Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Басылганнар эзеннән

Пристаньга “Джамбул” хезмәт күрсәткән чакта...

1940-1950 елларда Тәтеш прис­тане Куйбышев линия­се пароходы карамагында бул­ган.

(Тәтеш, 27 декабрь, “Тәтеш таңнары”, Елена Викторова).

 Тәтеш пристаненә озак еллар җитәкчелек иткән Татьяна Суханова белән мин ике ел элек, Диңгез һәм елга флоты хезмәткәрләре көне уңаеннан язма әзерләгәндә очрашкан идем. Әңгәмә барышында ул үзенең элекке хезмәттәше Григорий Макаровның кулдан язган бәяләп бетергесез ядкарьләрен сак­лавын әйтеп үткән иде. “Григорий Дмитриевич пристаньга еш килеп йөрде, минем янга сөйләшеп утырырга керә иде. Шул чакта мин аңардан пристаньнең тарихын язуын үтендем. Бәлки, кирәге чыгар әле дип уйладым”, – дип уртак­лашты Татьяна Васильевна.   

Шулай туры килде, “Басылганнар эзеннән” рубрикасы өчен материал эзләгәндә, район газетасының 1975 елгы төпләмәсендә мин “Навигация башлана” исеме астында чыккан мәкаләдә Григорий Макаров белән әңгәмәгә тап булдым. Элек пристаньга җитәкчелек иткән кешенең хатирәләре белән уртак­лашу өчен моңардан да яхшы сәбәп була алмый.

Татьяна Суханова кулъязмаларын безнең белән бик теләп уртак­лашты, һәм бүген без “Пристаньга “Джамбул” хезмәт күрсәткән һәм тар Идел киңәйгән чакта” дигән исемдәге дәвамлы язмаларны – Григорий Макаров хатирәләрен бастыруны башлыйбыз. Аларның беренче өлеше “Басылганнар эзеннән” рубрикасы кысаларында чыга. Сезнең күбегез әлеге язмаларны укып, балачагыгызга һәм яшьлек елларыгызга кайтырсыз, һәм Иделне узган йөз еллыкта ничек булган шулай күз алдына китерерсез, дип өметләнәбез.

“1940-1950 елларда Тәтеш прис­тане Куйбышев линия­се пароходы карамагында бул­ган. Иделдә су арту белән бәй­ле Иделнең берләшкән пароходчылыгы оешкан. Тәтеш пристане Казан елга портына беркетелгән булган. Тәтеш пристаненә тар Иделдә “Джамбул”, “Пролетарий”, “Василий Лебедев-Кумач” пароходлары хезмәт күрсәткән, Тәтеш – Казан җирле линиясе эшләгән.   
Зур Иделдә Казан – Ульяновск һәм Казан – Куйбышев линияләре буенча “Белоруссия”, “Грузия”, “Армения”, “Киргизия” теплоходлары йөргән. 70нче елларда пассажирлар җибәрү навигация өчен ике йөз меңгә кадәр кешене тәшкил иткән. Тәтеш пристаненнән йөкләр (икмәккә ашлык, бәрәңге һәм башка йөк­ләр) җибәрү навигация өчен 100-120 мең тонна чамасы тәшкил иткән. Йөкләрнең төзелеш материаллары рә­вешендә килүе: гравий-ком кат­нашмасы, гравий, цемент, ЖБИ плитәсе, вак таш һәм башка йөкләр навигация өчен 350-400 тонна чигендә булган. Лобач тавыннан Богородица базарына кадәрге Иделнең тар елгасында Тәтешнең киңәйгән урыны, 18 метр тирәнлектәге иң тыныч киң урыны, өлкән кешеләр, капитаннар, лоцманнар тарафыннан Чайный плес дип әйтеп йөртелгән”. 
Дәвамы бар.

 

Григорий Макаров 1931 елның 7 фев­ралендә Ильинский авылында күп балалы гаиләдә туган, алар 1942 елда Тәтешкә күченгәннәр. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казандагы елга техникумына укырга кергән. Елга флотында эшләү буенча техник белгечлеген алып, Куйбышев елга портында йөк причалы начальнигы ярдәмчесе булып эшләгән. 1959 елда Тәтешкә кайткан, алты ел ит комбинатында хезмәт куйган. 1965 елда Тәтеш пристаненә җитәкчелек иткән, анда 25 навигацияне эшләгән. Аннары, лаеклы ялга чыкканчыга кадәр, КБОда хезмәт куйган. Пенсиядә булганда һәм гомеренең соңгы көненә кадәр ветераннар халык ­хорында катнашкан. 
“Хезмәт ветераны”, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакяр хезмәт өчен” медальләре һәм башка бүләкләр белән билгеләп үтелгән. 
Григорий Дмитриевич 2016 елның 15 июнендә вафат булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев