Самбо кушаматлы сугышчы
“Тәтеш районы – ул минем икенче кече ватаным”, – ди махсус хәрби операциядә катнашучы.
Самбо кушаматлы сугышчы РФ Хәрби гаскәрләре подразделениеләренең берсендә махсус хәрби операция игълан ителгәнчегә кадәр үк
хезмәт итә башлаган.
Ул Тольятти шәһәрендә туып-үсә, Самара гуманитар академиясенең “Җинаять хокукы һәм процессы” белгечлеге буенча юридик факультетны тәмамлый. Актив рәвештә спорт, кул сугышы һәм хәрби самбо белән шөгыльләнә. Шәхси сакта тән сакчысы булып эшли, ә 2018 елда контракт төзи. Кушаматы – Самбо өчен хәрби хезмәт юлы шулай башлана.
– Сириядә, Төньяк Африкада, Ливиядә, Египетта, Төньяк Суданда, Малида, Үзәк Африка Республикасында командировкада булдым. Махсус хәрби операция уза торган зонада беренче командировкам 2022 елның 12 мартыннан июнь аена кадәр узды. Аннары мин ай ярымга ялга кайттым, шуннан соң кабат махсус хәрби операциягә киттем. Командировкаларымның берсе Бахмут-Соледар юнәлешендә иде, анда 8 ай булдым. Минем бурычым штурм отрядларының һөҗүмгә баручы сафларын дошман авиациясеннән саклау иде. Ул вакытта минем подразделение ПЗРК подразделениесе иде. Безнең корал күчмә зенит-ракета комплекслары иде, без дошман вертолетларын һәм самолетларын бәреп төшердек, – дип сөйли ул. – Хәзерге вакытта иреклеләр отряды әгъзасы булып торам, аның составында инде икенче командировкамны эшлим. Хәрби хезмәтне АЗП-57 орудие командирыннан башладым, ПЗРК батареясы командиры урынбасары, инструктор булдым, төркемнәр һәм аерым сугышчылар әзерләдем. Әлеге командировка вакытында элемтә ротасы командиры урынбасары вазифасын билим. Мин – хәрби рота пулеметчысы. Безнең бурычларга дошман һөҗүменнән саклану, штурм хәрәкәтләрен туктату керә, ләкин без үзебез дә һөҗүмгә барабыз. Кыскасы, киң профильле. Укырга, квалификацияне һәм хәрби күнекмәләрне арттыру мөмкинлеге булганда, һәрчак өйрәнергә тырыштым, шактый күп хәрби һөнәрләр үзләштердем. Шулай да минем төп бурычым – авыр төркемдәге корал белән эшләү. Алар белән дошман вертолетларын һәм самолетларын бәреп төшерергә яратам.
Сугышчы Тольяттидагы йортында хатыны һәм өч яшьлек улы көтә, Тәтеш районының Олы Шәмәк авылында – әти-әнисе, алар туган якларына 12 ел элек, лаеклы ялга чыкканнан соң кайтып төпләнгәннәр. Якыннары үз солдатының еш һәм дәвамлы командировкаларына күнеккәннәр, ләкин һәрбер тапкырында аның өчен борчылып торалар.
– Махсус хәрби операциягә кадәр бездә төгәл регламент иде – ярты ел командировкада, ике ай – өйдә, хезмәткә без катгый тәртип буенча бөтен отряд белән керә һәм чыга идек. Әти-әниләргә хезмәтем турында аз сөйләргә тырышам. Махсус хәрби операциягә беренче командировкага киткәндә, әнигә Африкага барам дидем. Ул моңа тынычрак карады. Минем монда икәнлегем турында ул бары тик “Бахмутны алган өчен” медален күргәч кенә белде, – дип уртаклаша ул.
Аның ведомство бүләкләре шактый күп санда, дәүләтнекеләр дә бар. “Батырлык өчен”, II дәрәҗә “Кыюлык өчен”, “Соледарны алган өчен”, “Бахмутны алган өчен” һәм башка медальләр белән бүләкләнгән, Батырлык орденына тәкъдим ителгән.
– Мин юрауларга ышанам. Безнең кебек эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләр арасында андыйлар шактый. Мисал өчен, йөкләмә үтәргә киткән кешегә беркайчан да уңышлар һәм хезмәте яхшы булуын теләргә ярамый. Без боларны беркайчан да бер-беребезгә әйтмибез. Әле тагын беркайчан да фотога төшмибез һәм йөкләмәне үтәргә барыр алдыннан видео яздырмыйбыз, соңыннан – ярый, – дип уртаклаша сугышчы.
Ул Тәтеш районын хаклы рәвештә үзенең кече ватаны дип атый:
– Мин үземнең балачагымны Олы Шәмәк һәм Кече Бисәр авылларында үткәрдем. Кече яшьтән үк һәр җәйне әби белән бабай янына кайта идем. Нигездә, Олы Шәмәккә. Минем өчен ул шулай ук, биредә туучылар өчен булган кебек, туган як. Без бабай белән урманга печән, җиләк һәм гөмбә җыярга йөрдек. Миңа Тәтеш районының табигате һәм анда яшәүче кешеләре бик ошый, алар игелекле, ярдәмчел, тыйнак һәм бик әйбәтләр!
фотоны Самбо кушаматлы сугышчы тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев