Махсус хәрби операциядә катнашучы: «Безгә, оныкларга, үрнәк алырлык кешеләр бар»
Махсус хәрби операциядә катнашучы туган авылына кыска вакытлы ялга кайткан.
Шатун кушаматлы хәрби хезмәткәр (солдат исемен күрсәтмәүне өстен күрде) Байраш авылында туып-үсә.
Армиядә 2005 елдан 2007 елга кадәр Калининградта, БТР йөртүче булып хезмәт итә. Ул вакытлар турында ир-егет җылылык һәм хезмәттәшләрен, командирларын хөрмәт белән искә ала.
– Безнең часть та, командирлар да бик әйбәт, дусларым да бар иде, – ди ул. – Шулай да күңел өйгә тартты, авылга кайттым, җирле авыл хуҗалыгында эшләдем.
Нигә кабат хезмәт итәргә барырга булдың дип сорагач, ул берничә фикерен әйтте.
– Безгә, оныкларга, үрнәк алырлык кешеләр бар. Бабаебыз Әһәлулла Нотфуллович Бөек Ватан сугышында катнашкан, пехотачы булган, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. Махсус хәрби операция башлангач, кече энем Данир, гаиләдә без өч ир туган, мобилизация буенча чакырылды, ул өченче ел инде неофашистлар белән көрәшә. Минем энекәшем Ватаныбыз өчен сугыша икән, димәк, мин дә аны саклаучылар сафында булырга тиеш дип уйладым, – ди ышанычлы итеп ир-егет.
Миңа Данирның хатыны Оксана, аның улы Әмирхан белән дә аралашырга насыйп итте, алар туганнары белән очрашуга килгәннәр иде. Хатын-кыз иренең хәзер Херсон юнәлешендә булуын, аңардан һәрчак шалтыратулар көтүен әйтте, ә сабый елмаеп: “Мин әти белән сөйләшкәндә, аңа, бик нык яратам дим”, – диде.
Шатун кушаматлы әңгәмәдәшем быелның февралендә контракт төзегән.
– Екатеринбургта өйрәнүләр уздым, күнекмәләрне яңарттым, теоретик шөгыльләнүләр дә, тәҗрибәләр дә булды, атуга да чыктык. Курск өлкәсенә җибәрделәр, күрше частьтә безнең авылдан 3 ир-ат бар иде, аннары төрле җирләргә тараттылар. Үзебез урнаштык, блиндажда яшәдек, төзелеш материалларын үзебез таптык, ничек кирәк шулай эшләдек, ныгыттык. Көнкүрештә дә барысы да үзебездән тора, тәэмин итү яхшы. Ашарга күбесенчә үзебез пешерәбез. Корал, сугыш кирәк-яраклары бар. Без автоматлар кулланабыз, ә дроннарны юк итү өчен еш кына ау мылтыклары да файдаланыла. Бездә командирлар әйбәтләр, ни аяныч, күптән түгел берсе сугышчан йөкләмәне үтәгәндә һәлак булды. Нишлисең, алга бару юлын без, һөҗүмчеләр ача бит. Оккупацияләнгән территорияләрне азат итү буенча операция дәвам итә. Суджи янында позициягә баскач, башта 5 чакрым җирне яулап алдык, хәзер инде безнең тарафтан 25 чакрым җир азат ителде. Безнең һөҗүмчеләр төркемендә 25 кеше, барысы да төрле өлкәләрдән, чама белән минем яшьтәгеләр, 40 яшьләр тирәсендәгеләр. Без яшь, көчлеләр, хәрби йөкләмәләрне уңышлы үтәргә сәләтлеләр, – дип сөйли сугышчы.
Ир-ат күтәренке рухта булса да, барысы да шома гына бармавын аңлый. Үзе әйтүенчә, июльдә яраланган.
– Дроннар кешеләргә дә, техникаларга да зур куркыныч тудыра, – ди ул. – Миңа да бит “Баба Ягадан” очып эләкте, бу шулай дип атала торган пилотсыз очу аппараты, контузия алдым, госпитальдә яттым.
Хәрби хезмәткәрнең әнисе Гөлфирә Хәбир кызы белән аралашканда, ул гомер буе авыл хуҗалыгында эшләгән һәм “Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе” исеменә ия, өченче улы Динарның да сентябрьдә контракт төзүе ачыкланды.
– Нәрсә эшләп була, улларым инде буй җиткән, чын ир-егетләр, үз тормышларын үзләре хәл итә, – ди күп балалы ана. – Минем тәкъдир – өметләнү һәм көтеп тору, алар өчен Аллаһка ялвару. Шалтыратып сөйләшкәндә беркайчан да зарланмыйлар, барысы да яхшы дип, һәрчак тынычландыралар.
Иртәгә, икенче ноябрьдә, байрашлы кабат үз хезмәтенә китәчәк.
– Хезмәттәшләремнең кәефе, минеке кебек, сугышчан рухта. Бары тик алга! – диде ул әңгәмә азагында, кулы белән алга күрсәтеп.
Фотоны махсус хәрби операциядә катнашучы тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев