Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Басылганнар эзеннән

Тормышлары икегә бүленгән...

1978-1979 еллардагы кышкы зәмһәрир суыкларны Иделдәге фаҗига белән бәйле еш искә алалар. Казахстан АССРның Павлодар шәһәреннән 7-10нчы сыйныфлардагы егерме укучы, Ленин булган урыннар буенча чаңгы походына чыгучылар, Тәтеш янындагы елгада туңып өшенгәннәр иде.

(Тәтеш, 21 июль, “Тәтеш таңнары”). Бидәңгенең өлкән кешеләре бу елны һәм авылда килеп чыккан вакыйгалар белән бәйле хәлләрне тетрәнеп искә алалар. Бу хакта газетабызда 1979 елның 5 май санында язган булганнар. 

“29 апрельдә һаваның кискен җылынуы  1-2 көн эчендә кечкенә елгалар һәм елгачыкларны ярларыннан ташытты”, – дип хәбәр итәләр журналистлар “Табигый бәла-каза белән көрәш” дигән язмада. – Күршедәге Ульяновски өлкәсендә плотиналар җимерелү аркасында Бидәңге плотинасы аеруча зур зыян күрде. Ул көчле ташкынга һәм бозларга түзә алмыйча Бидәңге авылының 20дән артык йортын агызып алып китте. Үлем-җитем булмады”. 
Кешеләрнең гомере өзелмәгән, шулай да 26 гаилә еллар буе туп­лаган милкеннән, йорт-җи­реннән бер мизгелдә мәхрүм ­калган. 


 

Кереш сүз
1973 елда “Волга” колхозында гектардан 28 центнер уңыш җыеп алганнар, бу районның уртача күрсәткеченнән 3 центнерга якын артып киткән. Хуҗа­лык җитәкчелегенә тантаналы рәвештә күчмә Кызыл Байрак тапшырылган, ә эшчәннәр орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгәннәр. 1975 елда мелиорация министр­лыгыннан кырларны сугару буенча Бидәңге елгасы аркылы плотина торгыза башлаганнар. Эш берничә елга сузылган: авылда  иртәдән төнгә кадәр гүләү тавышлары ишетелеп торган – куәтле тракторлар һәм самосваллар гидрокорылма ясаганнар. 1978 елның көзенә ул плотина рәвешен алган. Метеоролог­лар декабрьнең гадәттәгедән салкынрак булуын фаразлаганнар. Синоптикларның фаразлавы буенча, 1942, 1956, 1969, 1972 елларда 40-50 градуска кадәрге суыклар булуы билгеләп үтелгән. 1978 елда аномаль, рекорд куярлык – 48 градус зәмһәрир суыклар Татарстанның барлык территориясендә булыр дип беркем дә көтмәгәндер, мөгаен. 

 Әрәмә
Бидәңге авылы янында гомер-гомергә тыныч кына Бидәңге елгасы аккан. Аның ярында, түбәнлектә, елганың бормаланып аккан күренешендә Әрәмә урамы урнашкан булган. Ул җәен яшеллеккә күмелеп, иң гүзәл табигатьле урын дип саналган. 

Гөлсирә Хөсәенова-Багатиева хатирәләреннән:
– Әлеге урамда оста куллы кеше­ләр яшәде. Умартачы Зыятдин Ва­һапов аерткан балның тәме һәркемгә дә таныш. Гармунчы Мәс­хүт Хөсәеновның, балта остасы Раиф Шакировның осталыгына кем генә сокланмас икән? Мәдинә Шәкүрова бәйләгән йомшак һәм җылы шәлләр ха­тыннарның һәм кызларның иң­нәрен җылытты.

Өйдә тукылган эскәтерләр, сөлге­ләр, келәмнәр кадерләп саклана...  
Бу урамда яшәүчеләр эшли дә, ял да итә белделәр. Кичләрен аулак өйләргә җыелдылар, җыр­ладылар, уеннар уйнадылар, радиодан танылган ар­тистларның җырларын тың­ладылар, Җиңү көне уңаеннан йорт­ларының тышкы якларына кызыл әләмнәр элделәр.
Хәзер күршеләр таралыштылар, аларга төрле сукмаклар илтә. Сукмаклар күп, ләкин иң матуры елгага, элек тормыш кайнап торган урынга алып бара. Хәзер монда әрем үсә...
Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев