Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Сугышта катнашкан Зиннәт апаны балалары сагынып искә ала

Зенитчы-пулеметчы Зиннәт Арсланова Тәтеш районы Бидәңге авылыннан сугышта катнашучы бердәнбер хатын-кыз булган.

(Тәтеш, 19 апрель, “Тәтеш таңнары”).  Бу хакта ишеткәч, Зиннәт апаның якыннарын эзләргә керештек. Һәм әлеге кызыксынуыбызның нәтиҗәсе сөенечле хәбәр китерде, Тәтештә аның кызы яшәгәнлеге ачыкланды. Шулай итеп, безгә Иркинә Сафиуллина белән очрашу насыйп булды. Ул әнисенең сугыш елларында кичергәннәрен күз яшьләре аралаш бәйнә-бәйнә искә алды. 

Утлы еллар хатирәсе


1943 елның июнь ае. Сугышның “кызган чагы”... Әтисеннән өчпочмаклы солдат хатлары сирәк килә. Биш бала белән калган Сәрби апаның йөрәгенә 1943 елның 17 июне “кара көн” буларак кереп калган. Аның олы кызы Зиннәт нәкъ тә шул көнне Ватаныбызны немец илбасарларыннан азат итәр өчен фронтка киткән. Шул чактагы унсигез яшьлек кызны авырлыклар һич кенә дә куркытмаган. Яшь кызда дошманнан үч алу теләге көчле булган. Курку белмәс Зиннәт Казан шәһәрендә 37нче зенит полкында 4 ай зенитчы-пулеметчы булырга әзерлек узган. Төз атканы өчен полк командиры аңа сафка тезелеп торучылар алдында рәхмәт сүзләре белдергән. Казанда өйрәнүләр тәмамлангач, ул 3нче Белоруссия фронтында Смоленск өлкәсенең Дорогобуж станциясе өчен барган сугышларда үзенең кыюлыгын, каһарманлыгын, тәвәкәллеген тагын бер кат күрсәткән. 

“Дошман ничек кенә каршы торса да, аларны чигенергә мәҗбүр иттек, тәре төшерелгән самолетларга илебезнең үзәгенә үтеп керергә ирек бирмәдек”, – дип искә ала торган булган сугыш ветераны. Дорогобужны азат иткәч, шул ук фронтта Сандомирский плацдармында барган иң каты бәрелештә дә катнаша ул. Батыр кыз, арысландай алга ыргылган ир-егетләр белән беррәттән, оста зенитчы буларак танылу алган.
Ул тугызынчы май иртәсен – Бөек Җиңү көнен Варшавада каршылаган. 1945 елның августында Зиннәт фашистларны тар-мар итеп, туган авылына исән-сау әйләнеп кайткан. 

Зиннәт Арсланова батырлыгы өчен “Варшаваны азат иткән өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре, төрле елларда күп сандагы юбилей медальләре белән бүләкләнгән. 


Зенитчы кызының күңел кичерешләре


– Гаиләдә иң олы кыз буларак, аннары инде әни безнең ирләр эшен дә белә торган хатын-кыз булгангадыр мөгаен, аңа зенитчы-пулеметчы булып хезмәт итәргә туры килгәндер дип уйлыйм. Ул сугыш хакында сөйләргә яратмый иде. Шулай да ул еллар турында сүз чыккач, үзенең керәшен милләтеннән булган дус кызы Соня белән икәү булуларын еш искә алуын хәтерлим, – ди Иркинә апа әнисенең сөйләгәннәрен искә алып. – Ничек итеп дусты белән бергә үзләренең орудиеләреннән немец самолетларына атканнары, Белоруссия сугышларында катнашулары, Польшага таба барулары, шәһәрләрнең һәм авылларның җир белән тигезләнеп, җимерек хәлдә булулары турында әрнүләре, ничекләр генә төзекләндереп бетерербез икән, дип чын йөрәктән борчылулары турында сөйли иде. Өлкән яшьтәге авылдашларыбыз әнкәйнең сугыштан кайтуын хәтерли иде. Башчы тау башыннан кешеләр кайтканы безгә күренеп торган. Олы кешеләр сөйләгәннәрдән ишетеп белгәнемчә, сугыштан соң, беркөнне алар Башчы тау башыннан солдат киеменнән кемдер кайтып килүен күреп алганнар. Ул шушы тауны төшеп, тагын бер тауны күтәрелгәч, яхшылап карасалар, безнең әнкәй, Зиннәт, кайтып килә икән. Исән-сау кайтканына бик шатланганнар. Әле тагын әниемнең энесе Сәгыйть абый да ул вакытта флотта хезмәт иткән. Ул Кырымда төпләнеп калган һәм шунда яшәде, бүгенге көндә вафат инде. Әнинең әтисе Садыйков Кәрим Хәмидулла улы да сугышта катнашкан. Ул җиңүне яулап алган бәхетле көнне күрә алмыйча, 1943 елны сугыш кырында һәлак булган. Аның “Батырлык өчен” медален бик күп еллар узгач, безгә тапшырдылар. Ул миндә кадерле истәлек булып саклана.


Тормыш кору, гаилә хакында 
Тыныч тормышлар башлангач, каһарман кыз Зиннәт авылдашы, шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашкан Кашафетдин белән гаилә корып җибәргәннәр. Гаилә учагына ямь өстәп 5 балалары якты дөньяга аваз салган. Арслановлар җитешлектә яшәп, балаларын үз үрнәкләрендә хезмәт сөючән итеп үстереп, олы тормышка фатиха биргәннәр. Алар икесе дә җирлектәге колхозда тырышып хезмәт куйганнар. 
– Иртәдән кичкә кадәр эштә булдылар. Сугышта алган йөрәк яралары тынгылык бирмәгәнгәме инде, әнкәй белән әткәй кыска гомерле булдылар.

Якты дөньядан иртә китеп бардылар. Алар бер ел аерма белән, бер-бер артлы вафат булдылар, – ди Иркинә апа күз яшьләрен сөртеп. – Әтием Кашафетдин да сугышның башыннан азагынача тынычлык хакына аямый көрәшкән батыр сугышчы дияр идем. Яу кырында чакта пуля әткәйнең күкрәгеннән кереп аркасыннан чыккан. Бу ярасыннан калган җөе, чия яфрагына охшап, кызыл эз булып күренеп тора иде. Шул вакытларны әткәй бәйнә-бәйнә аңлатып, безгә сөйли торган иде. Аларның утлы елларда күргән михнәтләре әле дә йөрәгемне әрнетә. Бик еш искә алам мин аларны, юксынам.

Җиңү көнендәге кичерешләр
Иркинә Кашафетдин кызыннан 9 Май көнен ничек каршылыйсыз дип сорагач, аның күңеле тагын да йомшарып китте. 
– 9 Май көнен бик авыр кичерәм. Һәр елны барыбыз бергәләп, туганнарым белән җыйнаулашып, Бидәңгегә кайтабыз. Әнкәй белән әткәйнең каберенә барабыз. Аларны хөрмәтләп искә алабыз. Бу көнне әйтерсең лә, кадерле кешеләребез безнең яныбызга кайткан кебек тоела. Бүгенге көндә, шөкер, алар яулап алган тыныч тормышта, рәхәттә, җитешлектә гомер кичерәбез. Тагын беркайчан да сугышлар булмасын, ил-көннәребез тыныч, имин булсын иде, – ди Иркинә апа, әтисе белән әнисенең бергә яшәгән вакытларын тагын бер кат хәтерендә яңартып. 

Бу әле сугыш елларындагы бер гаиләнең генә язмышы. Ул чакларда үзенең якынын югалтучылар, өчпочмаклы солдат хатларын зарыгып көтеп тә, якыннары белән күрешә алмаучылар һәрбер йортта булган. Бөек Җиңү көне якынлаша. Тынычлык яулап алган каһарманнарның батырлыгы тагын бер кат йөрәкләребездә яңара һәм аяз күк йөзе бүләк итүчеләр алдында, без, яшь буын, ихтирам белән баш иябез!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев