Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Басылганнар эзеннән

Мәктәпне йөз ел көткәннәр

Богдашкинода 2004 елда яңа мәктәп ачылган, ул авыл кешеләре өчен Яңа ел бүләге ­булган. Авылдагы төрле буын кешеләре безгә моның ничек булуы турында сөйләделәр.

Виталий Мальгин, мәктәп

ачылганда уку йортының

директоры булган:

– Яңа мәктәпне без озак көттек, шул чактагы район башлыгы Петр Александрович Чекмаревның һәм аның беренче урынбасары Александр Петрович Сучковның аны ачуда өлеше зур булды. Петр Александрович беренче килгәнендә, карады, яшьләр, эшләргә сәләтле коллектив, хезмәтебезнең күр­сәткечләре белән танышты, олимпиада рейтингы буенча без районда беренчеләр исәбендә идек, яңа мәктәп кирәк, диде ул шунда. Төзелеш Николай Николаевич Сергеев җитәкчелегендәге оешмага ышанып тапшырылды. Ачылу уңаеннан зур бәйрәмгә республикабызның шул чактагы мәгариф һәм фән министры Рәис Фалихович Шәйхелисламов килде. Ул авылда яшьләрне урнаштыру буенча максатчан юнәлештәге эшләрнең мөһимлеген билгеләп үтте. Төзелеш идарәсе начальнигы урынбасары үзенең чыгышында нәкъ тә Тәтеш районында мәктәп-комплексны бер түбә астында кору идеясе тууын әйтте.      

Ул чакта мәктәптә 53 ­укучы һәм 14 балалар бакчасы ­сабые бар иде. Бүлмәләр барысына да җитте, гәрчә проект буенча башта алар азрак иде, әмма без, һәрбер фән укытучысының үз бүлмәсе булсын өчен, проектны өч тапкыр үзгәрттек.

Бик бәйрәмчә булды, өстәвенә Яңа ел җиткәндә, мәктәпкә кергән урында яңа ел чыршысы куелды, спортзалда шулай ук чыршы бизәлде, зал тулы иде, безнең шатлыкны бик күпләрнең уртаклашасы килде һәм моңардан ул тагын да дулкынландыргычка һәм матурракка әверелде. 

 

Марина Горбунова, башлангыч сыйныфлар укытучысы:

– Мин үзем Богдашкинодан, бу минем яраткан кече ватаным. Иске мәктәп бинасы авылның 100 елдан артыклык чиркәү базасында урнашкан иде, аңа кирпеч янкорма ясадылар. Андагы шартлар бик үк яхшы түгел иде, әлбәттә, спортзал юк, ашханә башка бинада, санузел урамда иде. Һәм әлеге мәктәпкә мин педагогия училищесын тәмамлагач, башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак кайттым. Ул чакта авылда яңа мәктәп төзиячәкләр дип әйткәннәр иде, без башта хәтта ышанмадык та. Виталий Григорьевич Мальгин директор иде, ул төзелеш мә­шә­катьләре буенча күптәннән йөргән булган, авылның өлкән кешесе Николай Кузьмич Татаркин да моның өчен берничә ел тырышлык куйды, хәзер инде ул вафат, мәктәпне ачкан вакытта ул богдашкинолыларның хыялы чынга ашты, мәктәпне йөз ел көттек, дигән иде. Ачылышка без алдан ук әзерләндек, җыештырдык, әлеге көнне көттек, укытучыларның барысы да үзләре өчен бүлмә сайладылар, бөтен җиһаз яңа иде, бер урынлы парталар безнең өчен үзенчәлекле булып тоелды. Мин шул чакта беренче сыйныфларны кабул иттем, биш бала килде. Әлегә кадәр аралашып торабыз, барысы да әйбәтләр. Әлеге мәктәптә мин егерме елга якын эшлим, ул минем өчен икенче туган йортым кебек.    

 

Валентина Долгова,

Богдашкино:

– Улым Кирилл беренче сыйныфка яңа мәктәпкә барды, бу бик зур шатлык булды. Хәзерге балалар шундый мәктәпләрдә укырга тиеш, дип уйлаган идем мин, шулай булып чыкты да – улым нәкъ тә әлеге мәктәпкә барды. Бу баланың тормышында мөһим этап, киләчәккә адымнары ­ничек булуы да, шулай ук ул укыячак мохиткә бәйле. Улым мәктәпкә бик теләп йөрде, кыскасы, очып ди­ярлек барды, аңа уку, укытучы­лар ошый иде, институтны тә­мам­­лады, боларның барысына да безнең мәктәп тарафыннан нигез салынды. 

 

Нина Потапова,

мәктәп директоры:

– Мәктәп – ул безнең укучылар өчен икенче йорт, күп вакытларын алар нәкъ тә биредә үткәрәләр. Мәктәптә уңайлы, чис­та, җылы, якты һәм иркен булуы әйбәт. Безнең балалар нәкъ тә шундый мәктәптә укый да инде. Әлеге мәктәп ачылуны бөтен авыл көткән иде. 2005 елда бездә беренче сыйныфка биш бала килде, унберенче сыйныфны – 6 укучы, 1 укучы – Лидия Майорова көмеш медальгә тәмамлады, 9нчы сыйныфны алты укучы тәмамлаган иде. Мәктәп ачылуга без директорыбыз Виталий Григорьевич Мальгин җитәкчелегендә бик нык­лап әзерләндек. Дәресләрдән соң яңа бинаны җыештырырга бардык, диварларын һәм идәннәрен юдык, тәрәзә пыялаларын чис­тарттык, иртәнгегә кадәр җиһаз­ларны җыйдык. Һәм менә инде мәк­тәп ата-аналарны, балаларны сөендереп, 17 елдан артык эшли.  


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев