Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Бөек Ватан сугышында катнашкан җиде тәтешле Быел безнең белән бергә Җиңү көнен билгеләп үтә.

Без Бөек Ватан сугышында катнашучыларның сугыш елларындагыһәм фронт вакытларындагы хатирәләрен бастырабыз.

Иван  Николаевич  Авдонин: 
–  Сугыш 22 июньдә башланды. Без иптәшем белән Идел аръягындагы күлдән балык тотарга киттек. Шундый тыныч, кояшлы көн. Черкиләр очкан тавыш та ишетелә. Күл Иделдән чама белән бер чакрым ераклыкта. Тәтешнең Свердлов урамында радиоэлемтә бар иде. Ул бөтен Тәтешкә ишетелеп торды. Без балык тотабыз һәм радиодан көчле итеп нидер әйтүләрен ишетәбез. Һәм аңладык – сугыш! Без шунда ук җыенып, барлык кирәк-яракны көймәгә ташладык та өйгә кайтып киттек. Ә иптәшем калкулыкта яши иде. Иптәшемнең исеме – Сашка Бызов. Әнисе чыкты, елый да елый, елый да елый. Ул: “Нәрсә булды?” – ди. Ә әнисе: “Нәрсә, Шура? Сугыш! Германия һөҗүм иткән!” Ә аның ике олы абыйсы нәкъ тә хезмәт яшендәгеләр. Менә шул чакта без сугыш башлануын белдек. Молотов чыгышы көндезге сәгать икедә булды. Йортларда радио юк. Барысы да тыңларга җыелды. Мин өйгә кайттым, шулай ук әни дә елый иде. Әтигә 38 яшь, ул да беренче чиратта алынучылар исәбенә туры килә һәм аны яңа ел җиткәндә 1941 елдан 1942гә авышканда алдылар. Һәм ул Калинин фронтында беренче яуда һәлак булды. “Хәбәрсез югалучы” дигән кәгазь җибәрделәр. Ә аның белән бергә булган дуслары (Федоровка авылыннан) яраланып кайттылар. “Ул хәбәрсез югалырга мөмкин түгел! Ул пулеметчы һәм аның ярдәмчесе бар иде, без монда булганда, ничек инде ул хәбәрсез югалырга тиеш? Немецлар түгел, без һөҗүм иттек”, – диделәр. Ул шулай итеп хәбәрсез югалган булып саналды. Аны Авдонин Николай Федорович дип йөрттеләр, 1903 елда туган.


АНАСТАСИЯ  НИКОНОВНА  АНАНЬЕВА:
–  Минем өчен сугыш Сталинград хәрби округында башланды, мин анда 9 ай хезмәт иттем. Чолгап алынган Сталинградны көндез һәм төнлә дә бомбага тоттылар. 1942 елның августында Сталинград хәрби округы Идел буйлап Астраханьга күчерелде, анда 28нче һөҗүм армиясе оештырылды, аңа яңадан төзелгән 6нчы аерым элемтә полкы керә иде. Һөҗүмгә Калмык далалары аркылы бардык. 1942-1943 елның кышы салкын булды. Без эшләгән һәм ял иткән землянкаларда бик салкын һәм ачлык булды. Без кышкыча киенмәгән, җыелган чәнечкеләрне буржуйкада ягып, шулар белән генә җылынабыз. Шулай ук су да юк. Бер кое бар, аны часовойлар саклады. Кар яугач, без аны мөмкинлек булган саен котелокка җыйдык та, бераз булса да су эчәр өчен буржуйкадагы шул ук чәнечкеләрне ягып эреттек. 1943 елның 1 гыйнварында немецлардан Яшкуль авылын азат иттек, аннары – факел кебек ялкынланып янган Элис­таны. Юлыбыз Сальски далалары аркылы дәвам итте һәм аннары илебезнең көньягы буйлап, Батайск, Ростов-Дон, Таганрог, Каховка, Херсон, Николаев, аннары Чехословакия, Польша, Литва, Латвия, Эстония, Көнчыгыш Пруссия, Кенигсберг һәм Берлин шәһәрләрен немецлардан азат иттек. 1945 елның 2 маенда фашист Германиясе капитуляцияләнде һәм Җиңү көнен мин полкташларым белән Берлинның Александр Невский орденлы Кызыл Байрак аерым элемтә полкында ­Берлинда ­каршыладым.


ШӘҮКӘТ ЗАРИФ УЛЫ АХТАПОВ:
– Мине уналты яшемдә 1944 елда Кызыл армия сафына чакырдылар. Башта укулар, аннары – эчке гаскәрләрдә хезмәт итү. Әмма ан­да эләккәнче, сол­датларның биог­ра­фия­се җентекләп тикшерелде – кем эләк­те шуны алмадылар. Экс­традицияләнгән немецларны һәм җинаятьчеләрне сакладым һәм озатып йөрдем. 

ИЛЬЯ  ЕГОРОВИЧ  ВЕДЬГАЕВ:
– 1944 елның 16 маенда Припять елгасын кичеп чыкканда яраландым. Ул болай килеп чыкты: кулдашым белән биш көн яуда булдык, ул яраланды. Пулеметка диск­ларны куярга кирәк, бер кеше генә өлгерми, взвод командиры ярдәм итә башлады. Командир белән окопка кердек. Окоп кечкенә. Янәшәдә немец снаряды шартлады. Ярыла торган пуля кулымны яралады, күкрәктә кыйпылчыгы калды, муенга тиде. Баштарак хәтта нәрсә булганын да аңламадым, тирә-якта аталар, гүләгән тавышлар, ут. Аңымны югалта башладым. Госпитальдә дәваландым, аннары кабат – фронтка. 155нче аерым җирле укчы ротага җибәрделәр. Ул урманда урнашкан иде, сугыш кораллары базасын сакладым. Хәрби частьтә 1945 елның көзенә кадәр хезмәт иттем. 1945 елның 28 октябрендә демобилизацияләндем.

АЛЕКСЕЙ  НИКОЛАЕВИЧ  РОМАНОВ:
–  1939 елның сен­тябреннән 1941 елның июненә кадәр – укчы батальонда, 1941 ел­ның ию­неннән 1942 елның мартына кадәр – артиллерия полкында топог­раф, 1942 елның мартыннан 1944 елның апреленә кадәр – пушка артиллерия полкында, 1944 елның апреленнән 1946 елның маена кадәр танкка каршы атучылар дивизионы отделениесендә радист булып хезмәт иттем. 1946 елның 11 маенда запаска киттем.


ПЕТР МАТВЕЕВИЧ ФОМИН:
–  1925 елда туган барлык егетләр 1943 елның гыйнварында повестка алдылар, шул исәптән мин дә. Безне озатырга бөтен авыл чыкты. Буа шәһәрендәге тимер юл станциясенә кадәр йөк чанасында бардык, ә аннары пассажир поездында Казан аркылы Ерак Көнчыгышка, Бикин шәһәрендәге өйрәнү үзәгенә җибәрелдек, анда гыйнвар ахырына кадәр телефонист белгечлеген үзләштерү өчен артиллерия полкы курсанты булып саналдым. Яшь сугышчы курсын узганнан соң, 1943 елның 1 маенда хәрби ант кабул иттем. 1943 елның августында телефонист итеп фронтка җибәрделәр. Мин исәптә торган полк Яңа ел җитәрәк фронт сызыгын узарга һәм бирелгән позицияне яуларга боерык алды. Рота төнлә тыныч вакытта хәрәкәт итте, һәм алда торган бәлане беркем дә көтмәде. Дошман пулеметлары, автоматлары һәм минометлары ата башлады, мин ниндидер чокырга егылып төштем, һәм ут ноктасы ягына ата башладым, берничә минуттан  мин уң кулымда авырту тойдым һәм аңымны югалтканмын. Кар өстендә күпме ятканымны хәтерләмим, бары тик таң алдыннан гына аңыма килдем, торырга тырышканда уң кулымның көчле авыртуын тоеп кычкырып җибәрдем, җавап итеп беркем дә эндәшмәде. Кыенлык белән аякка бастым, тирә-якны карадым һәм хәрәкәтсез яткан солдатларны күрдем, исемнәре белән дәшәм, әмма берәү дә җавап бирмәде. Шулчакта мин барысының да һәлак булганлыгын аңладым. Баштарак берничә минут бернәрсә дә аңлашмыйча тордым һәм берникадәр вакыттан соң эчке тоемлавым миңа болай дип боерды: “Син бит элемтәче, булган хәл турында син командованиегә хәбәр итәргә тиеш”. Акрын гына атладым, көч тә бетә бара, кинәт каршыма кызылармиячеләр килүен күреп алдым, үзебезнекеләр янына кайтып җитүемне аңладым. Санаулы минутлар эчендә мин полк командирына булган хәл турында җиткердем.

МИХАИЛ  ДМИТРИЕВИЧ  ЯКУШКИН:
– Миңа фронт сызыгыннан зенит коралларын җибәреп торырга туры килде. Һавадан берөзлексез ату аркасында саклану урынында тукталып торырга мәҗбүр булдык. Әмма безнең командование коралларны яшереп кап­лау турында кайгыртмады, аннары бу хакта үкенделәр дә. Безгә берничә җиңел машина килде. Начальство икәнлеге – шунда ук аңлашылды. Комбинезон кигән озын буйлы, төз гәүдәле кеше – килүчеләрдән иң олысы минем игътибарны җәлеп итте. Ул барлык хәлне тиз генә аңлатты, барлык тирә-юньне игътибар белән карады. Безнең командирлар аны сакладылар. Һәм кинәт бөтен территориядә коточкыч тавышлар ишетелде. Нәрсә булган? Баксаң, шул әлеге тикшерүче, кап­лап яшереп кую әйберләре җитмәвен күреп, безнең командованиенең җавапсызлыгыннан бик тә ачуланган булып чыкты. Хәрби исеме буенча өлкән исәп-хисап ясады. Бу маршал Конев иде. Менә шундый онытылмас очрашу булды.

Тәтеш районында бүгенге көндә Бөек Ватан сугышында катнашкан 7 кеше, 267 тыл эшчәне һәм ветераннарның толлары, Ленинград камалышында яшәүче бер кеше яши.

ЗИНАИДА ХАРИТОНОВнА БИБИНА, 
Ленинград камалышында яшәүче:
–   Мин сугышмадым, ә исән калырга тырыштым. Безнең гаилә яңа урынга күчерү прог­раммасы буенча ССРның Карелия-Финга барып чыкты. Сугыш башлангач безне тылга чыгарырга тырыштылар, әмма без Ленинградка кадәр генә барып җитәргә өлгердек. 1941 елның октябре иде. Әти үз теләге белән фронтка китте, ә без шәһәрдә калдык. Миңа биш яшь тулды. Сеңелем Настя шуграк иде, үзенә тиешле паекны ашагач, кечкенә генә булса да икмәк кисәге соранып күршеләргә кереп китә иде. Шулай да Наденька беренче булып вафат булды. Әни аның үле гәүдәсен урамга чыгарды да йорт янына куйды. Арырак илтергә көче җитмәде. 1942 елның 10 февралендә энем туды. Ул ниндидер могҗизалы рәвештә эвакуациягә кадәр яши алды. Әмма озак­ламый ул үлде, коточкыч ачлык үзен сиздерде. Ленинградта яшәгәнне хәтерлим, аннан ничек китүебезне – юк.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев