Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Ленинград өчен сугышкан, буксир йөрткән, җиде бала үстергән

    Тәтеш кадет мәктәп- интернаты укучысы Антон Моисеев безгә үзенең карт бабасының батырлыгы турында сөйләде.

    (Тәтеш, 1 июль, "Тәтеш таңнары"). Тәтеш кадет мәктәп-интернаты укучысы Антон Моисеев безгә үзенең карт бабасының батырлыгы турында сөйләде.

    Николай Евдокимович Ерусланов 1924 елның 9 декабрендә Урюм авылында гади кресть­ян гаиләсендә туган. 1940 елда урта мәктәптә 7нче сыйныфны тәмамлаган. Ул вакытта малайлар һәм кызларның балачагы кыска булган: карт бабай 14 яшендә колхозда бригадир булып эшләгән. 1942 елда аны Кызыл Армия сафларына алганнар, 137нче хәрби частьнең запастагы укчы полкка билгеләгәннәр, аның кызыл армияче кенәгәсендәге язулар да моны дәлилли. Аны Марий АССРның Сурок станциясендә хәрби күнекмәләргә өйрәт­кәннән соң, Ленинград фронтына җибәргәннәр. Минем карт бабай 1942 елның февраленнән минометчы булган, Ленинград камалышын өзү операциясендә катнашкан. 1943 елның февралендә карт бабайның ике аягы да яраланган. Госпитальдә дәвалангач, өенә инвалид булып кайткан. Таяксыз йөри башлагач, хәрби комиссар аны 1943 елның сентябрендә Казанга санитария инструкторы мәктәбенә укырга җибәргән. Аннары маршал Жуков командованиесендәге фронтка озатылган. Һәм кабат берничә адымда снаряд шартлаган. Карт бабайны Саратов өлкәсендәге госпитальгә “ишетү һәм сөйләү сәләтен югалту белән тулаем контузияләнү” диагнозы белән Саратов өлкәсе госпиталенә җибәргәннәр. Дәвалангач, ул фронтка отделение командиры булып кайткан. 

    Бабай кече ватанына де­мо­билизацияләнгәч, 1945 ел­ның октябрендә карт әби­ем, фа­милиядәше Анаста­сия Василь­евна Еруслановага өйләнгән. Башта колхозда эшләгән, аннары 1952 елда “судно йөртүче” белгечлеге буенча Казандагы елга училищесына укырга кергән. Озакламый аны “Руднев” буксир-плотовод капитаны итеп билгеләгәннәр. Йөкләнгән эшен бөтен җаваплылыгы белән үтәгән, шулай да ир-атның инде 4 кызы һәм 3 улы туган, ул яраткан гаиләсеннән еракта яшәү читен булганлыктан, өенә кайткан.

    Вакытлар узу белән Еруслановлар Тәтешкә күченгән. Карт бабай нефть базасында – оператор, аннары кирпеч заводында эшләгән. Намуслы хезмәте өчен карт бабай Мактау грамоталары белән күп тапкырлар бүләкләнгән, 1987 елда “Хезмәт ветераны” медаленә лаек булган. Үзебезнең гаилә архивында без аның сугышчан бүләкләре – Жуков медален, “1941 – 1945 фронтовигы” күкрәк билгесе, юбилей медальләрен изге ядкәрь буларак саклыйбыз.

    Минем бабай 2007 елның авгус­тында 83 яшендә вафат була. Бүгенге көндә аның 14 оныгы һәм 24 оныкчыгы бар. Мин карт бабаемның батырлыгы белән горурланам, ул барлык җиңүчеләр кебек, безнең хакка, җир йөзендәге тынычлык хакына авыр сугышчан юл узган. Алар хакындагы якты истәлекне саклау – безнең ­бурычыбыз. 
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: