Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Урюмнан яшь артистлар иң яхшылар унлыгына керде

Ватан Батырлары көнендә Ка­занда видеоконференция рәве­шендә узган “Бөек Җиңүнең яшь батырлары” дип исемләнгән балалар театр тамашалары конкурсына йомгак ясалды, анда Урюм урта мәктәбе коллективы да катнашты.

 

(Тәтеш, 17 декабрь, “Тәтеш таңнары”, Алинә тарханова, Галина Прыткова фотосы). Конкурс март аенда башланган иде һәм өч: мәктәп, муниципаль һәм төбәк этабында узды. Анда республиканың 606 мәктәбеннән 22 мең бала катнашты. Муниципаль этапта җиңгән Урюм мәктәбе укучылары “Жюриның махсус призы” номинациясендә ­дипломант ­булдылар.

– Бөек Ватан сугышы вакытында Туган илне саклауга бөтен халык, кечесеннән алып олысына кадәр, бас­кан. Җиңү өчен йөзләгән мең яшь батыр үз гомерен аямаган. Булачак спектакльнең төп персонажын сайлап алу җиңел булмады, нәтиҗәдә, Советлар Союзы Герое Зина Портнова турында сөйләргә булдык. Сугыш башланганда апалы-сеңелле Зина белән Галя Ленинградтан Витебский янындагы Зуи авылына әбиләренә кунакка килгән булганнар. Кызлар китәргә өлгерми калганнар һәм оккупацияләнгән территориядә калганнар. Зина “Яшь үч алучылар” яшерен оешмасы сугышчысы булган. Партизаннар йөкләмәсе буенча, яшүсмерләр эшелоннарны юл кырыйларына төшергәннәр, күперләрне җимергәннәр. 1944 елның 13 гыйнварында фашистлар Зинаны тотканнар һәм атып үтергәннәр. Спектакльне булдыру өстендә без рус теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Романова белән бергә эшләдек. Төп героиняны – Ольга Кильганова, аның сеңлесен Ангелина Кильганова уйнады. Тамашада Данил Сорокин, Екатерина Кильганова, Тимур Габидуллин, Егор Подгорнов, Анастасия Карягина катнашты. Балалар бик зур эш башкардылар. Алар каһарманның батырлыгын өйрәнделәр, декорацияләр ясадылар, бөтен авыл белән бергә җыеп, киемнәр булдырдылар, – дип уртак­лаша Урюм урта мәктәбе  ­укытучысы Галина Прыткова. 

Галина Николаевна сценарий язучы да, режиссер-куючы да, рәссам-декоратор да булган. Спектакльдән күренешләрне дә үзе төшергән һәм видеоролик ясаган.
– Монтаждан соң барыбыз бергә видеоспектакль карадык, һәр эпизодны күздән кичердек, – дип сөйли Галина Николаевна. – Карап бетергәч, балалар дәшми тордылар. Нәтиҗә аларның үзләрен дә тәэсирләндерде. Алар үз рольләрен, үзләренең спек­такльләрен онытмаячаклар, ул аларда яңа фикерләр, хисләр, Туган ил тарихына карата кызыксыну уятты. Иң яхшы театр коллективлары унлыгына керүебезгә сөенәбез. Бүләк сыйфатында без республика чыршысына һәм “Россия – минем тарихым” тарихи паркына чакыру алдык. Шулай ук коллектив китап кибетләренең берсенә бүләк сертификаты алды. Конкурс безгә үзебезне иҗат берләшмәсенең бер өлеше итеп тоярга, балаларда җиңүгә омтылышны үстерергә, үз-үзләренә бәя бирергә ярдәм итте. Мондый тәҗрибә бик файдалы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев