Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Басылганнар эзеннән

“Зәңгәр шәл” барысын да таң калдырган

“Тәтеш таңнары” газетасында 2001 елда басылган санны караганда минем игътибарны Тәтеш рай­оны мәдәният йорты каршында эшләп килгән татар халык театры эшчәнлеге турындагы язма җәлеп итте.

(Тәтеш, 18 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова). Аны оештыручыларның, ар­тист­ларның кемнәр булуы, тама­шачыларга нинди спектакльләр тәкъдим ител­гәнлеге хакында күбрәк беләсем килде.

Фоторәсемдә барысыннан да бигрәк хезмәт ветераннары Нурания Гарипова белән Илгизәр Галиевне таныдым. 
Нурания ханымга шалтыраткач, Тәтештә театр оештыру идеясе ул вакыттагы педагогия училищесында укытучы булып эшләгән Хөршидә Җәгъфәрова ярдә­мендә барлыкка килүен белдем. Нурания Нурлыгаян кызы болай дип сөйләде:

– 1988 елның сентябрендә безгә кунакка педагоглар Хөр­шидә Мингалиевна белән Фоат Корбанович Җәгъфәровлар килделәр. Чәй табыны янында алар татар театрын оештырырга тәкъдим иттеләр, ул вакытка рус театры бар иде инде. Икенче көнне без район башкарма комитетының мәдәният бүлеге мөдире вазифасын башкарган Галина Анатольевна Харитоновага һәм район мәдәният йорты директоры Татьяна Петровна Ложкинага мөрәҗәгать иттек. Алар безнең инициативаны хупладылар һәм әлеге күркәм эштә төрле яклап ярдәм кулы сузарга вәгъдә иттеләр.

Без иҗат берләшмәсе булдыру өчен, тиз арада тәтешлеләрне җыярга керештек. Төп нигезен ирле-хатынлы Җәгъфәровлар, Гариповлар, Мингалиевлар, Илгизәр Галиев, Сәгыйть Фәрхетдинов, Эльза Әмирова, Гөлфия Сәхауова, Сәйдә Әхтәмова, Мөсәлия Шәм­сетдинова, Фирдәвес Мө­хәм­мәдиев, Васыйл Гый­ләҗев, Зәкия Йосыпова тәшкил итте.  Алар белән бергәләп беренче күренешне – Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” әсәре, Салих Сәй­дәшев музыкасы буенча спектакльне куярга булдык.

Чыгыш ясарга әзерләнү
Хөршидә Җәгъфәрова – сценарий язучы һәм режиссер, музыка җитәкчесе Фәлих Гарипов булган. Ул спектакльгә әзерләнүгә бик җентекле итеп караган, Казандагы башкала театрларына барган, белгечләр белән киңәшләшкән, танылган актерларның уйнавын өйрәнгән. Бары тик шуннан соң гына сценарий булдырылган. Актерлар составына 60лап кеше кергән, чөнки спек­такльдәге күре­нешләр катна­шу­чыларның күп булуын күз уңында тоткан. Авыл хуҗалыгы тех­никумы һәм педа­гогия училищесы укы­тучылары сәләтле сту­дентларны сайлап алганнар, аларга үзләрен сәхнәдә сынап карарга тәкъдим иткәннәр.
Илгизәр Галиев белдергәнчә, мин аның белән дә аралаштым, барлык укучылар да җиңел генә ризалашмаган, үгетләргә, тырышсаң – барысы да уңыш­лы булачак, дип ­ина­ндырырга ту­ры килгән. Укы­­тучы һәм театр­да кат­нашучы гармун-тальянда ос­та итеп уйнап, ямь өстенә ямь өстәгән. Ә педагогия училищесында яшь артистлар белән үз педагоглары эшләгән, талантлы башкаручыларны Фәлих Гарипов сайлап алган, алар белән шөгыльләнгән.
Катнашучылар искә алуынча, район мәдәният йортында көн саен  репетицияләр – зур эш алып барылган, музыкаль номерлар аерым эшләнгән, чөнки спектакль музыкаль драма булган. Педагоглар билгеләп үткәнчә, яшьләр иҗат рухына теләп кушылганнар, ә өлкән буын әниләрчә кайгыртып, репетицияләргә ризыклар алып килгәннәр һәм студентларны сыйлаганнар.

Шәһәрле Гүзәл ­Мингалиева хатирәләре буенча, ул ире Рамил бе­лән төп рольне уйнаганнар, һәркемнең кәефе күтәренке булган. 

Ул вакытта үзара яр­дәмләшү, игелек, ярату мохите репетицияләрдә тагын да яхшырак уйнау теләген арттырган. 

– Минем “җырлавымны” искиткеч матур тавышлы кыз, педагогия училищесы студенты Йолдыз Мөхәммәтҗанова башкарды, ә мин җырлаган булып авызымны гына ачып тордым, моны барысы да  мин җырлыйм дип уйлыйлар иде, – дип елмаеп искә төшерә Гүзәл Әсхәт кызы. 

Шәһәрле Флера Вәлиуллова пье­са өстендә эшләү барышына суфлер була­рак җәлеп ителгән.

– Барысы да шулхәтле тырыштылар, репетиция азагына текстны бик яхшы итеп сөйләделәр, – диде Флера ханым. – Пьесада әле мәктәп укучысы булган минем кечкенә кызым Гөлназ да катнашты, ул үз роленә бик җитди карады, аның белән Хөршидә Мингалиевна шөгыльләнгән иде. Уртак иҗади хезмәтебез кызык­лы булды. Бөек татар язучысы һәм драматургының әсәрләре белән илһамланып, фольклор традицияләребезне дә керттек, әбиләребездән ишеткән җыр­ларны кабатладык, болар барысы да җанга якын иде. 

ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Нурания Гарипова уртаклашканча, артистларга районның мәдәният йорты коллективы тырышлыгы белән искиткеч костюмнар тегелгән, матур декорацияләр төзелгән.

Заллар һәрвакыт тулып торган
Һәм менә 1989 елның 29 марты – премьера көне килеп җиткән. Үзешчән артистлар әйтүенчә, бик нык дулкынланганнар, шулай да аларның сәнгать җитәкчесе Хөршидә Җәгъфәрова үзенең ышанычлылыгы белән барысын да көйли һәм уңышка рухландыра алган. Һәм ул искиткеч килеп чыккан, зал тутырып килгән тамашачы, уртак идея белән берләшкән уйнаучыларны, көчле алкышларга күмгән. “Зәңгәр шәл”не карый алмаган тәтешлеләр спектакльне кабатлап күрсәтү үтенече белән район мәдәният йортына мөрәҗәгать иткәннәр. Тагын икенче, өченче тапкыр да куелган, һәрберсендә зал халык белән шыгрым тулы булган. Аннары ут күршеләребез Буа районы мәдәният йортына барганнар, анда да алма төшәрлек тә урын калмаган.

– Беренче спектакль белән үк без үзебезне күрсәтә алдык һәм безнең татар театрына халык театры дигән исем бирелде. Шуннан соң без моны өч ел саен дәлилләп тордык. Районыбыз авылларына гастрольләргә чыктык, республиканың башка районнарында чыгыш ясадык. Актерлар составы үзгәрсә дә, иҗатка, халык мәдәниятенә мәхәббәт, кешеләргә шатлык бүләк итү теләге үзгәрешсез калды, – диләр халык театрында катнашучылар.
переснимок: Галина Таҗетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев