Утлы еллар хатирәсе
Алабирде авылында гомер кичергән Хәттап Шәфигуллин Бөек Ватан сугышының иң канкойгыч һәм хәлиткеч сугышларының берсе булган Сталинград бәрелешендә катнашкан.
Аның язмышы һәм тормышы турында безгә Алабирде авылы китапханәчесе Чулпан Нигъмәтуллина сөйләде:
– Бүгенге көндә авылда Хәттап бабайның улы Халит абый Шәфигуллин яши. Шушы көннәрдә без, мәдәният хезмәткәрләре, аларда булдык. Халит абый әтисе сөйләгән хатирәләр белән бик теләп уртаклашты, – дип яза авыл китапханәчесе. – Хәттап Шәфигуллин 1923 елда Алабирде авылында туа. 14 яшьтә әти-әнисез кала.
1942 елда Хәттап абый сугышка алына. 19 яше дә тулмаган егетне Чиләбе танк училищесына укырга җибәрәләр. 6 ай укыганнан соң аларны Сталинград тирәсендә барган сугышларга озаталар. Хәттап Сөнгатулла улы Сталинград сугышында танкист буларак катнаша, Курск дугасындагы сугышка да эләгә, Днепр кичүен үтә һәм Украинага барып җитә. Польша чигендә барган сугышларда катнаша. Одер елгасында барган каты бәрелешләрдә яраланып, госпитальгә эләгә.
“Бер авыл кырыеннан үтеп барабыз шулай танк белән. Танк эче чыдап булмаслык кызу, төтен белән тулды. Күкрәк тутырып саф һава сулыйсы килә. Мин танкта заряжающий, командир белән янәшә башняда, ә механик белән радист аста утыра. Командирым танктан чыкты һәм гусеница крылосына утырды. Мин дә, рөхсәт алып, танктан билгә хәтле гәүдәмне чыгардым. Шулай барабыз. Тирә-як тып-тын. Менә кырга килеп чыктык. Кыр уртасында чүмәләләр күренде. Командирым кинәт кычкырып җибәрде: “Шәфигуллин, төш, снайпер булмасын!” Минем танк эченә төшүем булды, кырдагы чүмәләләр ягыннан шартлау яңгырады. Күтәрелеп карасам, крылода командирымның аяклары гына калган. Командирым мине кисәтеп өлгерде, ә үзе һәлак булды. Шул арада тагын бер шартлау яңгырады. Танкны борып алды, ул бер як чылбырын салды, ләкин танкка ут капмады. Мин тиз генә командир урынына күчеп утырдым, ләкин атарга өлгермәдем, танкны көчле шартлау тагын борып атты һәм танкка ут капты. Мин сикереп чыгуга, танк дөрләп яна башлады. Радистларны белмим, мин исән калдым дип сөйләгәне хәтергә уелып калган”, – дип уртаклаша сугыш ветеранының улы Халит абый. Һәм сүзен дәвам итә: “Бер урман кырые, танклар тезелеп тора. Әле заводтан чыккан килеш, буялмаган да. Безне танкларга беркеттеләр. Без бит немецлар артыннан куып бармыйбыз, ә Мәскәүдән юнәлешне күрсәтеп җибәргән координатлар буенча барабыз. Коточкыч атышлар бара. Безнең гомердә күргән нәрсә түгел. Танкка снаряд эләкте, танк яна башлады. Сикерешеп чыктык һәм шуышып бара башладык, башны күтәреп булмый. Шулай да бу сугыштан да исән-сау чыктык. Ә кайткач бер-беребезне танымадык: япь-яшь, кап-кара чәчле егетләр барыбыз да чал чәчлегә әверелгән идек. Икенче көнне безне яңа танкка утырттылар. Шулай берсендә, Украинада барган сугышларда, безнең танкка снаряд эләгеп, танк яна башлады. Анда кап-караңгы, бер нәрсә күренми. Сикереп төштем дә якындагы урманга таба шуыштым. Шулай шуыша торгач, тирән бер чокырга тәгәрәп төшеп киттем. Калганын хәтерләмим, бик каты сызланып аңыма килгәндә, корылган чаршау артында, бер өйдә ята идем. Ике хатын-кыз сөйләшә. Кулның сызлавына түзә алмыйча, ыңгыраша башладым. Тегеләр “аңына килде” дип минем яныма йөгереп килде. Берсе минем яралы кулыма бер кружка көмешкә койды. Шул хатыннарның берсе, ат җигеп, мине 30 – 35 чакрым ераклыкта урнашкан госпитальгә илтте. Менә шулай мине үлемнән алып калдылар. Берлинга барып җитәргә 20 километрлап калгач, безне туктаттылар. Польша җирләренә кергәч, приказ булды: атмаска, җимермәскә, таламаска, кырларны таптамаска. Рус солдаты үтерүче түгел, ә азат итүче. Юлдан гына бардык, кырларны да таптамадык, җимермәдек тә”, – дип әтисе сөйләгәннәрен искә алды Халит абый.
1947 елда Сталинның приказы була: 3 тапкыр яраланган солдатларны өйләренә кайтарып җибәрергә. Хәттап Сөнгатулла улы сугышта 4 тапкыр яралана һәм әлеге приказ нигезендә аны кайтарып җибәрәләр. Каратунга кадәр поезд белән кайта. Шул ук поездда Хәттап абыйның булачак хатыны Карабай кызы Зәйтүнә апа да кайта. Аның торф чыгарудан кайтуы була. Поездан төшкәч, икәү җәяү кайтырга чыгалар. Кайтканда сөйләшеп китәләр, аннан очрашып йөриләр һәм кушылып та куялар. Хәттап абый белән Зәйтүнә апа 7 балага гомер бирә. Бүгенге көндә аларның икесе генә исән. Хәттап абый сугыштан соң гомер буе колхозда эшли. Ул 81 яшендә вафат була. Алабирде зиратына җирләнә.
Дания Хәлимова. Фотоны Чулпан Нигъмәтуллина тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев