Күңелдәге гүзәл дөнья...
Быел 25 сентябрьдә үзәк район китапханәсе каршында эшләп килүче “Лира” шигърият клубы үзенең юбилеен – егерменче туган көнен билгеләп үтте.
Моннан егерме ел элек, ул елларда үзәк китапханә системасына җитәкчелек иткән Галина Харитонова, китапханәне комплектлау бүлеге мөдире Екатерина Чугунова, китапханә хезмәткәрләре райондагы шагыйрьләрне һәм шигърият сөючеләрне беренче тапкыр “Лира” клубында бергә җыюга ирешә алганнар.
Ул елларда дубляж газетасы мөхәррире булып эшләгән Нурания Гарипова “Без барыбыз да миләш тәлгәшләреннән” дип исемләнгән әлеге очрашу турында үзенең “Район шагыйрьләренең хәзер үз туган көне” дигән мәкаләсендә тулы итеп язган (“Авангард”, 2002 елның 2 октябре).
Чарада тәтешлеләр генә катнашып калмыйча, каләм буенча фикердәшләре белән танышыр һәм үзләренең иҗатлары белән уртаклашыр өчен Нармонкадан Елена Скворцова, Жуководан Рамил Сарчин, Келәштән Сания Борһанова, Олы Тарханнан Расих Шагаев, Зур Әтрәчтән Исхак Фәйзуллин, Алабирдедән Мөнирә Мингалиева һәм башкалар килгәннәр.
“Үзәк китапханә залына җыелучыларның барысының да диярлек районның “Авангард” газетасы битләрендә иҗатлары басылып чыкты. Болар – С. Пантюхина, М. Никишин, Ф. Фәрхетдинова, Э. Җаббарова”, – дип санап үтә мәкаләдә күп кенә шагыйрьләрнең исем-фамилиясен Нурания Гарипова.
Очрашуга Бессоново авылыннан сугыш һәм хезмәт ветераны Константин Александрович Бронников та килгән, ул армиядә хезмәт иткәндә, ерак үткәндә калган сугыш елларында ук инде шигырьләр язган. Әлеге очрашу өч сәгатьтән артык дәвам иткән, анда шигырьләр генә түгел, музыкалар да яңгыраган. Безнең барыбызга да таныш талантлы педагог һәм шагыйрә Эльмира Җаббарова рус һәм татар җырларын башкарып сөендергән. Галина Харитонова 25 сентябрьне шигърият берләшмәсенең туган көне дип санарга тәкъдим иткән. Чарада катнашучылар киләсе очрашуны 25 гыйнварда “Шигырьне ничек язуларын, әгәр белсәм икән...” дигән исем астында үткәрергә билгеләгәннәр һәм әлеге көнгә җирле шагыйрьләрнең шигырьләреннән җыентык әзерләргә карар иткәннәр.
Екатерина Чугунова:
– Бу очрашуга 50гә якын кеше җыелды, аның инициаторы Галина Анатольевна иде. Оешма эшендә шагыйрә Элеонора Сафонова зур ярдәм күрсәтте. Келәш халкының әлеге чарага ныклап әзерләнүләре истә калган. Луиза Тимерхановна Нәбиуллина белән Сания Ибраһимовна Борһанова һәр шагыйрь турында матур альбомнар, үзләренең әсәрләреннән музыкаль композиция дә әзерләгәннәр иде. Педагогия училищесыннан, шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән дә яшь талантлар килде. Шагыйрь Дмитрий Яшин шигырьләр язып кына калмыйча, аларга көйләр иҗат итүе белән гаҗәпләндерде. Үз эшенең энтузиасты, яшь талантларны илһамландыручы Минзәлия Ханҗәрованың клуб булдырудагы төп хезмәтен билгеләп үтәсе килә. Хөршидә Мингалиевна Җәгъфарова даими катнашучыбыз булды. Ул, филолог буларак, әдәбият турында сөйләшүләр алып барды, яшь шагыйрьләргә шигырьләрне дөрес һәм тиешле ритмда язу буенча киңәшләрен бирде. Мин шагыйрә түгел, ләкин мин шигырьләрне игътибар белән тыңлый алам”, – диде ул, өстәвенә әсәрләрне күңелгә үтеп керерлек итеп укый иде. Һәр очрашуга без җыентыклар бастырып чыгардык. “Шигъри альманах. Җирле авторларның иҗаты” беренчесе булды. Анда рус һәм татар телләрендәге шигырьләр урын алды. Һәр очрашу әдәби клуб вәкилләре өчен күңелле вакыйгага әйләнде.
Эльмира Җаббарова:
– Мине моннан егерме ел элек “Лира” клубының беренче утырышына чакырдылар һәм тылсымлы шигърият дөньясына эләктем.
Ул көнне һава торышы кояшлы, матур көз иде, ә китапханәнең уку залында җылы һәм иҗат мохите хөкем сөрде, гаҗәеп шигъри юллар яңгырады. Һәркем яшереп тотылган серләре белән уртаклашырга теләде, гадәттә бу шигъри дәфтәрләрге язылган була, ә сәнгатьле итеп сөйләгән әсәрләр алкышларга күмелде. Без барыбыз да гаҗәеп бердәмлек, рухи туганлык хисләре тойдык, әлеге очрашу тәмамланмасын иде дип теләдек. Мин ул көнне шигъри юллар яздым:
Көз бәйрәме, күңел бәйрәме,
Шигырь сөючеләр бәйрәме.
Бик үтенеп сорыйм,
син ашыкма, вакыт,
Әлеге көн булсын иде
бик тә озын!
Һәркем үзе белән алып
китсен иде
Табигать һәм дөнья
шау-шуын,
Алтындай көзге каеннарны,
Күңелдәге - гүзәл дөньяны...
“Лира” клубы 20 ел дәвамында инде шәһәр һәм районның иң иҗади кешеләрен җыя, клубка нигез салучылар традициясен саклап кала, барлык очрашулар да илһам белән тулган гаҗәеп җылы мохиттә уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев