Ул миномет взводына командалык иткән
Ни аяныч, Бөек Ватан сугышында катнашучылардан исән булучылар аз калды.
(Тәтеш, 18 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Вакыт аяусыз... Ни аяныч, Бөек Ватан сугышында катнашучылардан исән булучылар аз калды. Әмма ветераннарның ничек итеп Җиңү юлын узулары турында сөйләгән язмалары безнең архивтагы газетабыз битләрендә саклана. Аларның Ватан өчен сугышканнары турында бәян итүләре нәкъ тә бүгенге көндә аеруча да зур әһәмияткә ия.
“Авангард” газетасының 1984 елның 4 июль саны... Аның битләрендә Бөек Ватан сугышында катнашучы, Чуаш Чагылдымында яшәүче Владимир Никифорович Симаков “Сталинградтагы трактор заводы өчен көрәш” дигән язмада сугыш турындагы хатирәләрен укучылар белән уртаклаша. Ветеран күптән инде мәрхүм, әмма аның хакындагы истәлек, аның батырлыгы яши.
Бүген без ветеранның Сталинград сугышы турындагы хатирәләрен бастырабыз, чөнки ул чакта, 1984 елда, Җиңүнең нәрсә бәрабәренә яулап алынуы турында ул үзе сөйләгән булган.
“1942 елның август-сентябрендә миңа Донда генерал-майор В. Г. Желудевның 37нче гвардия дивизиясе сафларында немец-фашист гаскәрләренә каршы сугышырга туры килде. Дивизиянең шәхси составы 1нче десант корпусының десантчы-парашютчыларыннан торды. Дон борылмасында ике айлык бәрелештән соң дивизиягә сентябрь ахырында ашыгыч рәвештә Сталинград янына трактор заводына китәргә дигән боерык бирелде.
Укчы гвардия полклары тулы булмаган составта 29 сентябрьдә Идел ярына Дубовка шәһәренә кискен ыргылыш ясадылар. 3-4 октябрьдә Иделнең Көнчыгыш ярына трактор заводы тирәсенә юл алдык. Кичеп чыкканнан соң, дивизия бәрелешкә керде. Безнең сугышчылар-десантчылар һәрбер йорт, һәрбер этаж өчен көрәштеләр.
Мин миномет взводына командалык иттем, анда 4 миномет бар иде. Алардан без якынлашып килүче немецларга ярым җимерек яки җимерелгән биналардан дошманның тере көченә сизелерлек югалтулар китерерлек итеп аттык.
Сталинград сугышының иң авыр көнен – 1942 елның 14 октябрен хәтерлим. 62нче армия командармы Василий Иванович Чуйков үзенең хатирәләрендә сугышның иң авыр көне 1942 елның 14 октябре булган, дип язган. Немец фронты командующие Паулюс иртән сәгать 8дә 62нче армия позицияләренә көчле һөҗүм ясады. Дошманның төп һөҗүмен трактор заводын саклаган безнең 37нче гвардия укчылар дивизиясе үз өстенә алды. Немецлар безнең позицияләрдә генә дә ике сәгать эчендә самолет белән ике меңнән артык очып үттеләр. Авиациянең әлеге гадәттән тыш һөҗүменә немецларның авыр һәм урта артиллериясе дә кушылды, алар гадәттә үзләренең очкычлары киткәннән соң ата башлый иде. Аннары сайлап алынган өч пехота дивизиясе ике йөз танктан торган сугышчан көч астында позициягә күчте. Рәхимсез һәм психик чыныгу буенча моңарчы күрелмәгән бәрелеш башланды. Бу көнне мин завод эшчеләреннән һәм һөнәрчелек училищеларында укучылардан торган сугышчылардан тулылану алдым. Бер көн эчендә берничә тапкыр дошманның һөҗүмен кире кайтардык. Дошман позицияләребез аркылы үтеп, безне Иделгә чигенергә мәҗбүр итә алмады. Әлеге аяусыз көрәштә мин каты яраландым һәм төнлә тылга җибәрелдем”.
Лида Михайлова, кызы:
– Әти 1920 елның 21 октябрендә Чуаш Чагылдымында туган. Гаиләдә ул олысы, аның дүрт сеңелесе булган. 1937 елда Тәтештәге педагогия училищесына укырга кергән, ләкин әтисенең вафатыннан соң укуын ташларга туры килгән. 1941 елның язында Кызыл Армия сафларына чакырылган. Тизләтелгән курсларны узган, кече лейтенант исемендә артиллерия расчетына командалык иткән.
Сталинград янында контузия алган, берничә көн аңсыз килеш яткан. Саратовта аңына килгән, бер ай беркемне дә танымаган. Әби шушы вакыт эчендә ике тапкыр кара кәгазь алырга өлгергән. Туган авылына инвалид булып кайткан, авыл укытучысына өйләнгән, ләкин аның йөрәк чире булган һәм яшьли бакыйлыкка күчкән, бу чакта кызлары Люса ун яшендә булган. Әти минем әни белән бергә эшләгән. Өйләнешкәннәр, аларның өч баласы туган.
Контузия үзенекен иткән: инсульт булган һәм унике ел чирләгән. Без, барлык балалары да, Балаковода яшәдек, өлкән яшьтәге әти-әнине дә шунда алып киттек. Әти 1995 елның 26 маенда вафат булды. Аны туган авылында җирләдек. Унынчы ел инде үзебез дә Чуаш Чагылдымында яшибез.
Әти балаларны яратты. Сталинград янында гитлер бомбасына эләккән һәм уенчыкларын кочкан килеш мәңгелеккә күзләрен йомган балалар турында күз яшьләре аралаш сөйләвен әлегә кадәр хәтерлим. Аның хатирәләрен язып калмагыныма үкенәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев