Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Язмышка үч итеп яшәгән

    “Әти белән әни иңгә-иң куеп яшәде. Бер-берләрен исемнәре белән атамадылар, – “бәгырем” дип йөрттеләр”, – дип ­сөйли редакциябез кунагы Әлфинур Галиева.

    (Тәтеш, 15 гыйнвар, "Тәтеш таңнары", Мәдинә Ибәтуллина). “Әти белән әни иңгә-иң куеп яшәде. Бер-берләрен исемнәре белән атамадылар, – “бәгырем” дип йөрттеләр”, – дип ­сөйли редакциябез кунагы Әлфинур Галиева.

    Кече Әтрәчтә яшәүче Вафиннар гаиләсендә 1926 елда беренче сабыйлары – Миңнефоат туа. Сугыш башланган елны аңа 15 яшь була. Миңнефоат барлык яшүсмерләр кебек, өлкәннәр белән беррәттән эшли: Ульяндагы тимер юлны төзүдә, Марий урманнарында агач кисүдә катнаша, Тәтешкә ашлык ташый. Гаиләләренә бар көченә ярдәм итәргә тырышкан, чөнки анда биш кыз туганы үсеп килгән чак була. 1943 елның 8 ноябрендә чакыру кәгазе килә. 44нче елның маенда хәрби әзерлектән соң, маршал Георгий Жуков командалыгындагы пулемет ротасы составына кабул ителеп, Белоруссия фронтына җибәрелә. Бобруйск, Барановичи, Белосток шәһәрләрен, Польша шәһәрләрен азат итеп, сугышлар белән тәүлегенә 70 чакрымга кадәр узганнар. Яуларда күрсәтелгән батырлыгы өчен Миңнефоат Вафин Кызыл Йолдыз Ордены белән бүләкләнгән. Аннары аларның дивизиясен Балтыйк буе фронтына күчерәләр. Якташыбыз Эстонияне, Латвияне азат итүдә катнашкан. Рига өчен каты бәрелешләр булган. 1944 елның 10 октябрендә барган бәрелештә Миңнефоатның уң аягының оча сөяген чәрдәкләгән. Аны бары тик өч тәүлек узгач, аңсыз, каны күп аккан килеш санитарлар күреп алган. Госпитальләрдә озак дәваланганнан соң, 1945 елның сентябрендә ул өенә кайт­кан. “Ватаныбыз әтинең каһарманлыгын тиешенчә югары бәяләде: сугыштан соң аны I дәрәҗә Ватан сугышы Ордены һәм Жуков медале белән бүләкләделәр. Әти сугыштан соң озак еллар Ишеевка МТСда тракторчы, авылның электр станция­сендә моторист булып эшләде, – дип дәвам итә сүзен Әлфинур Миңнефоат кызы. – Ул күрше авылдагы Сания исемле тыйнак кызга өйләнгән. Әти белән әни безне, ике кызны, тәрбия­ләп үстерде. 1987 елда Әтрәчтән Тәтешкә күчендек. Әни икмәк пешерү заводында хезмәт куйды. Гомер буе эшләде, хәзер дә кул кушырып утыр­мый: эрли, бәйли, 5 оныгына ярдәм итәргә тырыша. Җирле яңалык­лар белән кызыксына, район гәҗитен яратып укый”.

    Авыр еллар Миңнефоат Вәкил улының сәламәтлегендә үзен сиздергән. Ул 1992 елның 12 гыйнварында бакыйлыкка күчкән. Гаиләдә аны сагынып искә алалар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: