Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Мәктәпкә Мәскәүдән посылка җибәргәннәр

    Хатка җавап буларак мәк­тәпкә Мәскәүдән китаплар тутырылган зур посылка килгән.

    (Тәтеш, 25 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”, Ләйсән Мантова).  “Авангард” газетасының шактый вакытлар узганлыктан саргаеп киткән 1979 елгы төпләнмәсен карыйм. Аңарда укытучы-пенсионер Александр Белоусовның 12 июньдә “Посылка” дигән исем астында хаты басылып чыккан булган.

    “44 ел элек Богдашкинода тулы булмаган урта мәктәп ачылды. Анда өч  чуваш авылыннан: Иоково, Богдашкино һәм Пролей-Кашадан балалар йөри башлады. Барлыгы 195 кеше. Беренче елны ук мәктәптә балалар пионер коллективлары оештырыла башлады. Бервакыт рус теле укытучысы Лев Ильич Курков укучыларны җыйды да Н. К. Крупскаяның пионерларга үгет-нәсихәтен укыды”, – дип язган педагог. Бу әңгәмәдән соң балалар совет мәгарифе һәм яшьләрне тәрбияләү буенча оештыручыга һәм баш идеологка хат язарга дигән фикергә килгәннәр. Авыл тарихыннан мәгълүматлар теркәлгән текст үзенә бер төрле кызыксыну уята:
    “Надежда Константиновна! Без, Богдашкино мәктәбе укучылары, милләтебез буенча чувашлар. Мәктәп аерым йортлардан тора, класслар тузган. Моны күргәч, крестьян-колхозчылар чиркәүне ябарга һәм аны мәктәпкә бирергә булдылар. Бездә әле тагын кичке укулар да оештырдылар. Аңарга өч авылдан кешеләр йөри. Әмма безнең мәктәп ярлы: дәреслекләр юк, матур әдәбият китаплары юк. Без, укучылар-пионерлар, сезнең ярдәмгә өметләнәбез”. Һәм имзаларын куйганнар: “Валентин Солодовников, Аверьян Роткин, Варвара Татаркина һәм башкалар”.

    Хатка җавап буларак мәк­тәпкә Мәскәүдән китаплар тутырылган зур посылка килгән. Әлеге тарихи бүләкнең язмышы турында мин рус теле укытучысы Валентина Майоровадан кызыксынып сораштым.

    – Мин бу бәһаләп бетергесез китапларны үзем күрмәдем, әмма балаларның Надежда Крупскаяга хат язулары турындагы тарихны, һәм ул җавап итеп мәктәпкә матур бүләк ясавын ишеткән идем, – диде Валентина Ильинична. 

    Раритетлар эзләүдә ярдәм сорап үтенүебезгә җавап итеп, педагог элеккеге мәктәп директоры Владимир Таймановка (рәсемдә сулда) мөрәҗәгать итте.

    – 1928 елда туган ­Ольга Семеновна Солдаткина без­дә башлангыч сыйныфларны укытты. Әлки районыннан килеп, Богдашкино мәктәбендә гомер буе балаларга белем бирде. Өченче сыйныфта чакта ул безгә тарихи хат һәм җибәрелгән китаплар – рус классикларының әсәрләре турында сөйләгән иде, ләкин мин үзем аларны хәтерләмим, – дип хәбәр итте Владимир Михаилович, һәм шуннан соң, хатыны, шулай ук педагогия хезмәт ветераны Лидия Павловнаның, бу китапларны күрүен, аларның мәктәптә ничек барлыкка килүе турында аларга укытучы сөйләгәнлеген хәбәр итте.

     

     

    Ни аяныч, хат ­язган пио­нерларның туганнары белән дә элемтәгә керә алмадык. Валентина Солодовникованың туганының улы бары тик хикәяләрне генә хәтерли, әм­ма абыйсының үтенеч язуы астына үз имзасын куйганлыгын белмәгән дә булган. Аверьян Роткин да юк инде, узган ел аның хатыны,  искиткеч хатын-кыз, безнең җәмәгать хәбәрчесе, озак еллар китапханә системасында эшләгән Зинаида Тимофеевна да якты дөньядан киткән. Варвара Татаркина соңгы елларын Чабаксарда яшәгән.
    Раритетларның кайда икән­леген, аларның язмышы нидән гыйбарәт булуын әлегә ачык­лый алмадык.

    фотоны Валентина Майорова тәкъдим итте

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: