Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Әтисенең “сугыш башланды” дигән сүзләре тетрәндереп җибәргән

Тәтешле Нина Михайловна Васичкина сугыш михнәтләрен үз башыннан кичергән. 

(Тәтеш, 19 апрель, “Тәтеш таңнары”, Гузәл Сумочкина). Ул озын тормыш юлы үткән. Тумышы белән Казаннан, 60 елданартык Тәтештә яши (1955 елның 10 ноябрендә күченеп килгәннәр). 

“Унике яшькә кадәр гаиләбез белән Казанда яшәдек, – ди ул үткәннәргә кайтып. – Хәзер инде безнең йорт урнашкан урам Һади Такташ исемен йөртә, нәкъ зоопарк каршында тора идек”. Бөек Ватан сугышы турындагы хатирәләре әлеге шәһәр белән бәйләнгән. Нина Михайловна сугыш башланган һәм тәмамланган көннәрне минутына кадәр хәтерли. 


“22 июньнең җылы, кояшлы ял көне иде. Без сеңелем һәм әни белән өй каршында утырабыз. Кинәт әтинең “сугыш башланды” дигән сүзләре барыбызны да тетрәндереп җибәрде. Тиздән җиңәчәк без, диде һәм без башта моңа өметләндек. Өч елдан соң ул каты яраланып өйгә кайтты. Без әни белән тегү машинасында фронтка бияләйләр тегә идек. Бияләйгә мин баш бармакны тегә, ә инде әни аныялгап куя иде, аннары мин бияләйне кырыеннан тулысынча тегеп чыга идем. Ул вакытта миңа җиде, ә инде сеңелем Любага өч яшь һәм ул без эшләгәндә һәрчак янда булды. Мин урындыкка утырган килеш тегү машинасы педаленә чак кына җитә идем, – дип искә төшерә Нина Михайловна. – Гаиләдә мин иң олысы булганга, әни таң атып килгәндә миңа “Нина, уян!” дип дәшә иде. Мин уянам, торам, киенәм һәм ипи кибетенә чират алырга барам, номерларны язып алалар. Чират бик озын. Кышын озак басып торып булмый,суык, җылынып киләсең дә, кабат чиратка басасың. Кибеткә берничәшәр кешене кертәләр иде. Сугыш алдыннан бездән, шулай ук бөтен кешедән дә, радиоалгычларны алып киттеләр. Ә инде аның урынына алмашка радиоалгыч-тәлинкә бирделәр. Без аны сүндерми дә идек, иртәнге сәгать 6дан төнге 12гә кадәр яңалыклар яңгырап торды. Сугыш беткәч инде приемникларны кире кайтардылар”.

Нина Михайловна 1945 елның Җиңү китергән 9 Маен бик яхшы хәтерли. Ул елларны сөйләгәндә аның күзләрендә яшь тамчылары ялтырый. Бу көнне Казан халкы Бауман урамына эләгергә тырышкан. Матур, кояшлы көн булган, халык бәйрәм иткән, күңел ачкан. Ләкин сугыштан соңгы елларда да кешеләргә яшәве җиңелләрдән булмаган. Җимереклелек, ачлык... Бервакыт әтисенең кесәсеннән кибеттән азык-төлек ала торган карточкасын урлаулары (шуның аркасында гаилә бер ай ризыксыз калган), барысы да тормышны түзә алмаслык иткән. Һәм әти-әниләре авылга күчеп китәргә булганнар. 
“Кыз туганнарымны Вера, Надежда, Любовь дип атадылар, миңа да Софья дип кушарга кирәк булган”, – ди Нина Михайловна елмаеп. 

Авырлыклар күп күрсәдә, ул бернәрсәдән дә зарланмый, 1946 елда Түбән Осланга күченүләренәдә үкенми. Язмыш аңа зур бүләк әзерләгән була бит. Авылга күченгәч, берничә елдан соң күрше малае аның ире булып куя. Степан Иванович белән бәхетле гомер кичерәләр. Аның ярдәмендә 1955 елда Тәтешкә яшәргә күченәләр, инде мәрхүм булганына да 29 ел тулган. Тәтешкә күченеп килгәндә Нина Михайловна 21 яшендә булган. Ә инде 23 яшендә райбашкарма комитетына эшкә урнашкан һәм лаеклы ялга да алтмыш яшенә җиткәндә генә киткән. Бөтен гомере шунда узган. Нина Михайловна сугыштан соңгы елларда социаль хезмәткәрләргә ничек авыр булуын искә ала, бу вакытларда аерым тәрбия таләп ителгән инвалидлар бик күп булган. Ул хисапчыдан мөдир вазифасына кадәр күтәрелгән. 

“Кырга кыргый суганга бара идек, кычыткан, какы, кузгалакашый идек”, – ди авыр елларны искә алып Нина Васичкина.– Июльдә миңа 87 яшь тула, шулай да вакыт булганда гәҗитләр дә укыйм, телевизордан тапшырулар да карыйм, көннәр матур торганда бакчага да чыгам. Җитешлектә яшибез, теләк шул: ил-көннәр тыныч булсын да, яшь буынга сугышларны күрергә язмасын”.

фото Нина Михайловна Васичкина гаилә архивыннан


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев