“Меркурий” системасында документларны рәсмиләштерү үзгәрешләре турында
“Тәтеш районы дәүләт ветеринария берләшмәсе” ДБУ хәбәр итә, Россия Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы (№ 648, 2015 елның 18 декабреннән) нигезендә, барлык ветеринария-озату документлары “Меркурий” ФДМС системасында электрон төрдә рәсмиләштерелергә тиеш, шул исәптән тере терлекләргә, иткә, әзер сөт һәм балык продукцияләренә.