Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Гаилә тарихын күпләр хәтерендә саклыйк

Гәҗитебез хәбәрчеләре сугышта катнашучыларның туганнары сөйләгән истәлекләрне язып, фоторәсемнәрнең һәм документларның күчермәләрен җыеп, мөһим эшне алып баруны дәвам итә.

(Тәтеш, 9 апрель, «Тәтеш таңнары», Мәдинә Ибәтуллина).  Моның белән беррәттән хәбәрсез югалучыларны эзләүчеләрнең сайтларыннан фронтовиклар турында бирелгән мәгълүматларны өйрәнәләр.

Җир йөзендәге тынычлыкны яклаган якташларыбыз хакындагы теләсә нинди мәгълүмат
бик кадерле.

Март аеның бер көнендә редакциягә тәтешле ханым килде. “Миңа Лиза әби, дип әйтегез
– дип таныштырды үзе белән.

– Апрельдә миңа 83 яшь тула”. Өлкән булуына карамастан, Ялюшинода
туган Елизавета Емельяновна Лукоянова үз яшенә карый яшьрәк күренә. Тәтешле шаяртып
кына болай ди: “Бу минем 35 ел җир белән күк арасында – Тольяттида краннан төшмичә дә
эшләвемнән килә. Анда мин күп туганнарымны чакырып урнаштырдым”.

Бөек Ватан сугышында катнашкан ире белән бергә алар 1992 елда лаеклы ялга чыкканнар
һәм кече ватаннарына кайтканнар.

Елизавета Емельяновна фоторәсемнәр белән папкасын кулыннан да төшерми. “Бәлки
юкка гына килгәнмендер, – дип икеләнә ул. – “Хәтер китабы” турында ишеттем, бәлки
безнекеләр анда юктыр. Мин бит компьютерны белмим”.

Аның сөйләгәннәреннән без бу ханымның тумышы белән Ямбактыдан икәнлеген белдек.
Ялюшиннар гаиләсендә 11 бала булган, ләкин өчесе ачлык елларында үлгән. Елизавета
Емельяновнаның өч абыйсы: Василий (1912 елда туган), Петр (1918 елгы), Павел (1921
елгы) Бөек Ватан сугышы елларында Кызыл Армия сафларында хезмәт иткән. Бары шунысы гына билгеле, Василий сугышка 1941 елның июлендә киткән, артиллериядә хезмәт иткән һәм 1942 елның февралендә хәбәрсез югалган. Петр Тәтешнең район хәрби комиссариаты тарафыннан 10.10.1939 елда мобилизацияләнгән. Гаилә 1941
елның җәендә аның хәбәрсез югалуы турында кайгылы хат алган. Бары тик күп еллар узганнан соң гына, Казандагы эзләүчеләр ярдәмендә, туганнары
Петрның 1941 елның 5 июлендә Минскида әсирлеккә эләгүен, 19.09.1941 елда Польшадагы
Демблин шәһәрендә һәлак булуын белгәннәр. Ир туганнардан нибары кечесе –
Павел гына исән кайткан. Ул 15.09.1940 елда хезмәткә чакырылган
булган. 11нче гвардия армиясенең 423нче аерым линия батальонында хезмәт
иткән. 1946 елда ефрейтор буларак демобилизацияләнгән. “Октябрьгә 50 ел” колхозында эшләгән. Павел Емельяновичның батырлыгы “Мәскәү оборонасы өчен”, “Батырлык
өчен”, “Кенигсбергны алган өчен” медальләре белән билгеләп үтелгән.

Ул 1995 елның 15 сентябрендә вафат булган. ТР Тәтеш районы Ямбакты
авылында җирләнгән.
“Вакытлар уза, үзе белән безнең истәлекләрне дә алып китә, бу фоторәсемнәрнең дә югалуы ихтимал, – ди аянычлы тавыш белән Елизавета Емельяновна. –
Алтмыш ел бергә яшәгән ирем 5 ел элек гүр иясе булды. Мин ялгыз, шулай да кешеләр илнең үткәнен онытмасын иде диясе килә”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев