Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Басылганнар эзеннән

Хезмәтен яратып башкарган

“Авангард” газетасының 1994 елгы санында без Келәштән намуслы хезмәткәр буларак язылган Илгиз Биктимеров турындагы мәкаләне таптык. 30 елга якын вакыт узган, без авыл кешесенең туган ягына тугры калдымы икәнлеге турында белергә булдык. 

(Тәтеш, 19 июль, “Тәтеш таңнары”).

Һәм чынлап та, Илгиз Ильяс улының туган авылында яшәве, хәзер инде аның лаеклы ялда ­булуы ачыкланды. 

– Әти-әнигә мәктәп елларыннан ук чөгендер эшкәртергә булыштым, бишенче сыйныфтан соң җәйге каникулларда колхозда йөк ташучы булып эшләдем, – дип искә ала ир-ат. – Ул чакларда йорт хуҗалыкларында терлекне күп асрамадылар, өстәвенә, атлар бары тик колхозда гына бар иде. Җиңелләрдән булмады, шулай да тырыштым, миңа мөһим эшне ышанып тапшырулары белән горурландым, өстәвенә акча эшләдем, аны гаиләгә бирдем, без өч бала идек. 

Егеткә үз куллары белән нәр­сәдер ясау ошаган, һәм ул сигез еллыктан соң балта остасы һөнәрен үзләштерү өчен Ульяновскидагы һөнәри техник училищега укырга кергән. Илгиз аны тәмамлагач, белгечлеге буенча автозаводка эшкә урнашкан.  

Яшь егет повестка алгач, ар­миягә шәһәрдән алачакларын белгән, ләкин аның чакырылыш буенча үз районыннан китәсе килгән һәм эшеннән чыгып, Келәшкә кайткан. Колхоздагы төзелеш бригадасында өч ай эшләгәч, армиягә киткән, Мәскәү янына эләккән, анда да шулай ук төзелеш белән шөгыльләнгән. 

– Армиядән соң туган йортыма кайттым, колхоз рәисе Ибраһим Вәлиевич Садыйков миңа трактор бригадасына токарь кирәклеген әйтте, – ди Илгиз Ильяс улы. – Тәтешкә сельхозтехникага киттем, өч ай укыдым, токарь булып эшли башладым. Трактор паркы зур, техника да күп иде. Механизаторлар әгәр нәрсәнедер кырып ясарга яисә төзәтеп җибәрергә кирәк булса, һәрчак мөрәҗәгать иттеләр.  

Колхоз ул чагында миллионер, үгезләр симертү буенча терлекчелек тармагы уңышлы үсеш алган булган. Ир-атны фермага терлек азыгы биреп торучы итеп билгеләп куйганнар, складка ашлыкны да үзе кабул иткән, ашлыкны үзе ваклагычта тарттырган да, үзе азык та биреп торган.  

Фермага ике елдан соң слесарь кирәк булган, һәм Илгиз Ильяс улы кабат эшен алыштырып, лаек­лы ялга чыкканчы шунда хезмәт куйган. 

– Бездә 2 меңгә кадәр үгез бар иде, безгә бөтен ­районнан симертүгә тана бозаулар ки­терделәр, – дип сөйли ул. – Аларны дистәләгән терлекчелек бинасына урнаштырдылар, шуның сигезен мин карадым, барысы да механикалаштырылган иде. Мин терлекләрне су белән тәэмин итү өчен җаваплы идем, тирәнтен насос белән өч скважина бар иде, иртән һәм кичен барырга кирәк булды. Кышын парктан бер чакрым диярлек ераклыкка билдән кар ерып бара идем, кайчагында аннан да биегрәк булганда чаңгыда барып йөрдем, кайвакытта көрәк белән кар көрәп юл ясаган чак­лар да булды. Бездә биналарны да тиресне гидроюдыргыч белән җыештырдылар, әлеге насос өчен суны күлдән алдылар. Равил Галимов, Вилдан Галимов, Сәгыйть Камалтдинов белән бергә эшләдек, барысы да уңган-булганнар иде, олыраклар мине һөнәри зирәклеккә өйрәттеләр, әтиләрчә итеп тәҗрибә уртаклаштылар.  

Ир-ат 30 кешелек коллек­тивның дус булуын, фермага озак еллар Сәгъдәтбану Нә­биуллина җитәкчелек итүен, аның һәр җирдә дә тәртип яратуын билгеләп үтә.

– Эшкә бик теләп йөрдем, миңа ошый иде, – ди районның авыл хуҗалыгы тармагы ветераны елмаеп. – Хезмәтемне яратып башкардым, бергәләп ял да иттек, бәйрәмнәрне дә билгеләп үттек.  

Илгиз Биктимеров үзенең озак еллар намуслы хезмәте өчен лаеклы бүләккә ия, аның фотосын шәһәр үзәгендәге мактау тактасына элүләре белән горурлана, ә авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм район җитәкчелегеннән алган истәлекле бүләкләре йорт хуҗалыгында әлегә кадәр хезмәт күрсәтә. Ир-ат гомере буе туган җирендә эшләвеннән, гаилә коруыннан, хатыны Сәлимә Идиятулла кызы белән аның ике баласы, дүрт оныгы булуыннан канәгать, уллары  Илнур да шулай ук әтисе сукмагыннан киткән – җирлектәге хуҗалыкта эшли, алдынгы хезмәткәр, аның тырыш хезмәте район Сабан туенда берничә тапкыр билгеләп үтелде. Биктимеровларның гаилә башлыгы туганнары һәм якыннары белән бергәләп үзенең Келәш җирендә яшәвенә сөенә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев