Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Укчы полк саперы

    Тәтеш җире батырлар белән дан тота: шуларның берсе – Кече Фролово авылында туган, Дан Орденының тулы кавалеры Гавриил Сафонов.

    (Тәтеш, 1 февраль, «Тәтеш таннары», Елена ВИКТОРОВА). Бай булмаган гаи­ләдән авыл баласы чиркәү-мәхәллә мәктәбендә дүрт сыйныф тәмамлаган, ә батыр­лыкның беренче сабагын Гражданнар сугышы елларында ала. 1917 елның гыйнварында армиягә мобилизацияләнә, октябрьдә, Гавриил Васильевич хезмәт иткән дивизион революция солдатлары ягына күчә. Юденич белән Петроград янындагы сугышта, Польшага походта катнаша. 1922 елда демобилизацияләнә. Туган авылына кайта, умартачы булып эшли, әмма озак тормый яхшырак “төшем” эзләп Свердлов өлкәсенә китә. Серов­та Надеждинск металлургия заводында домнада эшләүче белгеч булып хезмәт куя. Аннары, сугыш башланыр алдыннан кече ватанына әйләнеп кайта.

    1942 елның февралендә Тәтеш районы хәрби комиссариаты тарафыннан  Кызыл Армия сафларына ча­кырыла. Аның барлык диярлек сугышчан юлы 465нче укчы полкның 167нче укчы дивизия сапер взводы составында уза. Рядовой сапердан бүлек командирына кадәр хезмәт итә.  
    1943 елның августындагы һөҗүм итү бәрелешендә күрсәткән каһарманлыгы өчен Гавриил Сафонов “Батырлык өчен” медале һәм Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Солдатның кыюлыгы хакында укыганда, аның сапер булырга “Ходайдан” бирелгәнлеген аңлыйсың. Виноград торак пунктында барган сугышларда үзенең барлык отделение­се белән бергә танкка куркыныч янаган юнәлештәге алгы чикне миналаган өчен III дәрәҗә Дан ордены ала, аның башлангычындагы кызыл армиячеләр бәрелеш барышында җимерелгән күперне торгызалар, аның буйлап пехота белән бергә танклар уза һәм Толстой Рог торак пунк­тын азат итәләр. 

    Сержант Сафонов җитәкчелегендәге отделение 1944 елның 19 июлендә Стрып елгасы аша кичкәндә штурм күперен чолгап ала һәм батальонга аның уң як ярына кичеп чыгуны тәэмин итә. Золотая Липа елгасын чыккан вакытта солдатлар аның аша укчы ротаны күчерүне тәэмин итәләр, аннары тимер юл күперен миналардан арындыралар. Сугышчылар Днестрны кичеп, батальон чыксынга кичү юлы табалар, елганың уң як ярында танкка каршы миналарны алалар. Әлеге сугышчан операцияләр өчен сержант Гавриил Сафонов II дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.

    1944 елның 22 ноябрендә Собранц өчен сугышларда саперлар пехотага каршы һәм танкка каршы миналарны зарарсызландырып, киртәләп алынган урыннарга үтү юлы ясыйлар, моңа алга хәрәкәт иткән укчы подразделение йогынты ясый. Сафонов беренчеләрдән булып торак пунктка бәреп керә һәм автомат утыннан дошман солдатларын юк итә. Лесна-Рыковицага һөҗүм иткәндә дошманның мина кыр­лары аша үзйөрешле артиллерияне озатып барып, Сафонов отделениесе саперлары танкка каршы һәм пехотага каршы миналарны алалар, бу артиллерия­гә кир­тәләрне югалтуларсыз үтеп чыгарга мөмкинлек бирә. Сержант Сафонов Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнүгә тәкъдим ителә, әмма 107нче укчы корпус командиры тарафыннан бүләкләр I дәрәҗә Дан орденына үзгәртелә, һәм документлар Мәскәүгә китә.  
    Фронтта сугышчан бурычларын үрнәк булырлык үтәгәне һәм өстәвенә каһарманлык, кыюлык күр­сәткәне өчен сер­жант Гавриил Са­фонов I дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә, Бөек Ватан сугышы тәмамланырга күп тә калмый Дан Орденының тулы кавалеры була.

    1945 елның мартыннан 9 маена кадәр сержант үзенең отделениесе белән соңгы сугышларда һөҗүм итүче подразделениеләрне миналанган кырларда һәм киртәләрдә үтү юлы белән, Висла һәм Одер елгаларын кичеп чыгуны уңышлы тәэмин итә. Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.

    Гавриил Сафоновның сугышчан юлы шундый. Ул сугыш тәмамланганнан соң, Марий АССРның Звениговск районы Красногорск поселогында яши. Тәтештә Дан Мемориалы территориясендә Кызыл Армияченең бюс­ты урнаштырылган, һәм без каһарманнарның батырлыгы белән горурланабыз.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: