Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Диңгездән аерылмаган

Калининград өлкәсеннән мәктәп укучысы Тимур Залетдинов үзенең карт бабасы – Олы Тарханда туып-үскән Ибраһим Шәрәп улы Мостаев турында сөйләде.

(Тәтеш, 4 июль, "Тәтеш таннары").

Орденлы шәхес Ибраһим Шәрәп улы Мостаев 1916 елда Тәтеш районының Олы Тархан авылында туа. Идел буйлап “17 ел” зур пассажир теплоходында капитан ярдәмчесе булып йөри, ә хатыны суднода фельдшер булып эшли.
1942 елның язында, навигация башында, рейста булганда, повестка ала, Горький шәһәрендәге ярга чыга һәм миналар төялгән 42 машиналы колонна белән Мәскәүгә китә. Барысын да шунда ук фронтка озаталар, ә Ибраһим Мостаевны диңгез пехотасының башлангыч составын яңадан әзерләү курсларына җибәрәләр. Курслардан соң 1942 елның декабрендә Ибраһим Мостаевка лейтенант исеме бирелә һәм Хабаровскта Амур Кызыл Байрак хәрби флотилиясендә хезмәт итү өчен күрсәтмә бирелә, корабльләре Маньчжурия белән чикне саклый. Җиңүне шунда ук каршы ала.
Япония белән сугыш башланган көнне, 1945 елның августында, өлкән лейтенант Ибраһим Мостаевны штабка чакыралар һәм аның алдына: катерга утырырга, ике матрос алырга һәм японнар биләгән яр буенда Уссури елгасы тирәнлеген үлчәргә, безнең корабларга килү һәм десант төшерү өчен куркынычсыз тирәнлекләрне билгеләргә дигән бурыч куялар. Төнлә матрослар белән катерда елга буйлап хәрәкәт итәләр: матрос үлчәмнәр ясый, ә Ибраһим Мостаев картада билгеләр ясый. Саклык чараларына карамастан, японнар катерны күреп, аның буенча ут ачалар. Матрос яралана, әмма офицер япон ярларыннан атуга карамастан үлчәү алуларны дәвам итә. Иртән, алынган мәгълүматлар буенча дошман территориясенә, кораблардан ут ачу белән каплап, десантлар утыртылган. Бу операцияне уңышлы башкарганы өчен өлкән лейтенант Ибраһим Мостаев “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнгән.
Сугыштан соң Хабаровскта Амур Кызыл Байрак хәрби флотилиясе корабларында хезмәт итә, аннары 1953 елда Балтыйк флотына күчерелә. 1964 елда 2нче ранг капитаны исемендә запаска китә.
Демобилизацияләнгәннән соң диңгез белән хушлашмый һәм озак вакытлар Калининград флоты базасында капитан-остаз булып эшли. Күп тапкырлар Атлантикага база судноларында чыга, чит ил портларында була, бер суднода Антарктида ярларына барып җитә, Көньяк Георгия утравында һәм башка җирләрдә була. Ул 1999 елның 22 июнендә 84 яшендә вафат була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев