселман хатын-кызлары, ­ирек­ле хатын-кызлар. Совет, без­нең халык власте элек җә­берләнгән милләтләргә тигез хокуклылык бирде, хатын-кызларны крепостнойлыктан азат итте. Шулай итеп кыю булыгыз!” – диде ул, җыелучыларны җәмәгать тормышына актив кушылырга өндәп.
Әлеге тәвәккәл делегат – Тәтеш кешесе Хөс­ниҗиһан Байдамшина булган. 

Ул 1898 елда Казан гу­бер­ниясенең Тәтеш өязе Кече Әтрәч авылында күп балалы гаиләдә туган, вакытлар узу белән алар Тә­тешкә күченгәннәр. Кызга Тәтештәге земский управа начальнигы гаиләсендә бала караучы, йорт эшләрендә булышучы булып эшләргә туры килгән. Хөсниҗиһан ул заманда үрнәк булып саналган рус-татар мәктәбендә укыган. Аның директоры – танылган педагог, журналист, революционер Исхак Казаков булган. Хезмәт сөючән һәм сәләтле кыз – укытучыларда соклану уяткан, аеруча да директорның хатыны Нәфисә ханымда. 

Бөек Октябрь инкыйлабыннан соң, Хөсниҗиһан, Исхаковларның киңәше буенча, укытучыларның кыс­ка вакытлы курсларында укыган. Һәм 1918-1919 елларда кыз Бабеево, Барыш, Теняшево авылларындагы мәктәпләрдә эшли башлаган. Ул, халык арасында совет властена ярдәм итү йөзеннән, аңлату эшләре үткәргән, яшьләрне үзешчән сән­гатькә җәлеп иткән, спек­такльләр, концертлар оештырган, белемсезлекне бетерү буенча мәктәпләрдә дәресләр алып барган. 
Хөсниҗиһан 1919 елда җирлек­тәге татар хатын-­кызларыннан берен­че­ләр­­дән булып, Тәтешнең большевик­лар оешмасына кергән. 1920 ел уртасында партиянең кантон комитеты аны – инструктор, аннары хатын-кызлар белән эшләү буенча бүлек мөдире итеп билгеләгән. Байдамшина 1921 елда татар ха­тын-кызларының берен­че республика съездын­да Тәтеш өязеннән де­легаци­ягә җитәкчелек ит­кән. Ул һәрчак алгы сафта булган. 

“Күңелемә якын Тә­теш­тә яшәгән озак елларым минем онытылмас: давыллы, шомланулар белән тулы, кайгыртучанлыкта янып-көю, кө­рәштә узды”, – дип искә төшергән Хөсниҗиһан Мортаза кызы.    
Хөсниҗиһан Байдамшинаны 1922 елның гыйнварында Казанга эшкә чакырганнар. Ул Казан шәһәренең ВКП (б) Берләштерелгән Бистә райкомының эшче хатын-кызлар бүлегенә җи­тәкчелек итә башлаган. Мин якташыбыз тормы­шының шушы вакытлары турында тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимирова эшендә таптым, аның фәнни мәнфәгатьләр өлкәсе – хатын-кыз мәсь­әләсе, хатын-кызның белеме.  

Аның хезмәте “Безнең Җиһан апа: ТАССРның халык комиссары, репрессия корбаны Кыям Абрамовның хатынының язмышы” дип исемләнгән.

“Ачлык вакыты, авыр хез­мәт Җиһанның сәла­мәт­­ле­ген какшаткан”, – дип яза автор. – Ул хезмә­теннән китәргә һәм җи­ңел­рәк эшкә күчәргә булган. 1927 елда ул, бераз сәламәтләнгәч, кияүгә чыккан”.  
Ахырын киләсе санда укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: по следам публикаций