Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Яшәү хакына

    “Минем әбием Буреева Зәйнәп Әхмәтҗан кызы 1920 елның 15 октяб­рендә Олы Тарханда крестьян гаиләсендә туа.

    (Тәтеш, 19 гыйнвар, "Тәтеш таңнары").

    “Минем әбием Буреева Зәйнәп Әхмәтҗан кызы 1920 елның 15 октяб­рендә Олы Тарханда крестьян гаиләсендә туа.

    Егерменче еллар – авыр вакытлар. Ачлыктан никадәрле кеше якты дөньядан киткән. Әбиемнең тормышы да, шул чактагыларның күбесенеке кебек, җиңелләрдән булмый. Ул Олы Тарханда башлангыч һәм урта мәктәпне тәмамлый. Буада башлангыч сыйныфлар укытучылары әзерләү өчен курслар ачыла, карт әбине дә шунда җибәрәләр. Ул курсларны тәмамлап, 3 ел башлангыч сыйныфларга белем бирә. 1941 елдан алып 1942 елга кадәр Кызыл Тархан, ә аннары Үтәмеш мәктәпләрендә мөдир булып эшли. 1942 елның көзендә әбине хәрби комиссариатка чакыралар һәм сугышка озатачакларын хәбәр итәләр. Җыенырга 5 көн бирелә. Әлеге вакыт эчендә ул мәктәптә үзенә алмашчы таба, ремонт оештыра һәм мәктәп өчен утын юнәтә (84 кубометр утын әзерлиләр).

    Казанга алар баржа белән барып җитә. Ә инде аннан 45 яшь кызны Төньяк флотка озаталар. Дүрт көнлек юл аларга мәңгелек булып тоела. Толымнар киселә, чәчләр кыскартып алына. Аларны алда Мурманск шәһәре көтә, анда землянкаларга урнаштыралар: сәкеләрдә йоклыйлар, киемнәрен землянка уртасына куелган түгәрәк тимер мичтә җылыталар һәм киптерәләр. Әбием бер ел очкычлар саклый. Аның сөйләгәннәреннән әнием дә аларның бик аз йоклауларын, кулларына 4 килолы винтовкалар тотып, баскан килеш салкыннан бөрешеп, йокыга талу турындагы хәлләрне хәтерли. Бер елдан соң аны элемтә бүлегенә күчерәләр. Ул Морзе әлифбасын үзләштерә һәм бер үк вакытта 3 аппаратта эшли башлый. Старшина-­элемтәче Зәйнәп Буреева коралны сүтеп-җыя, алар белән дөрес эш итә, кора да белергә тиеш була. Әбием шулай итеп элемтәче буларак һәм очкычларны сак­лап, Бөек Җиңү турында белә!

    Бөек Ватан сугышында Җиңгән көн безнең гаиләдә һәр елны иң зур бәйрәм буларак билгеләп үтелә. Барлык эшләр нәкъ тә менә әлеге бәйрәмгә кадәр алдан ук эшләп куела. Хәтта бакчадагы лаләләр дә безгә тыныч күк йөзе бүләк итүчеләрне сөендерү мөһим булган вакытта чәчәк ата!

    Әбием 1945 елда Ватанга кайта. Шушы ук елны Бидәңге мәктәбендә укыта башлый. Берникадәр вакыт узгач, аны Үтәмеш мәктәбе директоры итеп билгелиләр.
    Әлеге елларны ул, сугыштан соңгы кыен чаклар булуга да карамастан, һәрвакытта ихлас күңелдән искә алды. Шушы авылда ул үзенең булачак ирен – минем бабаем Әнвәр Шиһап улы Хөсниевне очрата. Алар 1948 елда өйләнешеп, гаилә корып җибәрә. Бер-бер артлы якты дөньяга 7 балалары туа (шуның 5се исән кала). Алар гаиләсе тирә-юньдәгеләрнең күпчелеге өчен үрнәк һәм терәк була.

    Карт әбием бер-бер артлы сабыйлар туса да, эшләвен дәвам итә һәм мәктәпнең директоры булып кала. Ул 1950 елда Тәтеш педагогия училищесы курсларын тәмамлый һәм диплом ала. Үзен тулысынча балалар тәрбияләүгә һәм белем бирүгә багышлый. Әлеге мәктәптә тагын берничә ел эшләп, ул мәктәп бинасы бик иске булуын һәм яңа бина төзү турында уйланыр­га кирәклеген аңлый. Әбиемнең хыялы чынга аша – Үтәмештә 1960 елда күпчелек аның көче ярдәмендә яңа мәктәп ачыла. Ул әлегә кадәр балалар авазыннан шау-гөр килеп тора – анда башлангыч сыйныфлар белем ала.

    Карт әбием белән карт бабаем мәктәп янәшәсенә йорт төзиләр, умарталар үрчетәләр, зур яшелчә бакчасы булдыралар, балалар үстерәләр һәм бабаем фаҗигале рәвештә һәлак булганчыга кадәр, бәхетле гомер кичерәләр...

    Карт әбиемнең хезмәтләре һәм каһарманлык­лары игътибардан читтә калмый. Аны төрле елларда мактау грамоталары, Бөек Ватан сугышы орденнары һәм медальләре, “Хезмәт ветераны” медале, Ана медале (рәсемдә) белән бүләклиләр.

    Кече улы – минем дәү әти өйләнгәч карт әбине, татар гаиләләрендәге матур гадәт буенча, үзләренә алып кайта. Һәм карт әби гомеренең соңгы көннәренә кадәр минем дәү әни, дәү әти белән бергә яши. Ә аларның йорт урыннарына мәчет төзелә. Әлеге урын безнең өчен аеруча да кадерле! Бүген без – тыныч тормыш бүләк иткән карт әбинең бәхетле балалары (5 бала, 12 онык, 18 оныкчык). Без, карт әби һәм карт бабаебыз бәхетле яшәгән урыннардан үтәр өчен май бәйрәмнәрендә һәр елны Үтәмешкә кайтабыз. Каберлекләрен чистартабыз, туганнарга барабыз, ­мәчет һәм мәктәп янын карап йөрибез.

    Әнием сөйләвенчә, карт әби 85 яшькә кадәр гомер кичергән һәм тормышны бик тә яраткан. Ул үзенең бөтен тормыш юлы җирдә яшәү хакына узганлыгын аңлаган”.

    Хат авторы Ләйлә Сәлимҗанова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: