Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Язучылар һәм шагыйрьләр автографларын калдырганнар

    Әлеге проект өчен язмалар эзләп “Авангард” төпләмәсен караганда мин Олы Тархан китапханәсе турындагы ­язмаларга юлыктым.

    (Тәтеш, 28 июнь, “Тәтеш таңнары”).

    Эш буенча район авылларына барган чакта без әлеге очрактан файдаланып, Олы Тархан мәдәният йортының икенче катында урнашкан китапханәгә кердек. Андагы хезмәткәрләр Наилә Әмәчкина белән Илмира Маштыева ноутбукта эшләп утыралар иде. Китапханәчеләр шатлыклары белән уртаклаштылар, республика бәйгесе нәтиҗәләре буенча ирешелгән грант акчасына ноутбук сатып алынган. 

    – Соңгы көннәремне эшләп йөрим, лаеклы ялга китәргә вакыт, – дигән сүзләрне ишеттем көтмәгәндә генә Наилә Мө­хәммәтнур кызыннан. – Бер урында ярты гасырга якын – 48 ел эшләдем, хезмәт кенәгәсендә “Эшкә алынды” диелгән бер генә язу бар. Үзеңне яраткан һөнәрдә табу һәм аңа тугры калу – бу зур хезмәт.  
    Киштәләрдә авыл һәм китап­ханә эше турындагы газеталар, кисеп алынган өземтәләр белән альбомнар саклана, күп еллар эчендә шактый ­тупланылган. Саклык белән аларның битләрен ачабыз, үткән еллардагы фото­сурәтләрне игътибар белән карыйбыз. Бу безнең тарих.

    Наилә Әмәчкина: 
     – Район “Авангард” газетасы хезмәтебезне ел саен яктыртып торды. Бу гаҗәп тә түгел, китапханә авылның иҗтимагый тормышында һәрвакытта үзәктә булды. Менә ачык мисал, китапханә базасында 1986 елдан алып 1990 елга кадәр “Планета сулышы” политклубы эшләде. Ул “безнең барыбызга бер планета” дигән сәяси беренче кичәдән башланды, ул чакта авыл яшьләре бик күп җыелды. Соңрак уздырылган чаралар сәяси клуб эшчәнлеге юнәлешен шактый киңәйтте, аннары аның исемен “Әңгәмәдәш” дип исемләнгән  иҗтимагый-сәяси дискуссия клубына үзгәртергә дигән карар кабул ителде. Клубка йөрүчеләрнең саны 90 кешегә кадәр артты! Китапханә каршында берүк вакытта “Балдак” дигән яшь гаилә клубы да эшләде, анда гаилә парлары чакырылды. Бу очрашулар чәй табыны янында узды, чараларда 13шәр пар катнашты. Очрашулар вакытында әхлак һәм тәрбия темалары күтәрелде. Алар Казаннан килгән татар язучылары катнашында булды. Безгә язучылар Мөсәгыйть Хәбибуллин, Рәзил Вәлиев, Илдар Юзеев, Гәрәй Рәхим, Мәдинә Маликова, Рәдиф Сәгъди, Туфан Миңнуллин һәм башка күп иҗат кешеләре килделәр.         

    Язучылар белән очрашу һәркем­дә матур кичерешләр  калдыра – әлеге матур хатирәләр гомерлеккә истә кала. “Автографлар фонды” дигән почмагыбыз авторларның кул имзасы куелган китаплар бе­лән елдан-ел тулылана бара. Казандагы милли китапханә директоры ­урынбасары Наил Камбиев һәрвакытта дустыбыз, киңәшчебез булды. Китапханә каршында “Сөмбел” ансамбле эшләде, ул татар халкының гореф-гадәтләрен һәм йолаларын, шулай ук татар халык җырларын киң танытты; “Уңган куллар” клубы, “Гарәп телен өйрәнәбез” түгәрәге эшләде, аларга Назирә Койрыкова җитәкчелек итте; “Бергәләп укыйбыз” дигән гаилә клубы һәм балалар әдәби клублары, “Башлангычларга кайт” дип исемләнгән берләшмә эшләде.

    “Доктор Айболитның дәвалау йорты” дигән түгәрәк балаларны китапларга сакчыл карарга өйрәтә. Китапханәдәге “Әби-бабаларыбыз хәзинәсе” дигән кечерәк музей почмагы һәрдаим яңартып торылды. Китапханәнең үзенең электрон мәгълүматлар базасы бар – болар “Авыл җирлеге паспорты”, “Авылыбызның танылган кешеләре”, “Күп балалы гаилә”, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, аларның толлары, хәрби-интернационалчылар һәм күп кенә башкалар – бу хезмәтнең башлангычы бар, ләкин азагы юк – фонд даими яңартып торыла. Һәрбер көн хезмәтләр белән тулылана, туган як турындагы материалларны җыю буенча да эшләр алып барабыз. Олы Тархан мәктәбе, “Түгәрәк күмәч” балалар бакчасы, “Татарстан” агрофирмасы, авыл җирлеге администрациясе, авылның мәдәният йорты, “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы белән актив хезмәттәшлектә эшлибез.      

    Румия Сәмерханова:
    – Китапханә ишеген ачкачтын ук, бер мизгел элек кенә әле гадәти дөньяда булганлыгыңа гаҗәпләнеп куясың, ә монда икенче бер дөнья белән хозурланасың. Китапханә минем өчен әкияти белем дөньясы, ә андагы кешеләр игелекле тылсымчылар кебек тоела.  

    Китапханә ел саен шактый уңышларга ирешеп, кунакчыл йорт булды һәм шулай булып кала да. Кеше аның бусагасын атлап кергәч китаплар патшалыгы мохитенә эләгә. 
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: