Михаил Марцевка Россия Герое исеме бирелде
Мәскәүдә, РФ Оборона идарәсенең илкүләм үзәгендә, махсус хәрби операциядә катнашучы Россия Геройларына “Алтын Йолдыз” тапшыру тантанасы булды.
Хәрби хезмәткәрләр, алар арасында Тоншерма авылында туган якташыбыз Михаил Марцев та бар, Россиянең оборона министры Андрей Белоусов кулыннан дәүләт бүләкләре һәм исемле корал алдылар.
Гвардия подполковнигы Михаил Марцев илнең иң югары дәрәҗәсендәге дүрт сугышчан дәүләт бүләгенә – ике Батырлык орденына, I һәм II ике дәрәҗә кылычлы “Ватан алдындагы казанышлар өчен” ордены медальләренә лаек булды.
– Әлеге зур бүләк минеке генә түгел, миңа ышанып тапшырылган батальонның барлык шәхси составыныкы да, дип саныйм. Үземнең карамактагы барлык шәхси составка – һәр матроска, сержантка, офицерга рәхмәт белдерәсем килә. Бәрелешләрнең авыр минутларында алар сынатмадылар һәм куелган йөкләмәне лаеклы үтәделәр, – дип уртаклашты гвардия подполковнигы Михаил Марцев.
Тоншермада туып-үскән диңгез пехотасы батальоны командиры Михаил Марцев Россия Федерациясе Герое исеменә лаек булды.
Балачакта ул ерак юлларга йөрүче шофер булырга хыялланган, бал яраткан һәм мәктәпнең аҗаганчылар отряды командиры булган: Сапфир кушаматлы офицер тормышыннан әлеге һәм башка фактлар турында – безнең язмада.
Михаил Марцевның балачагы һәм яшьлеге узган йорт Ленин урамы читендә урнашкан, аның артында кайдадыр еракка, офыкка диярлек тоташып торган иксез-чиксез кырлар җәйрәп ята.
Хәрби һөнәрен сайлаган
Якташларының Россия Герое икәнлеген Тоншермада инде олысыннан алып кечесенә кадәр белә, һәм авылдашлары аның белән ихластан горурлана. Егерме еллар элек авыл егетен мондый данлыклы киләчәк көтәсен беркем дә күз алдына да китермәгәндер, мөгаен.
– Миша 1988 елның 11 февралендә туды. Тыныч иде, әмма балачактан ук боерык бирергә яратты. Ерак юлларга йөрүче шофер булырга теләде, бу хакта хәтта иншаларында да язды. Мин аңа: “Нәрсәгә бу сиңа? Ерак юлларга йөрүче шофер һәрчак юлда була”, – дидем. Мәктәпне тәмамлагач, ул хәрби һөнәрен сайлады, – дип искә төшерә геройның әнисе Зоя Марцева.
Михаил гадәти малай була: бал ярата һәм аны бабасыннан качып ашый, дәрес биремнәрен бик теләмичә генә эшли, югыйсә начар да укымый, күп вакытын дуслары белән урамда үткәрә һәм төркемнең рухландыручысы була.
Туганнары белдергәнчә, мәктәпне тәмамлаганнан соң, өлкән иптәше, каршы як йорттагы күршесе Михаил Османов үрнәгендә, хәрби булырга уйлый. Әлеге егет инде, Михаил Марцев урта белем турындагы аттестат алган вакытта, хәрби училище курсанты була.
2015 елда басма матбугатларның берсендә яшь офицер, Советлар Союзы маршалы К. К. Рокоссовский исемендәге Ерак Көнчыгыш югары гомуми гаскәр команда училищесын тәмамлаучы, өлкән лейтенант Михаил Марцев турында язма басылып чыккан булган. Ул анда үзе хакында менә нәрсәләр сөйләгән: “2009 елда училищены тәмамлаганнан соң, Кырымда урнашкан Кара диңгез флотының диңгез пехотасы берләшмәсенә взвод командиры вазифасына билгеләндем. Ике айдан соң ук диярлек террорга каршы төркемдә “Новочеркасск” зур десант корабленә хәрби йөкләмәне үтәү өчен җибәрелдем. Ул вакытта Кара диңгез флоты корабльләре “Блэксифор” халыкара Кара диңгез хәрби-диңгез оператив хезмәттәшлек төркемен активлаштыруда катнашты. Минем чын хезмәтем әлеге вакыйгадан башланды да инде дип әйтергә мөмкин”. Шушы диңгез походы яшь офицер өчен беренчесе була, әмма бердәнбере түгел. Михаил хезмәт иткән диңгез пехотасы батальонының икенче рота диңгез пехотачылары еш кына Кара диңгез флотының су өсте корабльләренә һәм судноларына диңгездә иминлекне тәэмин итү өчен җибәрелгән.
Михаил Николаевич махсус хәрби операциядә башыннан ук катнаша. Гвардия подполковнигы исеме аңа вакытыннан алда бирелә.
– Мишаның кызы туарга тиеш иде. 2022 елның гыйнварында мин Севастопольдә идем, оныгымны чыгару көненә киттем. Ул кызы белән хатынын бала тудыру йортыннан каршы алды һәм берничә көннән махсус хәрби операциягә китте, – дип уртаклаша Зоя Михайловна. – Оныгым Лизага өч яшь була. Ни аяныч, әтисен ул сирәк күрә.
Сүз уңаеннан, Михаил Николаевич хатыны Оксана белән туган авылына бәйрәмгә – 2014 елны каршыларга кайткач таныша. Ул әнисенә аңа ышанган һәм һәрвакыт аның янәшәсендә булырга әзер булган кызны очратканын әйтә. Шул вакыттан бирле алар бергә. Яшь егет хезмәт иткән Севастопольгә алар икәү китәләр.
Медаль тавышлары чыңлаганы ишетелгән
Мәскәүгә, улын бүләкләү көненә, Зоя Михайловна кызы белән бара. Дөрес, РФ Оборона идарәсенең илкүләм үзәгендәге тантаналы чарага эләгү мөмкин булмый, алар махсус операциядә катнашучылар һәм аларның туганнары өчен банкет оештырылган ресторанда гына очраша.
– Миша 4 октябрьдә үзен бүләкләргә ниятләүләре турында алдан ук хәбәр итеп куйды. Тик: “Әни, бүләк бирмәгән килеш, белгертмәгез”, – диде. Барыргамы-юкмы дип озак уйладым, бүләкләү тантанасына эләгә алмаячагымны белдем. Нәтиҗәдә кызларым күндерделәр. Өченче октябрьдә шалтыратып, миңа әйберләремне җыярга һәм паспортымны әзерләп куярга әйттеләр, алар билет сатып алганнар иде инде. Бүләкләү сәгать 2дә башланды, офицерлар банкетка сәгать алтыларга киләчәк дип кисәтеп куйдылар. Без, якыннары, аларны дулкынланып көттек. Алар бераз соңардылар. Медальләр чыңлатып коридор буйлап килүләрен алар залга кергәнче үк ишеттек, – дип сөйли Зоя Михайловна. – Бу очрашуга кадәр без Миша белән бер ел күрешмәгән идек. Югыйсә еш шалтыратышып торабыз. Ул миңа шалтыратып, барысы да әйбәт дисә, миңа шул җитә.
Михаилның сеңелләре – игезәкләр Надежда һәм Вера үзләренең абыйсы белән чын күңелдән горурлана.
– Ул бездән бер яшькә олырак. Абыем – искиткеч, иң мәрхәмәтлесе, игътибарлысы. Ул безне һәрчак саклады. Урамга йөрергә чыкканда да аның безнең арттан күзәтчелек итүен хәтерлим. Ул һәрчак дөреслек яклы булды, һәм өйдә дә, мәктәптә дә һәрчак командир иде. Әти-әниебез лаеклы малай тәрбияләп үстерделәр, безнең барлык туган-тумачалар аның белән горурлана, – дип билгеләп үтә Вера Чайкина.
Мәктәп альбомы истәлекләрне саклый
Тоншерма урта мәктәбе педагоглары өчен аларның чыгарылышына Россия Герое исеме бирү – мөһим вакыйга. Алар мәктәп елларындагы сурәтләр тупланган альбомны сагыну хисләре белән карыйлар, анда Михаил Марцев мәктәп чараларының барысында да диярлек катнашкан: менә уку йортында Май чабуны бәйрәм итәләр, “Аҗаган” хәрби-патриотик уенының район этабы, ә монысында Михаил сәхнәдә сеңелләре һәм әнисе белән бергә җыр башкара. Ул вакыттагы пленкалы фотоаппаратка төшерелгән сурәтләр бик күп истәлекләрне саклый.
– Михаил 1995 елда беренче сыйныфка укырга килде. Шук, кызыксынучан, актив һәм ачык күңелле малай иде, – дип искә ала диңгез пехотасы батальоны командирының беренче укытучысы Нина Землякова. – Ул вакытта без аны Россия Герое булыр дип хәтта уйламадык та, ләкин, бу хакта белгәч, гаҗәпләнмәдек, горурландык. Михаил күптәннән махсус хәрби операциядә һәм үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтте.
Химия һәм биология укытучысы Владимир Подаков булачак батырның 5тән алып 11нче сыйныфка кадәр класс җитәкчесе булган.
– Класста 9 укучы иде, өч малай һәм алты кыз. Барлык өч малай да хәрби булдылар. Михаил 11нче сыйныфтан соң хәрби училищега укырга керде, сыйныфтан алтысы, шул исәптән башка ике малай да, – медицинага китте. Хәзерге вакытта чыгарылышларның өчесе дә махсус хәрби операциядә, – ди Владимир Геннадьевич.
Педагог Елена Афанасьева мәктәптә хәрби-патриотик эшләр һәрчак югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтә. Шуңа күрә дә Тоншерма урта мәктәбенең күпчелек чыгарылышлары хәрби булуны сайлагандадыр.
– Балалар хәрби-патриотик эшләр айлыгын, “Ягез әле, егетләр” кебек шундый конкурсларны бик яраталар иде. Аларны физкультура укытучысы Николай Валерьевич Яркин үткәрде. Безнең укучылар, шул исәптән Михаил да, спорт секцияләренә йөрделәр, мәктәп, район күләмендәге, зональ чараларның барысында да катнаштылар. Тормыш иминлеге нигезләре дәресен ул вакытта отставкадагы кадрлар офицеры Петр Михайлович Земляков алып барды. Михаил “Аҗаган” хәрби-спорт уенында һәрчак мәктәп отрядының командиры булды, – дип сөйли Елена Васильевна. – 2018 елда ул икетуган абыйсы, шулай ук хәрби Саша Марцев белән ялга кайтты. Алар мәктәпкә килделәр, укучыларга үзләре, хезмәтләре хакында сөйләделәр.
Әлеге асылташ бик тә нык булуы белән аерылып тора һәм диңгез пехотасы батальоны командирына – Россия Федерациясе Героена нәкъ тә әлеге сыйфат хас.
фото: Тоншерма урта мәктәбе архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев