Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Хатлар исән калырга булышкан

Вакытлар узудан саргайган, таушалган иске фоторәсемнәрне карыйм, безнең гаилә альбомында алар әллә ни күп түгел.

(Тәтеш, 29 март, «Тәтеш таңнары», Айгөл Малькова ). Сурәтләрдә – солдатлар, алар­ның барысының да йөзләре бер-берсенә охшаган диярсең, төз, яшь һәм чибәрләр. Бабай кысынкы күзләре белән миңа 1942 елгы сугыш вакытларыннан карап тора. Ул сугышка киткән генә һәм үзенә алда ниләр күрәсен, кичерәсен әле аңлап җиткермәгән чагы.

Минем бабам Абдрахманов Хаҗи Галәтдин улы 1914 елның 24 мартында Олы Тархан авылында туа. Күп балалы гаиләдә үсә. Әти-әнисе гади кешеләр була: әтисе урманчы булып эшләгән, әнисе балалар тәрбияләгән. Бабай акыллы, талантлы, эш сөючән кеше булган. Ул 7нче сыйныфны тәмамлагач, Тормы авылында укытучы булып эшләгән. Әтисе вафат булган, әнисе чирләгән, ә аңа, улларыннан иң олысына, туган авылына кайтырга туры килгән. 1936 елда армиягә чакырылган һәм Ульянда 6896нчы укчы полкның аерым разведка батальонында, танк шоферы – амфибиядә хезмәт иткән. Хезмәтеннән соң бабай үзенең хезмәт эшчәнлеген Олы Тархан авыл Советы секретаре буларак дәвам иткән. Әмма аның тыныч тормышы, кайгылы сугыш хәбәрен ишеткәч өзелә. Сугышчан юлы 1942 елның мартыннан башлана. Ул гвардиядә өлкән сержант исемендә Үзәк, Белоруссия, һәм 1нче Белоруссия фронтларында сугыша. Хезмәтенең беренче көненнән алып сугышның соңгы көненә кадәр үзенең Ватанын саклаучы дигән исемне горур йөртә. Аның сугышчан бүләкләре шул хакта сөйли: “Батырлык өчен” медале, II һәм III дәрәҗә Дан ордены. Плацдармны киңәйтү буенча 1945 елның 22нән 25 мартына кадәрге сугышларда күрсәткән каһарманлыгы, кыю­лыгы өчен ул Хөкүмәт бүләге – ике тапкыр Кызыл Йолдыз ­орденына лаек була.

Сугышта аз кешеләргә генә исән һәм имгәнмичә калу насыйп иткән. Шулай да минем бабайга бәхет елмайган – ул исән калган, берничә тапкыр каты яраланса да. Ул сугышны буеннан-буена узган һәм аны Берлинда тәмамлаган. Ничек итеп алар бер бинага керүләрен, ә анда бары хатын-кызлар гына булуын, шуларның берсе русча аңлавын һәм сөйләгәнен искә ала иде ул. Кызылармиячеләр ач булган, һәм әлеге хатын-кыз аларга коймаклар пешереп ашаткан. Бабай сугыш турында күп хатирәләрен уртак­лашты. Ничек итеп шалашта яшәүләрен, окоплар казуларын, соңгы махорканы ничек чеметемләп бүлешүләрен, берничек тә киптереп булмаган итекләре хакында, ике кешегә ярты котелок сыек тары ярмасы боткасы бирелгәнлеген сөйләде. Бик тә авыр булганлыгын, әмма үзен өйләрендә көтеп торулары хакындагы уйлар җылытуын сөйләде. Өйләреннән өчпочмаклы хатлар алгач, аларны берничә кат укыган, бераз булса да яраткан туган як исен татып калу өчен аларны йөзенә якын ук китергән. Бабай хатларны нәкъ тә менә бик кыен чакларда килде, дия иде. Хатлар исән ­калырга ярдәм иткән.

Ул 1945 елның декабрендә Җиңү белән кайткан һәм озак еллар Ватан җитешлеге хакына хезмәт куйган. Олы Тархан авыл Советы секретаре, Олы Тархан районының халык суды башкаручысы була. Пенсиягә кадәр Олы Тарханда  “Авыл хуҗалыгы техникасы” бүлегендә эшли. Бабай инде күптәннән безнең арабызда юк, ул җиңел булмаган, ләкин яхшы тормышта гомер кичерде. Шундый кешенең оныгы булуым белән мин бик горурланам.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев