Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Басылганнар эзеннән

Тормышлары икегә бүленгән. Тарихның давамы

(Тәтеш, 26 июль, “Тәтеш таңнары”).

Рауза Әхмәдиева:  
– Әрәмә урамының матурлыгын гади генә тасвирлап та булмый. Г хәрефе сымак борылышлы бу урам җил-салкыннарны да, буран-давылларны да белмәгән.  Алма бакчалары, өй алдында һәм бакчаларда борынгы тормыш серләрен үзләрендә яшергән калын-калын өянке таллар, каеннар, усак агачлары... Ә артта, бакча башларында, суы аяк битен дә күмә алмаган, борылып-борылып агучы инеше... 1975 елда әлеге елгада 14 метрлы плотина ясый башладылар. 4 елдан артык бу плотинаны төзегәндә, тирә-як матурлыкны бозып, грейдерлар белән  күпме кызыл балчык, кара балчык ташылды икән? Ул елны яз соң килде. Салкыннар озак торды.  Һәм... кинәт кенә кыздырып, көннәр җылынып китте, елгалар кар сулары белән тулып ташыды. Су агымын шлюзларга таба юнәлеш алсын өчен тракторлар карны берөзлексез чистартып тордылар, ләкин канау-шлюзлар плотинадан берникадәр биегрәк төзелгән иде һәм су агымының күбесе аның кырыеннан акты. Плотинада су күтәрелде. Әрәмә халкы каушап калды...
 28 апрельдә иртәнге сәгать 3тә су плотина өстеннән ага башлады. Фермада каравыл торучы Хәбир абый Абдрахманов белән Мирза Измайлов: “Торыгыз, куркыныч, плотинаны су ала. Балаларны, мал-туарны, булдыра алган әйберләрне чыгарыгыз”, – дип кычкырып, өй саен тревога куптарып йөрделәр. Ата-аналар бәла-казаны сизеп, балаларын җыйдылар да куркынычсыз урынга алып киттеләр. Һәм кичке 17 сәгать 25 ми­нутта, тирә-якка көчле гөрселдәү бе­лән, плотина ишелеп төште. Плотина буена җыелган халык өйләренә чапты. Ургылып акка бозлар, су юлларында очраган һәр нәрсәне вата-җимерә башладылар. Иң беренче колхозның ферма бинасы ишелеп төште, күперләр җимерелде. Мал-туарлар да һәлакәткә эләкте, яшелчә бакчасында үсеп утырган алмагачлар да бу кодрәткә каршы тора алмадылар. Тамырлары белән суырылып агып киттеләр. Ташкын юлында очраган ике чокырга тулды. Авыл уртасындагы зур күпер өстенә дә бозлар менеп утырды. Ә авыр бозлар йорт тирәләренә киләләр дә, кирпеч өйләрне өч кисәккә генә бүләләр дә ишеп төшерәләр. Агач өйләрне исә су баса, йортның тәрәзәләре су астында калу белән, йортлар шырпы тартмасы кебек күтәреләләр дә су агымына кушылалар һәм, бер-берсен уздырып елга буйлап сузылалар. Иң соңгысы булып, яшел төскә буялган шатровый йорт, морҗасыннан төтен бөрки-бөрки, китеп барды. Бу безнең йорт иде. Шулай итеп, ярты сәгать вакыт та үтмәде, 26 хуҗалык бардан юк булды. Йортлар урынында фәкать китеп өлгерә алмаган калын бозлар гына утырып калды. Төн җитте. Аның караңгылыгы, шомлылыгы. Ут яктысы юк, чыбыклар өзек, юллар юк... Йортсыз-җирсез Әрәмә халкы, төркемләп җыелышалар да, елашалар. Кая барырга? Нәрсәдән башларга? Нәрсә кияргә? Нәрсә ашарга? Бәрәңгеләр дә бит ишелгән баз эчендә калды.
Иртә караңгыдан халык, инстинкт беләндер инде, су буена килә. Инешнең яр буйларында, әрәмәлекләрдә кичәге язгы ташкын белән агып өлгерә алмаган җимерелгән төзелеш әйберләре, тормыш кирәк-яраклары, киемнәр, кашык, чәйнекләр һәм башка бик күп төрле әйберләр, сибелеп ята. Су киткән, елга үз агымына кайткан. Кешеләр су буенда сибелгән әйберләрен җыялар. Ләкин күпме җыеп була соң? Аларны алып кайтып куяр урын юк.    
Бер йодрык булып яшәгән Әрәмә кешеләре төрлесе төрле җиргә таралып, яңадан оя кора башладылар, ләкин йөрәкләре белән шушында калдылар... 
Колхоз идарәсе рәисе Иргиз Гафуров үз иртәсен транспорт бирүдән башлады: кемгә төзелеш материаллары өчен урманга, кемгәдер күрше республикадан бура алып кайтырга кирәк. Кыска җәйдә сөрергә дә, чәчәргә дә, уңышны да җыеп алып өлгерергә һәм 25 гаиләне йортлы да итәргә кирәк иде.
Ә киләсе җәйдә яңа плотина торгыза башладылар. Ул элеккесеннән биегрәк тә киңрәк тә булды.  

Гөлирам Шакирова:
– Без ирем һәм өч балам белән бергә 1975 елда Брежнев  шәһә­реннән (автор искәрмәсе: Яр Чаллы) күченеп кайттык. Бакыйлыкка күч­кән Банат апа Хөсәенованың йортын сатып алдык. Кызы Гөлсирә белән хәтта аның кырык көнен дә бергәләп уздырдык. Өй алты почмаклы, чиста, төзек, яңа капка белән иде. Хуҗалык корылмалары бар иде, Банат апа анда сарык­лар асраган, яшелчә бакчасы бар иде. Мин кибеткә эшкә урнаштым, ә ирем Рәшит комбайнчы булып эшли башлады. Кызыбыз Сиринә шушында, яңа урында, туды. 1979 елда 1 Май бәйрәмен каршыларга әзерләнүебезне хәтерлим әле. Йортны, барлык челтәр-пәрдәләрне юдык. Суны инештән ташыдык, ул чакта аның суы чиста, үтә күренмәле, төбе күренеп тора иде.
Су агымы йортларыбызны алып китүен карап торганда ниләр киче­рүебезне сүзләр белән генә әйтеп биреп булмый. Мин Радифка йөкле идем, ул 25 майда туды. Анысы аерым тарих.
Өч йорт үз урынында калды, су барлык корылмаларны агызып китсә дә, алар утырып калдылар. Бу минем әти-әнием – Галиевлар, укытучы Камәрия Гайнетдинова һәм Кыяметдин Хөснетдиновларныкы иде. Ләкин алар яшәр өчен ярак­лы хәлдә түгелләр иде. Барлык гаиләләр дә туганнарында һәм якыннарында сыеныр урын тапты. Аларга 1000 сум матди ярдәм бүлеп бирделәр. Безнең гаиләгә, күп балалы буларак, колхоз рәисе элекке идарә бинасын тәкъдим итте. Тора-бара без әлеге кишәрлектә үз йортыбызны төзедек. Зыян күргән гаиләләргә ярдәм иткән барлык авылдашларга да без әлегә кадәр рәхмәтле. Азык-төлекләр дә, кием-салым да, савыт-саба да бирделәр. Хәтта чәчүлек бәрәңгедән дә өлеш чыгардылар. Бездә халык шундый – юмарт һәм ярдәмчел, башкаларның кайгысы барыбыз өчен дә уртак.     
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев