Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Басылганнар эзеннән

Комсомол юбилее уңаеннан музей ачканнар

Мәктәп музейлары балаларның үткәнгә карата хөрмәтле мөнәсәбәтен, Ватан тарихына горурлык хисен тәрбияләүдә зур роль уйный.

(Тәтеш, 20 октябрь, “Тәтеш таңнары”, Мәдинә Ибәтуллина). 

Олы Тархан урта мәк­тәбе музеен булдыру тарихы гадәти түгел, аны ачу турында “Авангард” газетасының 1978 елдагы 6 ноябрь санында язылган. Барысы да үз төбәгенең тарихын яратучы  кечкенә малай – Рөстәм Ягудиннан башланган. 70нче еллар башында, 5нче сыйныф укучысы буларак, тарих дәреслекләрен кызыксынып укыган. 13 яшендә ул тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнә башлый, борынгы һәм көнкүреш әйберләре җыя. Сыйныфташларын да моңа тарта. Балалар өй саен йөреп, өлкәннәрнең истәлекләрен язып алалар, алар борынгы әйберләр белән дә бик теләп уртаклашалар. Экспонатлар саны арта, өйдә аларны куярга урын калмый. Мәктәп дирекциясе музей өчен ­кабинет бүлеп бирә, укытучылар һәм балалар аларны бире­гә күчерергә булышалар. Рөстәм комсомолларны материаллар җыюда булышырга өндәп, өлкән сыйныфларда докладлар яза. Хәтта күрше авылларга экскурсияләр үткәрә. 1972 елда тарих музеенда якынча 2000 экспонат җыелган.

Ике елдан соң Рөстәм, мәктәпне тәмамлап, Казан дәүләт университетының тарих факультетына укырга керә. Тик үзенең шөгыле турында онытмый. 1978 елда волонтерлар төркеме белән музейны яңарту эше белән шөгыльләнә башлый. Өлкән сыйныф укучылары Рәшит Таҗиев, Мөхәммәт Солтанов, Рифат Рәхмәтуллин, Әүхәт Мохтаров яңа стендлар әзерлиләр. Гөлсем Чумарина, Алсу Фәйзуллина, Таһирә Мохтарова, Мәдинә Шәрипова зур хезмәт белән шөгыльләнәләр: алар экспонатларны тузаннан җен­текләп чистарталар һәм шуның белән бергә һәр раритетка инвентарь номеры бирәләр, ә аның турындагы мәгълүматларны махсус китапта теркиләр.

Кыска вакыт эчендә музей тулысынча яңартылган һәм ачылырга әзер булган. Ул 25 октябрьдә туры килгән. Бу көнне барлык сыйныфларда да батырлык дәресләре уздырылган. Укучылар сугыш ветераннары, авыл­ның беренче комсомоллары белән очрашканнар. Комсомол юбилеена һәм музей ачылуга багышланган тантаналы линейкада авылның беренче комсомолчыларының берсе – Бакый Мифтахов – 20нче еллар комсомол байрагын алып чыккан. Музей ишекләренә билге беркетү хокукы авылның мактаулы гражданины, җир төзү­че инженеры Хафиз Камаловка бирелгән. Авыл­ның беренче трактор­чысы Галимә Куркина кы­­зыл тасманы кискән. Музейны бизәүчеләрнең исем­нәре мәктәпнең мактау тактасына кертелгән.

Рифат Рәхмәтуллин:
– Рөстәм Ягудин безне уртак идея белән бер­ләштерде. Ул безне нинди сыйфатларыбыз буенча сайлап алган­дыр, анысын белмим. Без, егет­ләр, фанерадан стендлар ясадык, ә кызлар тәңкәләр һәм башка экспонатлар тезде. Остаханәдә завхоз Исхак абый ярдәм итте. Без бик тырыштык. Шунысын да хәтерлим әле, мин музейга гарәп телендә китаплар алып килдем. Аларны мин әби­емнән сорадым, Коръән түгел, ләкин бик борынгы китаплар иде. Иң мөһиме, бу эш безне, бизәүчеләрне, дуслаштырды. Бу дуслыкны без ел­лар буе югалтмадык, бер-беребез белән элемтәдә тордык.

Рәшит Таҗиев:
– Дәрестән соң да, хәтта кичләрен дә буяп, ябыштырып, чистартып, пыяла кисәргә өйрәнүебез истә калды. Яңа әйберләр барлыкка килүгә бик шатландык, һәм бу мәңгелек булачагына ышана идек. Миңа аеруча татар йортының эчке бизәлеше күрсәтелгән почмак, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, авылның атаклы кешеләренә багышланган күргәзмәләр ошый иде. Музейны торгызу өстендә эшләү моның белән генә чикләнмәде. Рөстәм Ягудин тарихка, авылның үткәненә, бай тарихына мәхәббәт тәрбияләде. Казу эшләренә дә бардык, хәтта кылыч та таптык, аны музейга алып килдек. Безнең идея җитәкчесе Олы Тарханның килеп чыгышы, Тархан каберлекләре, Пугачев чоры, шагыйрь Александр Пушкинның Тархан аша узуы турында (бу документларда да теркәлгән) сөйләде. Мондый борынгы җирдә яшәвебез белән без бик горурлана идек.

Әүхәт Мохтаров:
– Музей безне бер­ләш­терде. Дус эшләдек, зур теләк белән эшләдек. Бу мавыктыргыч эш булды. Һәр экспонат безнең кул аша үтте һәм безнең өчен гаять зур кыйммәткә, әһәмияткә ия иде. Музей ачылгач, барлык класслар анда экскурсиягә йөрделәр. Безне кече вата­ныбызның үткәне, хәзерге заман тарихы белән бәйлә­нештә булу хисе белән тәрбияләделәр. Бу гомер буена калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: по следам публикаций