Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Басылганнар эзеннән

Туган җирендә хезмәт куйган

Район газетасының 1980 елдагы санын караганда мин Зур Әтрәч мәктәбендәге хезмәткә өйрәтү дәресе турындагы язмага игътибар иттем.

(Тәтеш, 19 май, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова).

Мәкаләдә балаларның авыл хуҗалыгы техникасын бик те­ләп өйрәнүләре, ә аннары бе­лемнәрен тәҗрибәдә кулланулары, өлкәннәргә кыр эшләрендә ярдәм итүләре турында язылган. Йөртергә өйрәтү буенча инструктор Шәүкәт Садриев – югары класслы тәҗрибәле механизатор үзенең белемен укучыларга да тапшырган, аларга техниканы йөртү нечкәлекләрен аңлаткан.

Без Шәүкәт Минвәли улына шалтыраттык һәм шул вакытлар турында сөйләвен үтендек, ул бик теләп үзенең хатирәләре белән уртаклашты:
– Мәктәп директоры Әнәс Шәрәфлислам улы бик яхшы кеше, искиткеч педагог иде. Ул кырда эшләгән җиремнән чакыртып алды да, мәктәпнең йөк машинасына шофер булырга тәкъдим итте. Аннары инде йөртү буенча инструктор итеп куйдылар. Ул чакта Т-74 тракторы, “Алтай”, яңа Т-20 Беларусы һәм комбайн бар иде. Әлеге барлык техниканы миңа ышанып тапшырдылар. Укучылар күп иде, бер сыйныфта 33кә кадәр бала укыды. Хәтта кызлар да ир-егетләр һөнәрен өйрәнергә теләк белдерделәр. Алабирдедән Венера Галимова белән Сария Сөләйманова техниканы бик яхшы белделәр. Мәктәп укучыларын технологиягә, ничек итеп механизатор булып эшләргә кирәклегенә өйрәттем. Күбесенең туган җирендә эшләве, алган белемнәренең кирәге чыгуы бик тә шатландыра. Мисалга, Кече Әтрәчтән Ислам Сафин, Илсур Хәмидуллин гомер буе туган авылларында эшлиләр, башкалар да шулай ук, барысын да хәтерләп тә бетереп булмый, күп вакытлар үтте бит инде. Мәктәптә инструктор булып 14 ел эшләдем. Шуннан соң мин кабат колхозда комбайнчы булдым, якташларыма укытучы һәм механизатор буларак та кирәкле була алуыма шатмын.    

Венера Гыймранова (кыз фамилиясе ­Галимова):
– Тугызынчы сыйныфта укыганда хезмәттән авыл хуҗалыгы техникасын өйрәнү курслары узарга, шулай ук аны йөртергә өйрәнергә тәкъдим иттеләр. Минем тракторчы һөнәрен үзләштерәсем килде, чөнки алтынчы сыйныфта чакта ук инде урып-җыю вакытында колхозда комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән идем.

Шәүкәт Минвәли улы Сад­риев безне куәтле машинаны йөртергә өйрәтте, барысын да яхшы итеп аңлатты. Тәҗрибә узганда без Т-16 тракторына һәм “Алтай”га утырдык. Имтиханнарны уңышлы тапшырдык, ләкин талоннар юк иде, аннары Апаста икенче класслы тракторчы-машинист, С категория­ле шофер таныклыгы алдым. 

Мәктәпне тәмамлагач, Казанда укырга һәм яшәргә уйладым, ләкин шәһәрнең ыгы-зыгылы тормышына күнегеп китә алмадым, Алабирдегә кайттым. Колхозда 1981 елда яңа трактор алдылар, һәм миңа уңыш елмайды, техниканы миңа ышанып тапшырдылар. Аңарда сенаж, башка йөкләр ташыдым, ипи алып кайтырга Монастырскийга, Ильинскига бара идем. Һава торышы начар булганда юллар үтә алмаслык була иде, Чолыга ничек тә булса җитә идем, Ямбакты аркылы шулай ук җиңел булмады, кайчакларда арба нык янтая, авып китәр дәрәҗәгә җитә иде, шулай да эшләдек. Авылдашым Рөстәм, хәзерге ирем, шулай ук тракторчы булып эшләде һәм истә калырлык киңәшләрен бирә иде: “Җыелып торган күлләвеккә кергәнче, башта аңардан ничек чыгасыңны уйла”, шуңа да уйлап эш иттем.  

Кияүгә чыктым, балабыз туды, декрет ялыннан соң кабат тракторга утырдым. Бервакыт Казанга профсоюз конференциясенә бардым, трибуна артына чыгып бастым, миннән нәрсә кирәклеге турында сорадылар, ә мин уйлап та тормыйча, яңа трактор дидем. Конференциягә икенче тапкыр баруымда мине инде яңа МТЗ-82 көтеп тора иде, аның белән безнең юлларда йөрү куркынычсызрак булды. Май заводыннан эремчек суы, печән, башка йөкләр ташыдым. Декрет ялыннан соң 1988 елда эшкә чыктым, янә яңа трактор бирделәр, бу юлы инде ЮМЗ-6ны, безнең профсоюз җитәкчесе Евгений Камфаров  авыл хатын-кызлары яңа техникага лаек диде. 

Өченче баламны тудыргач, повар булып эшләдем, аннары кабат тракторга утырдым, үзебезнең авылда сөт җыючы булып эш­ләдем, Тәтешкә май заводына сөт ташыдым. Авыл хуҗалыгы техникасында үземне ышанычлы хис итәм, миңа техникада эшләү ошый иде.

Йорт хуҗалыгына ­шулай ук трактор сатып алдык, җиңел машинаны да үзем йөртәм. Бала­ларымның да, киленнә­ремнең дә машина йөртү таныклыгы бар, кайтып йөриләр. Ирем бер ел элек вафат булды, йөрәгем бик әрни, оныкларым аның белән тракторга утырып йөрергә яраттылар.

Мин гомер буе эшләдем, бернинди хезмәттән дә куркып калмадым, хәзер лаеклы ялда инде. Йорт хуҗалыгында тавык­лар, кәҗәләр бар, җәен бакча мәшәкатьләре җитәрлек. 
Туганнар, оныклар кунакка кайталар, барысын да шатланып каршылыйм, ямансу­ларга вакыт калмый, минем өчен туган җирдән дә кадерлерәк берни юк.         
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев