Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
#БезненГеройлар

“Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән

Тәтешле Светлана Ехохина махсус хәрби опера­циядә батырларча һәлак булган улы, үзенең хис-кичерешләре, төзәлмәс йөрәк ярасы турында сөйләде.

Әңгәмә авыр, күз яшь­ләре аша булды. Башта Са­шаның балачак еллары турында, аның ничек үсүе, холкының ничек формалашуы турында сөйләштек. Светлана Федоровна тормыш иптәше белән Тәтеш педагогика училищесында укыган вакытта танышуларын әйтте. Светлана – Балык Бистәсеннән, Виктор – тәтешле. Өйләнешкәннәр. 1980 елның маенда икътисади һәм демографик хәлне яхшыртуга ярдәм иткән күчеш программасы буенча Саратов өлкәсенә киткәннәр, анда күченүчеләргә фатир вәгъдә иткәннәр. Бер ай ярымнан соң, 16 июльдә, анда, яңа урында, Емельяновка авылында беренче балалары Саша туа. Яшь гаиләгә бик авыр була, һәм ир белән хатын Тәтешкә кайтырга карар кыла. Виктор кирпеч җитештерү производствосына урнаша, Светлана – ­совхоз-техникум ­теплицасына.

– Сашаны “Сабый” яслесенә урнаштырдык. Бераз үскәч, “Каенкай” балалар бакчасына йөри башлады. Ул бик хәрәкәтчән, бер урында утырып тора алмый иде. Аралашучан, аның дуслары һәрвакыт бик күп булды, – дип искә ала Светлана Федоровна. – Башка малайлар кебек, хәрби техника, бигрәк тә танклар ясарга яратты. Урамда балалар белән төрле уеннар уйнадылар. Башлангыч сыйныфларны база мәктәбендә укыды, аннары – шәһәрнең 1 нче мәктәбендә, әвәләп ясау түгәрәгенә йөрде. Өйгә үзенең ясаган әйберләрен алып кайта иде. Аннары велосипед вакыты җитте – тирә-күрше малайлар белән бергә җыелып  йөриләр иде. 9 нчы сыйныфны тәмамлагач Саша техникумда укырга карар итте, агроном һөнәрен сайлады. Башка һөнәр алырга үгетләп карасак та, ул һәрвакыт үз карарларында нык торды.

1999 елда Александр Ехохинны ­Россия Кораллы көчләре сафларына чакыралар. Хезмәтен БРДМ (бронялы разведка-күзәтү машинасы) йөртүчесе вазифасында үтә. Бер елдан соң Чечен Республикасына хезмәт итәргә китә.

– Улым һәрвакыт элем­тәдә булды, ә монда хатлар озак булмады. Шуннан соң: “Барысы да яхшы, борчылмагыз”, – дигән хат алдык. Һәм анда ул шофер булып хезмәт итүен дә хәбәр итте. 2000 елның 6 декабреннән 2001 елның 26 апреленә кадәр Саша Чечняда хәрби хәрәкәтләрдә катнашты. Кайтты, бераз ял итте һәм эшкә урнашты. Аннары Звениговога күченде, анда шәхси предприятиедә хезмәт куйды. Мобилизация чаралары үткәрелү турында игълан иткәч, миңа (әтисе инде күптән юк), аңа хәрби комиссариаттан шалтыратып: “Син  хәрби хәрәкәтләр ветераны, әзер бул”, – дип кисәткәннәрен хәбәр итте.

Махсус хәрби операция  зонасына хезмәт итәргә җибәрүләре турында телефоннан поездда барганда әйтте. Соңрак, вәгъдә иткәнчә, Рос­товка килеп төшкәч шалтыратты һәм һәрвакыттагыча: “Барысы да яхшы, мин машина йөртүче булачакмын”, – диде. Мин: “Үзеңне сакла”, – дидем. Һәм шуннан соң башка элемтәгә чыкмады. 23 февральдә шалтыратыр дип көттем. Буш вакытта Интернетта кыска видеороликлар карап юана идем. Һәм кинәт анда минем улымның истәлегенә багышланган видеоролик килеп чыкты, иптәшләре һәлак булган дусты хөрмәтенә эшләгәннәр... Александр 2023 елның 22 февралендә һәлак булган. Миңа улымның юклыгы турында рәсми рәвештә 14 мартта хәбәр иттеләр...

Май аенда миңа Самарада Луганск Халык Республикасы Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар, ә август аенда Александрның дәүләт бүләген – “Батырлык өчен” медален бирделәр, – ди кайгыга баткан әни кеше.  

– Абый назлы иде, тупас сүз­ләрне беркайчан да ишетмәдек. Һәр нәрсәдә ярдәм итте, – дип уртаклаша Александрның сеңлесе Марина. Генерал, Алек­сандрның бүләген тапшырганда, ул герой кебек һәлак булды, диде. Гомерен юкка бирмәгән, безне, Ватаныбызны яклаган. Әлеге медаль – безнең өчен горурлык һәм мәңгелек хәтер.

фото: Ехохиннар гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #БезненГеройлар