Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Аларның Батырлыгы мәңгелек

    Бөек Ватан сугышында Совет Ар­миясенең Мәскәү янында контрһөҗүм башлаган көнгә бишенче декабрьдә 80 ел тулды.

    (Тәтеш, 9 декабрь, “Тәтеш таңнары”).

    Бөек Ватан сугышы вакытында Мәскәү янында барган бәрелеш иң канкойгычларның берсе булган, ул немец хәрби машинасының җиңелмәве турындагы фаразларны юкка чыгарган. Хәрби хәрәкәтләр 1941 елның 30 сентябреннән 1942 елның 20 апреленә кадәр дәвам иткән.  

    Гитлер командованиесе башкаланы алу өчен һөҗүм башлаган: дошман аңа бик якын килергә өлгергән. Шәһәрне яулап алу операциясе “Тайфун” дип аталган.
    “Россия бик зур, чигенергә урын юк: артта – Мәскәү” – Панфилов дивизиясе полит­җитәкчесе Василий Клочковның Мәскәү янында барган бәре­лешләрдә сугышчыларга мөрә­җәгать итеп әйткән бу сүзләре Ватанны саклаучыларның барысы өчен дә шигарьгә әйләнгән.

    Дошманга каршы көрәштә безнең якташларыбыз да катнашкан. 1942 елның апре­лендә Тәтештән 50 кыз армиягә алынган. Алар арасында Вера Макаро­ва (Тенилина) да булган. Ул зенит-прожектор час­тена эләккән. Мәскәү өлкәсендә кызлар өч атна дәвамында атарга, граната ыргытырга, рация кулланырга, тавыш буенча дошман самолетларының очышын һәм биеклеген билге­ләргә өйрәнгәннәр. Тенилина хезмәт иткән ротага прожекторлар тарафыннан немец самолетларын яктырту бурычы торган.

    Тәтешле Зинаида Халитова (Николаева) 19нчы прожектор полкында телефончы-элемтәче вазифасында хезмәт иткән. Сугыш тәмамланганчыга кадәр ул Мәскәү өлкәсендә калган, анда аның төп бурычы командованиене элемтә белән тәэмин итү булган.

    Богдашкинодан Константин Абамзаров десант-парашютчы частендә хезмәт иткән. “Сентябрьдә барлык фронтларда каты бәрелешләр барды. Беркөнне төнлә белән безне самолетка төяделәр. Сикерергә һәм биеклектән алырга дигән боерык бирделәр. Таң вакытында нәкъ тә немецлар тылына ташладылар, – дип искә алган фронтовик. – Очам, ә аста гаять зур, ап-ак мамык кыры җәйрәп ята”. Парашютчыларга каршы ут ачканнар, күбесе һавада чакта ук һәлак булган. Константин Александровичның башы каты яраланган.

    Мондый мисаллар – күп. Картлар, хатын-кызлар, балалар көндәлек батырлыклар кылып, үзләрен дә аямыйча тылда фидакарь хезмәт куйганнар. Россия тарихы сугышта, хезмәт казанышларында, гражданлык хезмәтендә батырлык күрсәткән кешеләрнең исемнәрен сак­лый. Замандашларыбыз бүгенге көндә үзләренең хәрби, кешелекле, һөнәри бурычларын намус белән үтиләр. 
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: