Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Сугыш турында сөйләргә яратмаган

Ватанны саклаган Петр Андреевич Сучков Кызыл Байрак ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнгән.

Петр Андреевич 1923 елда Монастырский авылында туган. Күп балалы гаиләдә ул җиде баладан олысы булганлыктан, әти-әнисе өчен төп ярдәмчегә әйләнгән. Әтисе һәм әнисе колхозда хезмәт куйганнар. Петр 1941 елның июлендә яшь егет буларак армиягә чакырылган, Ерак Көнчыгышта хәрби-диңгез флотында хезмәт иткән. Хәрби әзерлек узгач, мартта гвардия сержанты исемендә фронтка җибәрелгән. 1944 елның октябрендә ул Белоруссия фронтының 175нче төзелеш дивизиясенең 71нче разведка ротасы командиры буларак Прага шәһәре янында дошманны төнлә эзләү сугышлары вакытында минадан аның ике аягы да яраланган. Хатыны Каиса Павловна белән алар ике малай һәм ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Петр Андреевич 1995 елның 6 декабрендә вафат булган.
Кызы Валентина Сучкова үзенең әтисе турында сөйли:
–   Яраланганнан соң яшь егет ике аяксыз килеш туган авылына кайткан. Булачак хатыны белән дә ул шунда танышкан. Каиса Павловна Мәскәү яныннан эвакуацияләнеп, Тәтештә балалар йортында өлкән пионервожатый булып эшли торган булган. Әни чибәр иде, җырлады, гитарада уйнады, аңа күп егетләрнең күзе төшкән. Минем фикеремчә, ул инвалидка кияүгә чыгарга ризалашып, батырлык эшләгән. Җиңүле 1945 елда алар туй уздырганнар, 1946 елда беренче сабыйлары Геннадий, ике елдан соң Александр туган. Вакытлар узу белән гаилә эшкә яллану буенча Сахалин утравына күченгән, апам Людмила белән без шунда туган. Барысы да әйбәт иде, әмма әтинең яралары ачылды, табиблар аңа климатны алыштырырга киңәш иттеләр. Без 1959-1960 елларда Тәтешкә кайттык. Әти өйдәге бар эшкә оста булды. 7 Ноябрь һәм Җиңү көннәрендә капкага кызыл әләм элде. Без – балалары, оныклары, дуслары бергә җыелдык. Әни гитарада уйнады, халык җырларын һәм сугыш елларындагы җырларны башкардылар. Әти белән әни һәлак булучылар обелискы янына бардылар, аны мәктәп укучылары белән очрашуга чакыралар иде. Вафаты алдыннан соңгы ике елда әти авырды, шулай да Җиңүнең 50 еллыгын каршыларга һәм алтын туйларын күрергә насыйп булды. Яраткан әти-әниебезнең тормышы Сучковлар нәселенең яңа буыны – 4 бала, 8 онык, 12 оныкчык, 6 оныкчыкларының баласында дәвам итә.
Кызы Людмила Кузнецова:
–  Ул бар гомерен эшкә һәм балалар тәрбияләүгә багышлады, безне чиксез кайгыртты. Хезмәт сөючәнлеге аны яраларының сызлавыннан коткарды, яшәү дәвамында алардан кыйпылчыклар чыкты, мин аңа яраларын эшкәртергә булыштым. Алга таба мин авыруларга ярдәм итү һөнәрен сайладым, бу авыр хезмәт, аны һәркем дә булдыра алмый. Гомер бүләк иткән өчен әтигә баш иям, ул аны үзенең Ватанына һәм якыннарына багышлады.
Фая Сучкова, килене:
–   Каенатам аз сүзле булды, беркайчан да эшсез утырмады: йә утын кисте, йә итеккә олтан салды, йә улы белән балыкка барды, өйдә пироглар да, коймаклар да пешерде. Җиңү көне аның өчен мөһим бәйрәм булды, әмма ул сугыш турында сөйләргә яратмады.
Галина Сучкова, килене:
–  Үземнең каенатамны хөрмәт белән искә алам. Аның нәсел дәвамчылары бөтен ил буйлап таралган һәм Үлемсез полк йөрешендә аның портретын Мәскәү, Тәтеш, Невинномысски, Сочи, Липецки, Сахалин утравында горурлык белән күтәреп баралар.       
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев